Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте

15-17 майда Казанда II Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумы үтте. Аны оештыручылар — Бетеңдә нья татар конгрессы башкарма комитеты һәм татар хатын-кызларының «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы.
Форумда Россиянең татарлар күпләп яшәгән бөтен регионнары тәкъдим ителде. Шулай ук Татарстан башкаласына 19 илдән янә 90 татар хатын-кызлары активистлары, Кырым республикасыннан 15 вәкил катнашты. Форум якынча 500ләп делегатны җыйды.
Безнең районнан «Тол буйлары» җирле телерадио тапшырулар редакциясе директоры Җәүһәрия Сәетгали кызы Габдулхакова, «Җәүһәр» фольклор-бию ансамбле җитәкчесе Дилбәр Мәҗит кызы Камакаева һәм гимназия директоры Нурия Габдрахман кызы Исмәгыйлова катнашты.
Форум программасы өч көнгә исәпләнгән иде, әмма төп чаралар 16 майда үтте. Бу көнне Г.Камал татар дәүләт академия театры бинасында пленар утырыш булды, анда форумның иҗтимагый советы оештырылды һәм аның резолюциясе кабул ителде.
Кичен форумда катнашучылар «Сөембикә» журналының 100 еллыгына багышланган тантаналы чарада катнаштылар.
Ә беренче көнне, 15 майда, без Казанның татар телендә белем бирүче урта уку йортлары белән таныштык. Ул кызлар өчен Фатиха Аитова исемендәге 12 санлы гимназия, 2 санлы татар гимназиясе, кызлар өчен 4 санлы гимназия-интернат, сәләтле балалар өчен 2 һәм 7 санлы лицей-интернатлар. Шул ук көнне форум делегатлары Казан Кремленә бардылар, Г.Камал театрында Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты» спектаклен карадылар.
Татар хатын-кызларының беренче форумыннан соң, хатын-кызлар иҗтимагый оешмасын үстерүгә булышлык иткән шактый вакыйгалар булды. һәм быелгы форум да яңа шартларда үтте.
Соңгы елларда дөньяда даими үсүче һәм яңа максатлар куючы хатын-кызлар хәрәкәтләре барлыкка килде. Яңа оешмалар хатын-кызлар хокукларын якларга, туган телне сакларга, балалар тәрбияләү мәсьәләләре белән шөгыльләнергә чакыра. Казанда җыелган делегатлар шулай ук тәҗрибә уртаклаштылар, киләчәккә максатлар билгеләделәр.
Бөтендөнья татар хатын-кызлар форумын һәр ел үткәрергә һәм аның эшчәнлек сферасын киңәйтергә планлаштырыла.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *