Тырыш хуҗалар кулында эш кайный

Раиль Сагитович с супругой Маймуной Маликовной
Раиль Сагитович с супругой Маймуной Маликовной

Барда районында борын-борыннан ук авыл хуҗалыгы тармагы киң таралган, монда hәрвакыт үз икмәкләрен тир түгеп эшләп алган данлыклы кешеләр яшәгән hәм яши. Бүген илдәге катлаулы икътисади хәлгә карамастан, авыл хезмәтчәннәре район hәм үз гаиләләре иминлеге өчен җиң сызганып эшли.
Соңгы мәгълүматлар буенча, тик Озын Ялан авыл җирлегендә генә дә 10 зур хуҗалык — “Триумф” ОООсы hәм 9 крестьян-фермер хуҗалыгы теркәлгән. Озын Яланда мөгезле эре hәм вак терлек үрчетү белән ике фермер шөгыльләнә, икесе дә Абдуловлар: Раил Сәгыйть улы hәм Айвар Альберт улы.
Без Раил Сәгыйть улын тормыш иптәше Мәймүнә Мәлик кызы белән бозаулар өчен бүлмә җылыту белән шөгыльләнгән вакытта туры китердек. Хуҗалар сүзләренчә, аларның терлекләре күп, барысына да урын җитеп бетми, җитмәсә күп сыерлар бозаулар дип тә көтелә, шуңа күрә бүлмәләрне җылыту бик тә әhәмиятле, салкыннар башланганчы өлгерергә кирәк.
— Флотта хезмәт итеп кайткач, колхозга водитель булып эшкә урнаштым. Монда мин трактор йөртүче кыз белән таныштым, ул шундук йөрәгемне яулап алды. 1981 елның ахырында без гаилә кордык. Безнең әти-әниләребез hәрчак терлек асрады, шуңадыр да, күрәсең, без балачактан мондый яшәү рәвешенә өйрәнгәндер ахры. Без hәрвакыт күп терлек асрадык. Безнең авылдашларыбыз 3 арба печән әзерләгәндә без 19ны әзерли идек, hәм иң авыр елларда да өч сыер асрадык, — дип башлады әңгәмәне Раил Сәгыйть улы.
Бүген Раил hәм Мәймүнә Абдуловларның хуҗалыгында 70 башка якын терлек: сыер, бозау, үгез, сарык hәм кәҗә бар, җәйгә 50 баш күркә дә алалар. Ә хуҗалыкны әти-әниләре бүләк иткән сыердан, башмактан hәм бозаудан башлаганнар. Җирдән башка терлек асравы кыен – кайда булса да яшелчә үстерергә, печән әзерләргә кирәк. Терлек саны арта бару белән беррәттән эшкәртелүче җир гектарлары да арткан, шулай итеп беренче 49 гектар 285 гектарга әверелгән.
Быел фермерлар “Гаилә терлекчелек фермасы үсеше” юнәлеше буенча сөт hәм сөт продукциясен җитештерүне оештыруга Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы грантын алган. 10 миллион сум, аның 6сы – грант средстволары, авыл хуҗалыгы машиналары, 16 сыер hәм голштин токымлы үгез сатып алуга киткән.
Гаилә парының hәрберсе урта-махсус белемле, икесе дә механизаторлар: Мәймүнә Мәлик кызы киң профильле тракторчы-механизатор, Раил Сәгыйть улы армиягә киткәнче үк Еловода водитель, киң профильле механизатор hәм 4 разрядлы слесарь белгечлеген алган. Икесенең дә авыл хуҗалыгында эш тәҗрибәсе 30 елдан артык. Берничә тапкыр бишьеллыклар ударниклары булганнар, ә 1984 елда бәрәңге hәм яшелчә үстерү буенча комсомол- яшьләр звеносы составында өлкә буенча ерак урнашкан районнар арасында беренче урын яулаганнар, ә гомуми зачетта өч кешегә 150 гектар җир эшкәртеп, бары тик Пермь районы вәкилләреннән генә калышканнар.
Тырыш хуҗаларның кулыннан бар эш килә: терлек табыш китерә, техника тәртиптә, кырларга hәр ел бодай, солы чәчелә, биредә үк бәрәңге, кишер hәм чөгендер үстерелә. Ә кичләрен чәй артында Абдуловлар план кора – тагын берне абзар төзергә, терлек башын арттырырга, авыл хуҗалыгында хезмәт авыр, ләкин минуслардан башка, hәр эштәге кебек үк плюслар да булуы турында фикерләшәләр. Беренчедән, хәрәкәттә — бәрәкәт, ялкауланып, боегып утырырга вакыт юк, икенчедән, өстәлдә hәрчак экологик чиста ризык, өченчедән, балаларга ярдәм итәргә мөмкинлек бар: кайгыртучан ата-ананың алар дүртәү — ике ул hәм ике кыз hәм җиде онык.
Айвар Альбертович Абдулов
Айвар Альбертович Абдулов

Айвар Альберт улы Абдуловны озынъяланлылар КФХ башлыгы гына түгел, Озын Ялан авыл җирлеге депутаты буларак та беләләр, алар аңа еш проблемалары hәм үтенечләре белән килә. Безне беренче булып колли токымлы эт каршы алды. Айвар сүзләренчә, Чарли – бу этнең исеме, сарыкларны көтәргә булыша, терлекне абзарга куып кертә hәм, гомумән, акыллы hәм аңлы эт.
— Авыл хуҗалыгына юлымны 2006 елда дүрт үгез бозаудан башладым, 28 баш асраган вакытлар да булды. Пермь крае Авыл хуҗалыгы hәм азык-төлек министрлыгы грантын алгач бар нәрсә үзгәрде, бу средстволарга сарыклар hәм авыл хуҗалыгы техникасы: трактор, пресс-подборщик, сабан, чәчкечләр сатып алдым. Бүген хуҗалыкта 140ка якын сарык hәм тәкә бар, — дип бүлешә яшь фермер. – Минем әни агроном иде, ә әти колхозда эшләде, мөгаен, аларга карап минем дә бу өлкәдә эшләргә теләк тугандыр. Башта механик белгечлеге буенча Чайковский гуманитар көллиятен, аннан Пермь дәүләт авыл хуҗалыгы академиясен тәмамладым.
Айвар тормыш иптәше Гөлнара Самикъ кызы белән ике ул – тугыз яшьлек Арсенны hәм алты яшьлек Альверны тәрбияли. Ата-аналар варисларына зур өметләр баглый, әтиләре эзләреннән баруларын, авылда калып, аның эшен дәвам итүләрен тели.
Сарыклар hәм тәкәләрдән, шул исәптән меринос hәм тексель токымлыларыннан башка, Айвар үгезләр дә карый. Планнарында — ферманы төзеп бетереп ит токымлы голштин сыерларын үрчетү белән шөгыльләнергә. “Сарыклар карауда үз кимчелекләре hәм уңай яклары бар. Аларны, гадәттә, тере авырлык буенча алалар, ләкин алар сабантуй hәм Корбан бәйрәме чорында гына табыш китерә. Үгезләр hәм сыерлар көзен дә, кышын да актуаль, мондый терлек төрлелеге булганда хуҗалык ел әйләнәсендә рентабельле булачак, — ди КФХ башлыгы. – Мөгезле эре терлек белән чагыштырганда сарыклар каравы авыррак. Мәсәлән, өч сарык бер сыер кадәрле печән ашый, бер сарык өчен ике үгезгә кирәкле мәйдан кебек урын кирәк,” – дип бүлешә ул.
Айварның терлекчелектә 10 елдан артык тәҗрибәсе булганга күрә, ул бу эшнең күп нечкәлекләренә өйрәнгән, ләкин үзен белгеч итеп хис итми, hәрчак укырга hәм тәҗрибә алырга hәм уңышлы эш өчен үз эшеңне hәм хайваннарны яратырга кирәк дип уйлый. Сарыклар да үз хуҗаларын белә, ерактан ук аның сызгыруын таный, тизрәк әллә аның янына, әллә инде Айвар hәрчак кесәсендә йөрткән икмәк кисәгенең тәмен татып карарга ашыга кебек тоелды миңа.
Венера Шәрәфетдинова.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *