Гомер үтә, диеп уфтанмыйм

Равиль Сайдашев
Кеше кызык бит ул: яшь вакытында hаман алга ашкына, олыгая башлагач исә артка әйләнеп карый, яланаяклы бала чагын, көч-куәте ташып торган яшьлек чорын сагына. Менә миңа да иртәгә 80 яшь тула. Кеше кайда гына яшәсә дә туып-үскән җирен юксына. Мин дә ике гүзәл елга – Тол hәм Толтыр кушылган урында урнашкан туган Тауавылымны беркайчан да истән чыгармыйм, балалык, мәктәп елларына кире кайтасым килә. Бу мөмкин түгел, шулай да үземне авылымда хис итеп, йөргән сукмакларымны, төзгән йортымны, матур бакчамны төшләремдә күрәм. Шунда ак яулыгын бөркәнгән әнием дә үзенә генә хас елмаюлы йөзе белән каршыма килеп баса… Йокымнан уянгач, өнемме бу, төшемме, дип бер мәл уйланып ятам. Бу кадерле әнием, туган-үскән җирем гел күңелдә яшәү сәбәпле туган табигый бер хәлдер, дип нәтиҗә ясыйм.
Безгә, сугыш чоры балаларына, бик иртә тормыш арбасына җигелергә туры килде. Көнне төнгә ялгап эшләгән абыйлар, апалар, үсмерләр – барысы бүген дә минем күз алдымда. Аларның күбесе бу дөньяда юк инде. Алар гына түгел, авылда хәзер безнең хәтердә сакланучы күп нәрсә юк. Тәрәзәләренә такта кагылган йортлар да ел саен арта бара, аларның ишек алларында чирәм түгел, чүп үләннәр үсә. Ирексездән: “Нишләдең син, авылым, нишләдең?“ – дип кычкырасы килә.
Ә инде үткәннәргә кайтып, шуны әйтер идем: үзем ясаган чабата киеп Үдиккә йөреп уку, җидееллык мәктәп тәмамлау, акча эшлим дип читкә китеп сал агызулар, урман кисүләр, туган авылымда ат белән эшләп, басудан ашлык ташулар — hәммәсе үсмер чагымның, ярсулы яшьлегемнең иң матур мизгелләре булып тоела.
Таянырга, ышанырга әтием юк иде. 1942 елның көзендә (миңа биш яшь) Смоленск янында барган каты сугышларда ул хәбәрсез югалды. Гомерем буе кадерле әтием Газиз Зыял улын исемнән чыгармый, карточкаларына карап, юксынып яшим, үлгәненә бер генә дә ышанмадым. Ничәмә тапкыр эзләтеп карадым, ләкин ничек hәлак булуын, кайда җирләнүен ачыклый алмадым. Әнием Саймә Шакирҗан кызы Әбүбәкерова әтиемне көтеп, тол хатын булып гомерен үткәрде, 1985 елда бары тик әтием хатыны булып бакыйлыкка китеп барды. Бу минем өчен зур югалту иде, чөнки әнием бөтен көчен куеп тәрбияләде, үстерде, ятимлек ачысын тоймасын дип көн-төн тырышты. Үзебез дә тормыш авырлыкларына бирешмәдек, тырыштык, эштә чыныгып үстек. Шагыйрь Фәнис Яруллин язган юллар бу вакытларны дөрес сурәтли:
Ничек түзде икән безнең иңнәр,
Ничек бөкрәймәгән билебез?
Үлән ашы ашап үссәк тә без,
Уйный-көлә идек үзебез.
Яшьлегемдә мин өч ел чыныгу мәктәбе булган армиягә рәхмәтлемен. Биредә кече командирлар әзерләүче бер еллык полк мәктәбен тәмамлап, взвод командиры ярдәмчесе, рота старшинасы булып Мәскәү шәhәрендә хезмәт иттем. Чаңгыда йөрү буенча беренче разрядлы спортчы булдым, ике мәртәбә өйгә кыска вакытлы ялга кайту, мактау грамоталары белән бүләкләнү шатлыгын татыдым. Армия мине физик яктан чыныктырып кына калмады, иҗтимагый hәм сәяси әзерлек тә бирде. Соңыннан район эчке эшләр бүлегендә, спорт комитетында, комсомол hәм партия органнарында эшләү, өлкә колхозлары hәм совхозлары өчен җитәкче кадрлар хәзерләү мәктәбендә hәм Югары партия мәктәбендә уку киләчәктә җаваплы урыннарда эшләү өчен белемнәр hәм тәҗрибә белән баетты.
Озын хезмәт юлым дәвамында миңа “Маяк“ колхозы рәисе, “Шабарский“ совхозы, урман хуҗалыгы директоры булып эшләргә, Барда авыл советында, район кулланучылар җәмгыяте идарәсендә, сәүдә хезмәткәрләре профсоюзы райкомында рәислек итәргә туры килде. Кайда гына эшләсәм дә, үз вазыйфаларыма җаваплы карадым, намус белән эшләдем. Җитәкче булып, боеру-командалар бирүдән бигрәк аңлату, инандыру алымнарын алга куйдым. Олыларга олыларча, яшьләргә яшьләрчә мөнәсәбәттә булдым.
Хезмәт кешесен хөр-мәтләү минем төп принципларымның берсе булды. Менә ни өчен бүген үтелгән тормыш юлым өчен hич тә үкенмим. Булгандыр абынулар, булгандыр ялгышулар, ләкин ышаныч белән әйтә алам, мин туктап калмыйча алга бардым, беркайчан да өметемне җуймадым.
Менә утыз биш елдан күбрәк тормыш иптәшем Мәүлидә белән бер-беребезне аңлап, килешеп яшибез. Икебезгә алты балабыз, тугыз оныгыбыз, биш оныкчыгыбыз бар. Быел зур кызым Нәфисәгә 55, кече кызым Юлиягә 30 яшь. Ә миңа 80 яшь. Уйлап карасаң, нинди зур бәхет бу!
Оптимистлык бүген дә минем юлдашым булып тора, ул миңа тормыштан калышмаска, актив булып яшәргә ярдәм итә. Әле хәзер дә газета битләрендә мәкаләләрем чыгып тора. “Таң“ белән бөтен гомерем буена хәбәрләшеп яшим, аннан тыш “Звезда“, “Пермские новости“, “Российская кооперация“ газеталарында, “Уральские нивы“ журналында hәм башка басмаларда мәкаләләрем дөнья күрде. Район газетабызның 75 hәм 80 еллыклары уңае белән Пермь крае губернаторы администрациясенең рәхмәт хаты hәм бүләгенә лаек булдым. Бу минем совет заманындагы күпсанлы элекке бүләкләремә куанычлы өстәмә булды. 2016 елда, “Таң“ның 85 еллыгы бәйрәмендә, Бөтен-дөнья татар конгрессы Башкарма комитетының рәхмәт хаты белән бүләкләндем.
Әтием сугыш корбаны булганга, якташларымның Бөек Ватан сугышында күрсәткән батырлыгы турында күп кенә яздым. Шулар нигезендә 2010 елда “Служил Родине солдат“, 2015 елда “Солдат всегда солдат“ китапларым басылды. Әле хәзер дә уй-хыялларым бар, бу эшне дәвам итәргә кирәктер, дип өметләнеп яшим.
Ничек кенә булмасын, кеше туган җирен, анда үткән бала чагын, яшьлеген онытырга тиеш түгел. Мин Тауавылымда үткәрелгән кичәләргә барып торам. Рәхмәт авылдашларга, онытмыйлар, чакыралар. Биредә hәркем, hәрнәрсә күңелгә якын, чөнки бу авыл безгә канат биргән, зур тормышка озаткан төбәк. Газиз урын!
Хөрмәтле укучыларым! Үзем турында үзем күбрәк яздым шикелле, гаепкә алмавыгызны сорыйм. Сиксән еллык тормыш юлым турында фикерләрем белән уртаклашасым килде. Ә алар, әйтәсе сүзләр, чыннан да күп. Иң мөhиме, сезгә сәламәтлек, озын гомер телим. Туган җиребездә матур тормыш итәргә язсын, бәхетле булыгыз!
Равил СӘЙДӘШЕВ.
Барда авылы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *