Юбилей фестивале

СомбелэПЕРМЬ шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе «Пермь талантлары» татар һәм башкорт халыклары иҗатының унынчы юбилей фестивален үткәрде. Быел ул Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Фестиваль кысаларында ике яшь категориясендә түбәндәге номинацияләр буенча конкурс үтте: «Хәрби-патриотик башкару», «Балалар сәнгать иҗаты», «Вокаль аерым башкару», «Ансамбльдә вокаль башкару», «Хореография», «Сәнгатьле уку», «Үзең язган музыкаль әсәрләрне башкару», «Инструменталь башкару», «Рәсем сәнгате» һәм «Халык һөнәрләре». Бәйрәмне милли-мәдәни автономия советы рәисе Данир Галимҗан улы Закиров ачты. Жюри рәисе Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мәсгут Имашев иде. Иң яхшы иҗат коллективларына һәм башкаручыларга лауреат дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды.
Каенавыл мәктәбе коллективы фестивальдә актив катнашты. «Хореография» номинациясен «Сө мбелә» бию коллективы (җитәкчесе Р.В.Исәнгулова) тәкъдим итте. Укучылар сайлап алу турында «Сагыш» лирик биюе белән уңышлы чыгыш ясап, иң яхшы иҗат коллективларының гала-концертында катнаштылар. Коллективка
1 дәрәҗә лауреат дипломы, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәм кысаларында халык һөнәрләре күргәзмәсе дә оештырылган иде, анда безнең катнашучыларның эшләре үзләренең яшь категорияләрендә призлы урыннар алдылар: Миләүшә Мө хсинова
(8 кл.) — 1 урын, Зиләрә Акманаева (10 кл.) — 1 урын, Гаилә Мәүлихан кызы Кучукбаева (технология укытучысы) — 2 урын.
Юбилей фестивале конкурс призерлары һәм җиңүчеләренең зур гала-концерты белән тәмамланды. Без мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә.Тляшевка фестивальдә катнашырга ярдәм иткәне, мәктәп директоры Р.Г.Әмировка баруны оештырганы өчен рәхмәт белдерәбез.
Г.КУЧУКБАЕВА,
Каенавыл урта мәктәбе директоры урынбасары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *