һәрвакыт иҗади эзләнүдә

Сентябрьнең тугызы Халыкара матурлык көне дип игълан ителгән. Гүзәллекне тоя, тудыра белүче затлар безнең төбәктә дә бар. Алар арасында Бардада яшәүче яшь дизайнер Айгөл Чубаркинаны билгеләп үтмәкче булдык.
«Матур Йорт» («Красивый Дом») дизайн студиясе бардалыларга яхшы таныш. Айгөлнең мәртәбәле киңәшенә колак салучылар саны артканнан арта гына бара. Биредә интерьер һәм ландшафт буенча дизайн проектлаштыруда, җиһазлар сайлауда профессиональ киңәш алырга мөмкин.
-Пермьдә «Мистер Дорс» мебель компаниясендә дизайнер булып эшләдем. Крайда йортларны, ресторан, кафе, бакча һәм башкаларны дизайнер киңәше буенча проектлаштыру көчле үсеш алган. Моны нигә Бардада да кулланып карамаска? дип уйладым һәм 2007 елда район үзәгендә дизайн студиясе ачтым. Башта халык ышанмыйчарак карады, хәзер өйрәнделәр инде, бик теләп мөрәҗәгать итәләр,- дип сөйли Айгөл.
Мондый җаваплы хезмәткә юктан гына алынмый ул. Барда урта мәктәбен тәмамлагач, Пермь профессиональ педагогик колледжында әйләнә-тирә һәм интерьер дизайны белгечлеге ала. Хәзерге вакытта Пермь милли тикшеренү политехник университетының төзелеш факультетында инженер конструктор белгечлеге буенча белем эсти.
-Сәнгатькә ничек юл сайладың?— дип кызыксынам.
-Үземне белгәннән бирле рәсем ясыйм: натюрморт, пейзажга өстенлек бирәм. Яңа Казанка мәктәбенең тугызынчы сыйныфында укыганда «Урман» дип аталган эшем район кулланучылар җ әмгыяте балалар арасында игълан иткән конкурста беренче урын яулады. Җиңүче буларак, миңа премия, бүләк тапшырдылар. Шул ук эшем конкурсның өлкә турында да җиңү яулады. Шушы хәлдән соң сәнгатькә күбрәк тартылдым,-ди ул.
Мәктәп елларында Айгөл бик тырышып чаңгы спорты белән шөгыльләнә,район ярышларында призлы урыннар яулый. Музыка мәктәбенең баян классында дәресләр ала, сәхнәдә җырлый. Талантлы кыз бала, барысына да өлгерә. Хәзер дә шулай ул, ике кечкенә баласы булуга карамастан, белем алып, тәҗрибә туплап, үз эшен алып бара. Айгөл Фирдәвес кызы идеясе буенча исемен җисеменә туры китереп зәвык белән «Чәк-Чәк», «Татар кухнясы» кафелары, «Хаттори» суши-бары яңа төс ала, матурлана. «Мельница», «Сакура» кафеларына җиһаз сайлана.
-Иске йортларны ничек заманча итеп үзгәртергә? Интерьерны ничек сайларга? Шундыйрак сораулар белән минем янга килүчеләрне иң беренче игътибар белән тыңлыйм. Аннан фактларга таянып киң әшләремне бирәм. Проектны кәгазьдә эшләп күрсәтәм, бер фикергә килгәч, гадәттә Пермь кибетләренә барып бергәләшеп материал сайлыйбыз. Эш башкаручыларны җәлеп итәбез, алар белән һәрчак элемтәдә торам, контрольлим. Яңа йортларга башыннан ахырына чак проект эшлим, ландшафт дизайнын башкарам, кая, нәрсә утыртырга кирәклеген киңәш итәм, -ди Айгөл Фирдәвес кызы.
Ул тагын клиент теләге буенча җиһаз сайларга булыша, Пермьдәге төрле мебель фабрикалары белән хезмәттәшлек итә. Шәхси эшмәкәр буларак, өч кешене (дизайнер-консультант, мебель җ ыючылар) эш белән тәэмин иткән.
-Тукай паркын проектлаштырганда киңәшләремне әйттем,-ди әңгәмәдәшем. Айгөл, гомумән, Бардага ямь өстәү өчен җан атып яши. 2011 һәм 2013 елларда «ЛУКОЙЛ-ПЕРМЬ» җәмгыяте игълан иткән социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында грантлар алуга ирешә. Аның идеясе белән Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәге алды яңа төсмер ала. Узган елда Ленин урамындагы баганаларга чәчәкләр утырту өчен тимердән коелган әйберләр урнаштырыла.
-Тагын нинди планнарың, хыялларың бар?-дип сорыйм.
-Барданың фин бистәсендәге Юбилейный микрорайонында парк өчен урын калдырылган.Хәзер проект язып, грант яулап, шул мәйданны яшьләр,балалар өчен ял урынына әверелдерәсем килә,-дип җ аваплый ул.
Уйларың чынга ашсын, Айгөл, алга таба да туган төбәгебездә матурлык тудырып яшәргә язсын сиңа!
Роза ГЫЙЗЗәТУЛЛИНА.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *