Укыйбыз да, эшлибез дә, ял да итә беләбез.

Ярмарка достиженийМ.Г.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбендә һәр уку елы азагында “Уңышлар ярминкәсе” үткәрелә. Әлеге бәйрәмдә без ел буе тырышып укыган, спорт, сәнгать ягыннан зур уңышлар яулаган укучыларны хөрмәтлибез. Сәхнәгә һәр сыйныфтан уку алдынгылары, район,край, Рәсәй, халыкара олимпиадаларда, конкурсларда уңышлы чыгыш ясаучылар, җиңүчеләр күтәрелә. Мәктәп күләмендә үткәрелгән “Ел укучысы”, “Ел классы” бәйгеләренә йомгак ясала. Менә ничә ел инде рәттән 4 номинация: “Интеллект”, “Спорт”, “Лидер”, “Сәнгать” буенча “Ел укучысы”н билгелибез. “Ел укучысы” М.Г.Имашев исемендәге премиягә лаек була. Быел безнең өч егетебез — Заитов Әлфиз, Аптраков Инсаф, Аптраков Эмиль һәм бер кызыбыз Абубакирова Ләйсән М.Г.Имашев исемендәге премиягә лаек булдылар. Шулай ук Хасанов Рөстәм, Заитова Гүзәл, Хасанова Эльвина Ш.Казанбаев исемендәге премияне алуга ирештеләр. Шундый яхшы нәтиҗәләр белән уку елын тәмамлап, җәйге ялны каршы алдык.

2 июньнән М.Г. Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәбе янында ял һәм хезмәт лагере эшли башлады. 18 көнгә исәпләнгән лагерьда барлыгы 4 отрядта 85 укучы ял итте. 29 бала өчен хезмәт һәм ял отряды оештырылды. Алар ял һәм хезмәтне бергә үреп алып бардылар.

Строительство мостаУкучыларыбыз, тырышып , куелган планнарын үтәделәр. Алар бакчадагы эшне теләп, зур кызыксыну белән башкардылар. Эш барышында, яшелчә һәм җиләк җимеш бакчаларында, укучылар авыл хуҗалыгы нигезләре – үсемлекләрнең   үсеше, мул уңыш алу өчен кирәкле шартлар, туфрак һәм аны эшкәртү,  орлык һәм аны чәчү, үсемлекләрне тәрбияләп үстерү,  чүп үләннәренә каршы көрәш, һ.б. белән таныштылар, практик күнекмәләр алдылар. Мәктәп янын төзекләндерү, ремонт эшләрендә, хоккей мәйданчыгын киңәйтү, балалар бакчасына комлык ясау, яңа басма салу кебек эшләрдә актив катнаштылар. Басма салу авыл халкы өчен, бигрәк тә Тәрҗимә апага бик сөенечле хәбәр булды. Ул иң беренче басманы салучыларга зур рәхмәтен белдерде.

Хезмәт – куәтле тәрбия көче. Ул балаларда авыл хуҗалыгы  хезмәтенә  һәм аңа бәйле профессияләргә кызыксыну  да  уята. Хезмәт ял белән бергә үрелеп барды. Бер үк вакытта алар өчен тәрбиячеләр тарафыннан төрле күңелле чаралар, кызыклы әңгәмәләр дә оештырылды.

Шулай итеп тырышып укуның, хезмәтнең нәтиҗәсен күрделәр укучылар. Юкка гына халыкта “ Үзең эшләп тапкан икмәк кадерлерәк була” димиләр. Иң мөһиме–балалар ял да иттеләр, сәламәтлекләрен дә ныгыттылар, хезмәт чыныгуы алдылар. Яңа уку елын күтәренке күңел белән каршылыячаклар алар.

Гөлшат Чурмаева, М.Г.Имашев исемендәге Каенавыл урта мәктәп яны лагере начальнигы .


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *