Дөрес сайлау — киләчәк нигезе

Ярмарка учебных мест в Барде: Правильный выбор - основа будущего
Барда мәдәният hәм ял үзәгендә инде матур традициягә әверелгән Уку урыннары ярминкәсе узды. Тамаша залы район мәктәпләреннән килгән югары сыйныф укучылары белән тулы иде. Чарада мәктәп директорлары, сыйныф җитәкчеләре, ата-аналар да катнашты. Пермь, Чайковский, Чернушка, Оса шәhәрләреннән уннан күп югары hәм урта белем бирү оешмалары вәкилләре үз уку йортлары турында күргәзмә әзерләгәннәр. hәр укучының сайлаган уку йорты, анда керү hәм уку шартлары турында тулы мәгълүмат алырга мөмкинлеге булды. Кайбер укучылар hәвәслек hәм сәләтләрен ачыклар өчен компьютерда тест та үттеләр.
Чараны район башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева алып барды. Укучыларны hәм кунакларны район башлыгы С.М. Ибраев сәламләде: “Сезне биредә күрүемә, крайда булган уку йортлары белән танышырга теләгегез булуга бик шатмын. Сезнең дөрес hөнәр сайлавыгызга тормышыгыз, карьерагыз, гомумән, киләчәгегез бәйле“. Шулай ук район Земство Җыелышы рәисе
Х.Г. Алапанов укучыларга бу авыр сайлау этабында уңышлар теләде hәм hөнәргә ия булгач, районыбызга кайтып башланган эшләрне дәвам итәрләр дигән өмет белдерде.
Быелгы ярминкәнең үзенчәлеге – биредә РФ Дәүләт Думасы депутаты И.В. Сапко катнашуы. Ул район хакимиятенең яшьләргә исәп тотуына басым ясады. Нәкъ менә мондый ярминкәләрнең ВУЗлар белән яхшырак танышырга зур мөмкинлек бирүен билгеләде. “Бүгенге көндә сыйфатлы белем hәр кешенең, гомумән алганда, дәүләтнең дә киләчәге өчен башлангыч нокта булып тора. Хәзерге яшьләрнең булачак hөнәрләрен сайлауда мөмкинлекләре узган буыннарга караганда күбрәк. hәм моның нәтиҗәсе — пермь яшләре hәрвакыт алгы планда“, — дип ассызымлады Игорь Вячеславович.
Ярмарка учебных мест в Барде: Правильный выбор - основа будущего
Укучылар каршында шулай ук Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәре Л.Ә. Үтәгәнова, районның авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Р. Исмакаев, мәгариф идарәсе начальнигы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Г.Х. Исмәгыйлова чыгыш ясады. Алар кыскача районнның hәм Пермь краеның хезмәт базарларының торышы, нинди белгечләр соралуы, hәм заманча белгечләргә таләпләр; бүгенге көндә район авыл хуҗалыгындагы вакансияләр hәм яшь белгечләр өчен льготалар; 9, 11 сыйныф укучылары белән профоринтацион эш барышы hәм килешү буенча укырга керү шартлары турында сөйләделәр.
Аннан соң hәр уку йорты белән таныштыру өлеше башланды. Укучылар презентация, фильм, видеороликлар аша Волга дәүләт су транспорты университеты (елга училищесы), Пермь дәүләт мәдәният институты, академик Е.А. Вагнер исемендәге Пермь дәүләт медицина университеты, Оса hөнәри-педагогия колледжы, Чернушка край политехник колледжы h.б. белән якыннан таныша алдылар.
Ахырда 8 укучыдан торган өч команда Пермь дәүләт милли тикшеренү университеты тарафыннан әзерләнгән “Уралда Беренченең hөнәрләр дөньясы“ дигән интеллектуаль уенда катнашты. Уенны университетның икътисад факультеты 1 курс студенты, узган ел гимназияне тәмамлаган Артур Дьяков алып барды. Уен барышында укучылар укырга керү hәм эшкә урнашу шартлары буенча практик күнекмәләр алдылар. Иң яхшы ике уйнаучыга университет журналы тапшырылды.
Укучыларның фикерләре буенча, мондый ярминкәләрнең әhәмияте зур. Дөрес сайланган hөнәр кеше бәхетенең бер өлеше булып тора.
Ләйлә Әмирова.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *