Һәрвакыт гадел булырга тырыштым

Наиль ИмайкинБАРДА районы авыл хуҗалыгын торгызуга һәм үстерүгә шактый көч, сабырлык һәм үҗәтлелек салган үз уллары белән хаклыча горурлана ала. Җитәкче Вазыйфаларда эшләп, вакыт белән, кайвакыт хәтта сәламәтлекләре белән исәпләшмичә, олыгайганчы бөтен көчләрен куеп хезмәт итәләр — алар өчен куелган максат барыннан да өстенрәк була. Туган районы өчен эшләүче шундый хезмәтчәннәрнең лаеклы вәкилләренең берсе итеп Уймуж авылында туып-үскән Наил Галим улы Имайкинны атарга мөмкин.
Кырык ел стажы булган Наил абый кайда гына эшләмәгән. Хезмәт юлын Ленин исемендәге колхозда гади тракторчы булып башлый, аннан соң армиягә чакырыла. Хезмәтен Урта Азиядә Кытай чигендә үтә, ул елларда ике ил — СССР һәм Кытай арасында кораллы каршылык була. 1971 елда авыл хуҗалыгы институтына укырга керә, кулына диплом алгач «Рассвет» колхозына баш инженер булып билгеләнә. Бер ел үткәч Наил Галим улын колхозның партком секретаре итеп сайлыйлар, ә тагын ике елдан колхоз рәисе булып эшли башлый.
Наил абый икенче югары белемен читтән торып ала, ул югары партия мәктәбен тәмамлый. Укыган вакытында аңа өч тапкыр Б.Н.Ельцин белән очрашу бәхете дә елмая, ул вакытта Борис Николаевич СССР Югары Советы президиумы әгъзасы була.
1985 елда сәламәтлеге буенча Наил Галим улына җитәкче Вазыйфасын калдырырга туры килә, һәм ул ике ел район администрациясе авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер булып эшли. Аннан соң райпо рәисе итеп сайлыйлар, үзгәртеп кору чоры башлана, ул торак-коммуналь хуҗалыгында баш инженер булып эшли, ә аннан ярты елдан соң оешманы җитәкли. Сигез елдан соң мәгариф идарәсенә хуҗалык группасы начальнигы булып күчә. 2001 елда авыл хуҗалыгы идарәсен ныгыту һәм кадрлар үзгәреше башлану Наил Галим улын янә район администрациясенә китерә, ул биредә лаеклы ялга чыкканчы авыл хуҗалыгы идарәсе баш инженеры була.
— Авыл хуҗалыгында эшләгән елларымда һәрвакыт ниндидер яңалык кертергә тырыштым. Мәсәлән, 1985 елда бәрәңге үстерүнең яңа технологиясен. Башта аны бер хуҗалыкта сынап карадык, аннан бөтен районнан колхоз җитәкчеләрен китертеп күрсәттек һәм аңлаттык. Гектарыннан 380 центнер бәрәңге алган еллар да бар иде. Ә 2000 елларда, янә идарәгә килгәч, район хуҗалыкларында алдынгы технологияләр кертү, яңа авыл хуҗалыгы техникаларыннан файдалану өчен шактый көч куйдым, — дип сөйли Наил Имайкин. — һәрвакыт намус белән эшләргә, билгеләнгән планнарны үтәргә, эшне ахырына кадәр җиткерергә, куелган максатка ирешергә тырыштым. Хәзергә кадәр, минем белән эшләгән хезмәттәшләремне очратканда, үткән елларда ничек эшләвебезне искә алабыз, бер­беребезнең сәламәтлеге белән кызыксынабыз, аларның миңа булган яхшы мөнәсәбәте — минем хезмәтемнең күрсәткече, дип уйлыйм. Мин һәрвакыт дөреслек яклы, гадел булырга тырыштым, димәк, минем намусым чиста.
Фидакарь хезмәте өчен Наил Галим улы күп санлы бүләкләргә лаек була, әмма иң кыйммәтлесе — РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы Почет грамотасы, ул аның белән 2006 елда бүләкләнә.
Бүген юбиляр пенсиядә, оныкларының һәм тормыш иптәше Рәмзия Юныс кызының мәхәббәтен тоеп яши, алар 42 ел бергә кулга-кул тотынып гомер итәләр. Хәзер дә Наил абый эшсез утырмый: колледж студентларын барлык категорияләр буенча водительгә әзерли, яраткан шөгыле — балык тотуга да вакыты кала. Ул — хирыс балыкчы, шуңа күрә Наил Галим улының бу өлкәдә үз хикмәтләре, серләре һәм, әлбәттә, шәхси рекордлары бар, мәсәлән, Тол елгасында бер көндә 24 кг корбан балыгы һәм җәен тота, 34 сантиметр озынлыкта хариус каптыра. Күп балык тотуның төп сере — азыкта, ул биш-алты төрле ярмадан торырга тиеш. һәм мөһим сынамыш — беренче балыкны, нинди очракта да, кире суга җибәрергә ярамый, югыйсә, балык капмаячак. Ә өйдән балыкка чыгып китәр алдыннан ул өйдәге аквариумдагы балыкларның тәртибен карый: әгәр алар тыныч икән, балыкка барып торасы да юк, әгәр актив уйныйлар икән, бу көнне балык чыннан да эләгәчәк.
Имайкиннарның шәхси хуҗалыклары да тәртиптә. Уңган хуҗалар 30 сутыңда төрле яшелчә, җиләк-җимеш үстерәләр, теплицаларында — кыяр һәм помидорлар, ишегаллары — чәчәкләргә күмелә. Җәен симертер өчен бройлерлар сатып алалар, аранда ике үгез, тавыклар асрыйлар.
Галим белән Мөэминә Имайкиннарның күп балалы гаиләсендә сигез бала тәрбияләнә, әти-әниләре гади колхозчылар булалар, әлбәттә, зур гаиләне карау аларга җиңел булмый, әмма әтиләре балаларын кечкенәдән үк чит кешенекенә кагылмаска, хәтта энәсен дә алмаска, чит кеше артына качмаска өйрәтә, эш сөючәнлек тәрбияли. Шуңа күрә бүген дә балалары әти-әниләренә лаеклы тәрбия биргәннәре, булганны кадерләргә, туганнарга һәм якыннарга сак карарга өйрәткәннәре өчен рәхмәтле булып яшиләр.
Наил Галим улының барлык бертуганнары туган районы өчен яшиләр һәм эшлиләр. Иң өлкәне Зәбир — 17 ел район белән җитәкчелек итә, 1973 елга кадәр район партия комитетының беренче секретаре постында була. Дамирне бардалылар «Рассвет» колхозын оештыручы һәм аның рәисе буларак беләләр, Дамил озак еллар Барда авыл администрациясе башлыгы постында эшләде, Данфирә — Уймуж мәктәбендә укытучы, Люция — Оса урман хуҗалыгында эшли, ул — күп балалы әни, тормыш иптәше белән алты бала тәрбияләп үстерәләр. Шәүкәт — «Рассвет» колхозы фермасында эшли, ә Фаиз РЭП начальнигы постында эшләде. Бүген сигез баланың алтысы исән, барысы да лаеклы ялда.
Венера ШӘРӘФЕГДИНОВА. Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *