Район чисталыгы өчен

Экологический воскресник18 АВГУСТТА Бардадагы утар территориясендә, буадан ерак түгел, районныӊ актив тугыз кешесе чүп-чар арчыды. Экологик якшәмбене оештыручылар Гөлнара hәм Руслан Шахманаевлар сүзләренчә, дүрт сәгать эш барышында 60 зур капчык күләмендә калдыклар җыелган, бөтен чүп-чар күләменеӊ 20 проценты арчылган. Бу пикниклардан калган нәрсәләр дип уйларга була, ләкин алай гына түгел.
“Барда, ә бәлки район халкыдадыр, бирегә төрле көнкүреш калдыкларын китерә, — дип бүлешә Гөлнара. – Биредә нәрсә генә тапмадык: төрле тюбиклар, төрелмәләр, аяк киемнәре, шешәләр… Чиксез санарга була. Истән хәтта башларыбыз да авырта башлады. Без әле аз өлешен генә чистарта алдык, шуӊа күрә мондый якшәмбе көннәрен дәвам итү кирәк дип уйлыйм. Барча битараф булмаганнарны безгә кушылырга hәм туган ягыбызда тәртип урнаштырырга чакырам”.
Барысы да мәктәп еллары вакытында классы белән походка чыккан Гөлнараныӊ яраткан ял урынын чистарту теләгеннән башланган икән.
Чыннан да күӊелгә якын булган чишмәләр, каеннар hәм кырлар чүпкә батуын борчылусыз карап тору мөмкин түгел. Аныӊ теләген абыйсы Руслан хуплаган, ул чүпне чыгару өчен транспорт тапкан, аннан “ВКонтакте” социаль челтәре, дуслар hәм танышлар аша иреклеләр эзләнелгән. Район администрациясе үзенеӊ теләктәшлеген белдергән hәм чүпчар өчен капчыклар, эчәргә су, перчаткалар белән тәэмин иткән.
— Санкцияләнмәгән чүплекләр әйләнә-тирәнеӊ ямен генә бозып калмый, ә табигатькә чын зыян сала, төрле куркыныч авырулар таралу сәбәбе булып тора. Охшаш хәлне районыбызныӊ төрле территорияләрендә күрергә була, шуӊа күрә без мондый акцияне еш оештыруны планлаштырабыз. Район башлыгы Хәлил Алапановка, эшләр белән идарә итүче Рафис Мукаевка, Илсур Ибраhимовка, Тимур Мөэминовка, Аделина Әбделкәримовага, Артур Дьяковка, Лилия Иткиновага, Флюра Мостафиновага hәм аныӊ кызына чистартуны оештыруда, уздыруда hәм шәхсән катнашулары, туган якларын яратулары hәм битараф булмаганнары өчен рәхмәт белдерәсе килә. Барча бардалыларны табигатькә карата сак мөнәсәбәттә булырга, чүп-чар ташламаска hәм чистартудан читтә калмаска чакырам, чөнки бу безнеӊ районыбыз, безгә монда яшәргә дә, яшәргә әле, — диде минем әӊгәмдәшем.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *