Бердәм булганда — җиңелмәбез

4 АПРЕЛЯ на базе Бичуринской школы прошел муниципальный этап военноспортивной игры «Зарница».
4 апрельдә Озын Ялан урта мәктәбе базасында “Зарница” хәрби-спорт уенының муниципаль этабы узды. Чара
9 катнашучы команданың гомуми тезелүе белән башланды. Өлкән сыйныф укучыларына сәламләү hәм теләкләр белән Озын Ялан җирлеге башлыгы Р.Ә. Исмакаев, район ветераннар советы рәисе Т.С. Ишморатов, Әфган сугышы ветераннарының Барда комитеты рәисе Ә.М. Мәүликаев, мәгариф идарәсе белгече, “Юнармия”нең җирле бүлеге штабы начальнигы С.Г. Туктамышев мөрәҗәгать итте. Алар балаларга уңышлар, сәламәтлек, югары казанышлар теләде hәм яшьләргә патриотик тәрбия бирү иң мөhим мәсьәләләрнең берсе булуын билгеләде.
Тантаналы өлештән соң ярышлар башланды, маршрут кәгазьләре нигезендә балаларны сигез бәйге көтте. Иң кызыгы, әлбәттә, “визитка” hәм “сафка әзерлек” булды. Ярыш көне дәвамында кызлар егетләр белән бергә пневматик винтовкадан атты, вакытка гомуми гаскәр саклау комплектын (ОЗК) киде, АК-74 Калашников автоматын сүтте hәм җыйды, экстремаль хәлдә беренче медицина ярдәме күрсәтте h.б.
Гимназия командасы балалары сүзләренчә, алар “Зарница”да өченче тапкыр. “Безгә барлык биремнәр ошый, без тырышабыз. Узган елларда без өченче hәм дүртенче урыннар яуладык. Ул вакытта без “Беренче медицина ярдәме күрсәтү” этабында калыштык hәм автомат җыюда бирелгән вакытка сыя алмадык. Безнең иң төп көндәшебез, әлбәттә, озынъяланлылар. Алар күп еллар дәвамында муниципаль этап җиңүчеләре hәм край “Зарница”сында катнашучылар булып тора. Ләкин без лаеклы урын өчен көрәшәчәкбез,”- дип билгеләде балалар.
4 АПРЕЛЯ на базе Бичуринской школы прошел муниципальный этап военноспортивной игры «Зарница».
Беренче ярышлардан ук озынъяланлылар hәр этапта яхшы баллар җыеп алга чыкты. Команда эше мөhим булган конкурсларда балалар дус эш йөртте, ә тизлек бәйгеләрендә аларның хәрәкәтләре җайга салынган иде. Алар башкарышында “визитка” hәм “сафка әзерлек” искиткеч булды.
— Безнең командага яңа кеше килгәндә, аны педагог кына түгел, ә барлык укучылар да өйрәтә. Уңыш, беренче чиратта, җитәкчедән hәм командадан тора дип исәплибез, шуңа күрә ул бердәм булырга тиеш. Команда рухы булган вакытта гына яхшы нәтиҗәләргә ирешеп була. Егетләр өчен “Зарница”да катнашу – армия хезмәтен күзаллау, ә кызлар өчен – физик әзерлекне яхшырту hәм хезмәттәшлеккә өйрәнү өчен яхшы мөмкинлек, -дип бүлеште серләре белән озынъяланлылар. Шулай ук узган елларда команда вәкиленең берсе 16 секунд (!) эчендә автоматны сүтүе hәм җыюы турында белдем.
Уен күңелле, оешкан төстә hәм җайлы узды. hәр катнашучы максимумга ярышты, чөнки беркемнең дә команданы hәм тренерны кыен хәлгә куясы килмәде. Ләкин берәүләргә белемнәр, икенчеләргә тизлек, өченчеләргә күнекмәләр җитмәде. Пьедестал түбәндәге рәвештә бүленде: Озын Ялан яшь армиячеләре җиңүче булып танылды, Каенавыл мәктәбе вәкилләре икенче булды. Ә өченче урынны Барданың ике командасы – гимназия hәм 2нче санлы Барда урта мәктәбе бүлеште. Җиңүчеләр hәм призерлар район мәгариф идарәсе грамоталары hәм медальләр белән бүләкләнде.
— Әлбәттә, мондый уеннар барышында укучылар башлангыч хәрби әзерлек hәм медицина, спорт буенча гамәли күнекмәләр ала. “Зарница” үсеп килүче буын өчен чын патриотизм hәм батырлык мисалы, яшьләрне әхлакый тәрбияләүдә ориентир булды hәм булып кала бирә, шуңа күрә дөньяда тарихны яңадан язу омтылышлары кабатланган, укучылар hәм студентлар сугыш елларында күп батырлыклар ясаган hәм совет халкын коткару өчен гомерләрен биргән геройларның исемнәрен бик үк яхшы белмәгән хәзерге вакытта бу бик әhәмиятле чара,- дип билгеләде С.Г.Туктамышев.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *