Хезмәттә үткән гомер

Хамит Габдуллович МаксеевРАЙОНЫБЫЗДА, шулай ук безнең Төнгүк авылында да тырыш, намуслы хезмәт юлы үткән өлкән буын кешеләре күп
яши. Хәмит Габдулла улы Максеев та нәкъ менә шундыйлардан.
Ул 1935 елда Төнгүктә туа. Кечкенәдән ук тормыш ачысын татып үсә, чөнки 1937 елда әтисенә «халык дошманы» исемен тагып Колымага сөрәләр һәм ул шунда вафат була. Хәмит абый әнисе тәрбиясендә үсә. Дөньялар авыр булуга карамастан, ул улын укытырга тырыша, тәрбияле итеп үстерә. Сугыштан соңгы авыр елларда мәктәпне тәмамлый, җидееллык белем ала Аннан соң колхозда эшли башлый.
1954 елда Энгельс шәһәрендә киномеханикка укып кайта. Тик бу һөнәре буенча озак эшләргә туры килми, хәрби хезмәткә чакырыла һәм өч ел Ватан алдында изге бурычын үти. Авылга кайткач башта фермада механик, аннан соң учетчик, ә 1961-1964 елларда ферма мөдире булып эшли. Биш ел участок начальнигы була, соңыннан комсомол оешмасын җитәкли. Шул елларда фермада яшьләрдән торган комсомол группасын оештыра.
һәрвакыт белемгә омтылучы, максатчан Хәмит Габдулла улы Кунгур авыл хуҗалыгы техникумында укып агроном дипломы ала. Партия сафларына керә һәм унтугыз ел партком секретаре булып эшли. Мәскәүдә ВДНХда катнаша 1980 елда Пермь авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый.
1970-1976 һәм 1982-1985 елларда Күчтәнти, Карман, Әмировка авыллары кергән «Красный Октябрь» колхозын җитәкли. Ул чорда биредә ясле-бакча, терлек азыгы әзерләү цехы, Карманда мәктәп төзелә, юллар төзекләндерелә.
1986 елдан Аклыш комплекслы участогы начальнигы итеп билгеләнә, аннан соң 11 ел колхозның баш агрономы булып эшли.
Менә шулай Хәмит Габдулла улының бөтен хезмәт юлы колхоз эшенә, кешеләр белән эшләүгә багышлана. Җәмәгать эшендә дә актив катнаша, 11 тапкыр депутат булып сайлана Ул — почетлы колхозчы, хезмәт ветераны. Күп тапкырлар мактау грамоталары, дипломнар, юбилей медальләре белән бүләкләнә.
Боларга өстәп, безнең Хәмит абый оста гармунчы да әле. Улы Фаиз, туганы Рәшит Маматов белән аларның гаилә триосы күп тапкырлар край, район данын яклап лауреат булдылар.
Хәмит абый тормыш иптәше Гөлгенә белән үрнәк гаилә булып, бәхетле яшиләр. Балалар үстереп олы тормышка озаттылар, хәзер оныкларын куанып сөяләр.
Хәмит Габдулла улының менә шулай бөтен тормышы тырыш хезмәттә үтә һәм аның нәтиҗәсе дә матур.
Тәрҗимә КУЗАЕВА. Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *