Халык мәдәниятен танып беләбез

Встреча с ученым
Барда гимназиясендә 7 класс укучылары hәм “ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ“ компаниясенең социаль hәм мәдәни проектлар конкурсында җиңгән “Пермь этноүзәге“ НПсе хезмәткәрләренең очрашуы үтте.
“Пермь крае халыкларының традицион костюмы“ — ул этномәдәни мираска кызыксынуны үстерүгә, Пермь краеның күп милләтле халкының традицияләрен берләштерүгә hәм саклауга чакырылган мәдәни-танып белү проекты. Россия Фәннәр академиясенең Пермь фәнни үзәге тарих, археология hәм этнография бүлегенең этнография секторы мөдире, тарих фәннәре докторы Александр Черных hәм “Маматов“ нәшрияты генераль директоры Илдар Маматов Пермь крае халыклары костюмнарын презентацияләү белән занятие үткәрделәр.
Әңгәмә барышында алар укучыларга рәсемдәге милли костюмның нинди халыкка хас булуын ачыклау буенча биремнәр тәкъдим итте, район халкының өс киемендәге традицион предметларны hәм аларның туган телдә ничек дөрес аталуын белүгә конкурс үткәрде. Укучылар кызыксынып, актив катнаштылар hәм Пермь крае халыклары хикәяләре белән открытка рәвешендә бүләкләр оттылар.
— Пермь крае территориясендә 146 халык яши. Төрле карашлар, дөньяны танып-белүдәге үзенчәлекләр конфликтлар өчен нигез булырга мөмкин, шуңа күрә халыклар арасында дуслыкны саклау, толерантлыкка чакыру безнең төп бурычыбыз, дип саныйм. Без бүген укучыларның чарада мавыгып катнашуларын күрдек. Аларның туган телләрен белү дәрәҗәсе мактауга лаек. Популяр өс кием предметларын, аларның кайберсен бүген дә гәйнә гаиләләрендә күрергә мөмкин, гимназия укучылары җиңел таный. Бу, әлбәттә, мәктәпнең тырышлыгы, чөнки биредә туган тел hәм мәдәниятне танып белүгә басым ясала, этнографик музей эшли. Болар барысы да – зур уңай тәҗрибә, — дип билгеләде Александр Черных.
Проект җитәкчесе, “Маматов“ нәшрияты Пермь филиалы директоры Гөлнара Цыганкова hәм проект консультантлары фикеренчә, милли костюм иҗат өчен, үткәннең hәм киләчәкнең символик элемтәсе өчен бай материал бирә, нәкъ менә бу этномәдәни мирас комплексы халык образын тудыра.
Илдар Маматов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *