Алга — уз хыялыңа

Il`shat Il`kaev Vpered k mechteЯШЬЛЕК — матур чор, хыяллар, эзләнүләр, тырыш хезмәт һәм үз өстендә эшләү, мавыгулар вакыты, биредә өлкән тормышка зур юл башлана.
Барда егете Илшат Илкәев — актив яшьләрнең берсе. Ул профучилищены тәмамлый, биредә төзелеш эшләре мастеры белгечлеген үзләштерә, аннан соң армиядә хезмәт итә. Кайткач иптәше белән Пермьгә китә, кафеда эшли. Ярты елдан соң кире Бардага кайта, техник инвентаризация бюросында, соңгы ике елга якын «Рөстәм» кибетендә эшләп, халыкка хезмәт күрсәтә. Хәзерге вакытта Илшатның яраткан эше, яхшы дуслары, кадерле якыннары бар.
Илшат — бик кызыклы һәм иҗади кеше, шул ук вакытта ул җитди һәм тыйнак та. «Минем мавыгуларым ул кадәр күп түгел, мин гадәти Барда яшьләренә керәм», — ди ул үзе турында. Шулай да Илшатның мавыгулар исемлеге шактый киң — ул баскетбол уйнарга ярата, видеороликлар ясый, төрле заманча компьютер программалары белән эшли, фотомонтажга өстенлек бирә. Өстәвенә, ул дусларына төрле эшләрдә ярдәм итәргә ярата.
Яшь егетнең тагын бер аеруча кызыклы һәм файдалы мавыгуы бар. Илшат гадәти булмаган С-»а1к бию төре белән шөгыльләнә. Беренче тапкыр ул бу жанр белән интернет челтәрдә таныша һәм шунда ук аның белән кызыксына башлый. Башта үзе биергә өйрәнә, аннан соң берникадәр вакыттан С-»а1к буенча түгәрәк оештыра, анда мәктәп укучылары, үзе кебек яшь егет-кызлар шөгыльләнә. Әмма ул бу форматта озак эшләми. Илшатның фикеренчә, район халкы мондый үзгәрешләргә бик үк әзер түгел, күп кенә яшьләрнең заманча файдалы шөгыле тиешле дәрәҗәдә кабул ителми, өстәвенә, мондый бию жанры өчен вентиляцияләнүче махсус бина кирәк.
«Спорт, дусларым белән аралашу, яраткан кызым белән очрашу, үзеңне мәшгуль итү юллары күп. Мин боларның барысына да вакыт табам һәм С-»а1к биим. Дөресен әйтәм, шактый вакыт шөгыльләнсәм

күрсәтер, мәдәниятебезне үстерүгә лаеклы өлешен кертер әле.

дә, әлегә үзем теләгәнчә ук түгел, шулай да тырышам. Кемдер бу бию түгел, кемдер бу бик яхшы, дияр, барысына да ярап булмый. Мин үзем өчен, бу шөгыльне минем кебек ошатканнар өчен биим, барлык хис-кичерешләрем биюдә чагыла, ул миңа бөтенесен онытырга булыша — мин, һава һәм наушниктагы музыка».
Үзенең бу мавыгуыннан тыш, Илшат күп уйлана, үзенең дөньяга карашын формалаштыра. Ул сәламәт яшәү рәвешенә ачык позициядә тора.
— Мин тәмәке тартмыйм, эчмим. Әйе, күпләр моны аңлап та җитмиләр, әмма бу шулай. Алкоголь куллану үз-үзеңне алдау, дип уйлыйм. Шундый фикер яши, имеш бу агу җанны тынычландыра, кадерле кешеләрне югалтуны онытырга ярдәм итә, әмма ул вакытлыча гына була. Аенгач, бу халәт янә кире кайта, һәм күпләр онытылу өчен янә алкогольгә тартыла, һәм алмашка сәламәтлеге, хәтта гомере белән саубуллаша, — ди Илшат.
Яшь егетнең актив яшәү позициясе, кызыклы мавыгуы — аның башкалардан аерылып торырга омтылуы түгел. Илшат әйткәнчә, аның булган проблемаларын хәл итәргә ярдәм итәрлек берничә тугры дусты бар, квартира, машина сатып алырга, гаилә корып яшәргә җитәрлек акча эшләп алырга теләк-омтылышы бар. Ул үзенең матур гаиләсен, үзенең тормыш учагын булдыру, якыннарын һәм туганнарын бәхетле итү теләге белән янып яши. Илшатның яшәү энергиясе, дәрте сүнмәсен, һәр көне яңа ачышлар белән башлансын, уй-теләкләре тормышка ашсын.
Артур УРАЗОВ.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *