Яхшы, кирәкле эш

Закладка фундаментаШУНЫСЫ сөенечле, район үзәгендә елдан-ел күп квартиралы йортлар төзелеше үсә. Менә 26 июнь көнендә дә Фрунзе урамы,5 адресы буенча сүтелгән иске йортлар урынына яңа 24 — квартиралы торак йортка беренче таш салынды. Төзелешне «Стройподряд» ОООсы алып бара (җитәкчесе Р.Р.Гайсин).
— Без төзелеш фирмасы булып 2004 елдан башлап эшлибез, быел 10 еллык юбилеебызны билгеләдек. Эшне социаль-мәдәни учреждениеләр — балалар бакчалары, мәктәпләр, мәдәният йортлары ремонтлаудан башладык. Инде менә биш елга якын торак йортлар төзелеше белән шөгыльләнәбез. Районда бу безнең өченче йорт. Беренчесе -Пушкин урамында авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү программасы кысаларында төз елде һәм узган елда куллануга тапшырылды. Матросов урамындагы йорт тәмамлану стадиясендә. Ә бу йортны без шәхси средстволарыбыз исәбенә төзибез, — дип билгеләде Рөстәм Рәшит улы.
Йортта мәйданы 42 дән 47 кв.м га кадәрге 16 бер бүлмәле, мәйданы 60 кв. м лы 8 ике бүлмәле квартиралар булачак. Җитәкче сүзләре буенча, аларга бәяләр югары түгел, уртача кулланучыга исәпләнгән. Йортны тапшыру вакыты — 2015 елның 3 кварталы. Бүген төзелештә 12 кеше эшли, әгәр кирәк икән, штат арттырыла. Йорт янында пар-ковка, балалар өчен уен мәйданчыгы, ял зонасы оештырылачак. Квартира сатып алырга теләүчеләр инде бар.
Чарада муниципаль район башлыгы С.М.Ибраев, аның территорияләрне үстерү буенча урынбасары Х.Г.Алапанов, район администрациясенең төзелеш һәм торак-ком-муналь хуҗалыгы бүлеге начальнигы В.Р.Әмирова катнашты.
— Безнең районда аз катлы күп квартиралы йортлар төзелеше — бик яхшы, кирәкле эш. Бу юнәлешне үстерү һәм дәвам итү мөһим. Шунысы сөенечле, безнең эшмәкәрләр район өчен эшлиләр. Без шәхси средстволар табып, авария хәлендәге һәм тузган торактан күчерү программасына янә керергә уйлыйбыз. Район администрациясе халык уңайлы һәм куркынычсыз шартларда яшәсен өчен бар мөмкинлектән файдаланачак, — дип билгеләде Сергей Миннихан улы үз чыгышында.
Башланган эшләр уңышлы булсын һәм планлаштырылган вакытка төгәлләнсен.
Индира ХАҖИЕВА.
Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *