Җәйне искә алып…

Детский лагерь в Соборной мечети БардыБЕРЕНчЕ вожатыйлар, беренче музыкаль клип, кызыклы уеннар, файдалы аралашу, уңай тәэсирләр… Район яшьләре һәм мәктәп укучылары өчен җәй эчтәлекле булды. Кемдер диңгезгә ял итәргә барды, кемдер илебез шәһәрләре буенча сәяхәт итте, кемдер җәй дәвамында елга буеннан кайтып кермәде.
Бу җәй мәчетләрдәге лагерьларга йөрүчеләр өчен дә файдалы һәм истәлекле булды. Аеруча Барданың Җәмигъ мәчетендәге лагерь истә калырлык булды. Күпләр, газетадагы һәм интернет-челтәрендәге яңалыкларны күзәтеп баручылар, беләләр: район мөхтәсибәте үсеп килүче буынны Тол буе татарлары һәм башкортларының иң яхшы традицияләрендә тәрбияләү һәм үстерү өчен универсаль мәйданчык оештыруга иреште. Лагерь эшендә өч укытучы катнашты, аларның икесе — Башкортостаннан яшь имамнар. Лагерьга җирле эшмәкәрләр материаль ярдәм күрсәтте. Мәчеттә бу кадәр күп бала булганы юк иде әле, быел анда 100 күбрәк укучы йөрде.
Яшь укытучылар Тимур Шабакаев һәм Габдулла Габдрахмановны чакыру мөһим роль уйнады. Алар лагерьга кызыксынуны арттырдылар, балалар мәчеткә шатлана-шатлана йөрделәр. Ислам нигезләре буенча занятиеләрдә психолог Альбина Маматова катнашты. Аның сүзләре буенча, Габдулла хәзрәт файдалы белемнәр биреп кенә калмый, балаларга уңай энергия дә бирә. Тимур хәзрәт укыту манерасы белән аерылып торды. Аның занятиеләре дога һәм сүрәләр өйрәнүгә багышланды. Хәзер балалар һәр ашаганнан соң доганы җиңеллек белән әйтәләр. Укучылар өчен яшь хәзрәтнең «Ближе к звездам» җыры өчен клип төшерүе дә кызыклы булды, анда укучылар үзләре дә катнашты. Клип ясауны үз күзләре белән күргәч, күпләр хәзрәтнең мавыгуы белән кызыксындылар һәм бу эшкә өйрәнергә теләк белдерделәр. Гимназияне тәмамлаган Гөлнур Иманаева мондый лагерьга беренче тапкыр йөрде. Менә ул нәрсәләр сөйләде: «Видеога төшерү бер хәл, ә клип ясау бөтенләй башка. Тимур хәзрәт кебек роликлар ясарга өйрәнәсем килә». «Ближе к звездам» җырына видеоролик социаль челтәр аша интернетта бик тиз таралды, аны инде якынча 2000 кеше карады.

Район мөхтәсибәте имамы Марат хаҗи Мозафаров фикеренчә, мәйданчыкта психологның катнашуы район халкына дингә яңача карарга ярдәм итә. «Бу Барда районында рухилыкны үстерү буенча көчле эш булып тора», — дип ассызымлады Марат Нәшәт улы.

Лагерьга йөрүчеләр Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Илһам хәзрәт Батыров, Габдулла хәзрәт Габдрахманов һәм Тимур хәзрәт Шабакаев кебек кызыклы кешеләр укытучы булуларына бик шат.
Балалар мәчеттә үткәргән вакытларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашалар һәм бу мизгелләрне күңел түрләрендә саклыйлар: «Биредә без бергә намаз укыдык, уйнадык, миңа бик тә ошады», — дип билгеләде 2 санлы Барда урта мәктәбеннән Алгиз Әхмәров. «Лагерьда бик күңелле булды, мин мәчеттә вакытымны рәхәтләнеп үткәрдем. Кәеф күтәрелде, сәламәтлек яхшырды, физик кө чем артты», — дип уртаклаша гимназиядән Илшат Моталлапов. Без лагерьда әңгәмә корган гимназиядән Радмир Әтнәшев, 2 санлы Барда урта мәктәбеннән Арсен Сакаев һәм Денис Митриев та шулай ук канәгать калганнар һәм киләсе елда да шундый уникаль күңел ачу һәм танып белү мәйданчыгында бик сөенеп катнашачакларын белдерделәр.
Артур УРАЗОВ.

Автор фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *