Милләтара татулык hәм бердәмлекне сакларга

Губернатор Пермского края В.Ф. Басаргин
Пермь крае губернаторы Виктор Басаргинның татар hәм башкорт иҗтимагый милли-мәдәни үзәкләре, Кама буе мөселманнарының Диния нәзарәте hәм җирле мөселман оешмалары җитәкчеләре белән 19 августта Бардада үткән очрашуы край җәмәгатьчелегендә зур кызыксыну уятты. Очрашуның төп темасы булып, күзалланганча, татар hәм башкортларны борчыган мөhим проблемаларны хәл итү юлларын эзләү булды, ул җанлы аралашу hәм турыдан-туры әңгәмә формасында үтте. Крайның татарлар hәм башкортлар яшәгән территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре күтәрелде. Сораулар мәдәният йортлары, мәктәпләр, мәчетләр төзелешенә, юлларны ремонтлау hәм реконструкцияләүгә, авылларны газлаштыруга, яшьләр сәясәтенә h.б. кагылды.
Виктор Федорович үз чыгышында татар hәм башкортларның мәдәниятен, мәгарифен, иҗатын үстерү буенча эш юнәлешләрен hәм нәтиҗәләрен, Кама буен үстерүнең нигезен тәшкил итүче шартларны билгеләде.
— Без төрле дин тотабыз, әмма тату hәм бердәм яшибез, — диде губернатор hәм дәвам итте:
— Нык, төзек авыллар, талантлы иҗат коллективлары, эш сөючән кешеләр – болар барысы да ике халык образының да аерылгысыз өлеше. Нәкъ менә милли байлыкны, мәдәниятне hәм традицияләрне, тарихи тамырларны саклауда без үсеш өчен нигез эзләргә тиеш. hәм безнең бүген моның өчен бөтен шартлар бар, иң мөhиме – милләтара татулык hәм бердәмлек. Безнең бурыч — боларны барысын да саклау hәм ишәйтү.
Залдан сораулар телдән hәм язма формада бирелде. Губернатор аларга җавап бирү белән бергә залда утыручы край министрларына, район hәм шәhәр башлыкларына йөкләмәләр дә биреп барды.
Беренче Әрҗәннән Р.Х.Балтаева соравы:
— Безнең авыл районда иң зурлардан берсе.Киләчәк үсеш, ялны оештыру өчен мәдәният йорты таләп ителә. Бу мәсьәләне хәл итүдә ярдәм итегез әле.
— Ике ярым елда край буенча 16 мәдәният йорты төзелде, нигездә милли торак пунктларда. Эшне “ЛУКОЙЛ“ белән берлектә алып барабыз. Сездә мәдәният йорты төзиячәкбез.
Безнең район буенча мәсьәләләрне тикшерүдә район башлыгы Сергей Ибраев катнашты.

Глава района Сергей Ибраев
Глава района Сергей Ибраев

Лысьва районы милли-мәдәни үзәге рәисе Зәмирә Мухаева:
— Кәнәбик авылында яңа милли мәктәп кирәк. Демографик хәл уңай. Авыл мәктәпләре төзү проектына эләгергә иде.
— Илдә мәктәпләр төзү программасы булдырылды. Без бу программа кысаларында беренче мәктәпне Пермьдә төзедек hәм сентябрьдә тапшырачакбыз. 2025 елга кадәр үзебезнең мәктәп төзү программасын эшләдек. Сез атаган мәктәп тә бу программада.
Замира Мухаева из Лысьвы
Замира Мухаева из Лысьвы

Кишерть районы Югары Солянка авылыннан Рафил Фәрхәтдинов авыл медпунктының иске бинада булуы, мич белән җылытылуы, лицензияне озайтырга мөмкинлек юклыгы, ә мәктәп бинасында пунктны урнаштырырлык буш бүлмә барлыгы турында мәсьәләне күтәрде.
В.Ф.Басаргин бу мәсьәләне Сәламәтлек саклау министрлыгы hәм Кишерть районы администрациясе белән берлектә хәл итәргә боерды.
Рафиль Фархатдинов из д. Верх-Солянка Кишертского района
Рафиль Фархатдинов из д. Верх-Солянка Кишертского района

Кунгур районы милли-мәдәни үзәге рәисе Алмаз Хавыев билгеләгәнчә, Яланоч авылында көчле көрәшчеләр командасы бар, алар крайда милли көрәшне үстерү буенча лидерларның берсе булып торалар. Әмма тренировкалар hәм ярышлар үткәрер өчен зал юк. Аны төзү киләчәктә көрәшне үстерүгә этәргеч бирер иде.
— Без төзелештә ярдәм итәргә әзер. Софинанслау юлы белән – край 70 процентын бүлә, 30 процентын – муниципалитет. Край спорт министрлыгына төзелешне тиешле программага кертергә тәкъдим итәм, — диде губернатор.
Губахалылар шәhәр территориясендә милли телне, милли биюләр өйрәнү буенча занятиеләр, китапханәсе белән татар халкы мәдәниятен саклау hәм үстерү буенча үзәк оештыру турындагы мәсьәлә күтәрделәр.
— Җәмәгатьчелекнең актив катнашуында үзәкне оештырырга мөмкин. Муниципалитетка бу проектны дәүләт милли сәясәте буенча муниципаль программада чагылдырырга hәм дәүләт программасы кысаларында край бюджетыннан софинанслауга заявка бирергә кирәк, — дип билгеләде регион башлыгы.
Яшь белгечләрне торак белән тәэмин итү, Пермь-Екатеринбург трассасын Кукуштанга кадәр реконструкцияләүне тәмамлау сроклары, торак пунктларны газлаштыру h.б. мәсьәләләр күтәрелде.
Киңәшмә эшлекле, шул ук вакытта җылы мөнәсәбәттә үтте, дип ассызымладылар милли үзәкләр рәисләре. Уинскидан Эльмира Галимуллина, Кишерть районыннан Рафил Фәрхәтдинов, Чайковскийдан Кәүсәрия Нуруллина бу очрашуны власть hәм милли берләшмәләр үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы hәм якты үрнәге буларак билгеләделәр: “Шунысы мөhим, губернатор Виктор Басаргин командасы чыгыш ясаучыларны игътибар белән тыңлады hәм ишетте, ә алар, чыннан да, өлгергән, үсешкә этәргеч бирәчәк мәсьәләләр турында сөйләделәр“, — диделәр.
Азакта Виктор Басаргин КФХ башлыгы Наилә Шәмгунованың, район авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Марат Әхмәевның күпьеллык фидакарь хезмәтләрен рәхмәт хатлары белән билгеләде.
Губернатор поздравляет М.Ф. Ахмаева
Губернатор поздравляет М.Ф. Ахмаева

Очрашу тәмамланганнан соң Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты, “Бердәм Россия“ партиясе фракция әгъзасы Николай Дәмкин ассызымлаганча, киңәшмәдә күтәрелгән проблемалар буенча эш алып барылачак, барлык вәгъдәләр үтәләчәк.
— hәр территориянең үзенчәлекләре бар. Бардалылар, мәсәлән, авылларны газлаштыру мәсьәләсен күтәрделәр. Узган елда районда 500 йорт зәңгәр ягулык челтәренә тоташты, быел — 400 дән күбрәк. Якындагы ике елда газ янә 2200 йортка киләчәк. Ышанам: бу мәсьәлә тулысынча берничә елда хәл ителәчәк, — дип билгеләде Н. Дәмкин.
Эльмарт УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *