Гимназистлар — беренче

Восемь команд – одна победаШУЛ УК КөННЕ Барда гимназиясендә үткән парламент дәресендә районның төрле мәктәпләреннән сигез команда катнашты. Катнашучылар үз группаларына креатив, кызыклы һәм берүк вакытта җитди исемнәр уйлап тапканнар. Шулай итеп, гимназия командасы — «Барда казлары законда», 2 санлы Барда урта мәктәбе — «Аюлы як», Озын Ялан — «Озын Ялан фракциясе», Каенавыл — «Смайл 911», Үдик -«Ника», Сараш — «Патриотлар», Печмень — «Торнадо» һәм Төнгүк — «Парламент» дип аталдылар. Әйтергә кирәк, командалар чара статусына туры килергә тырыштылар, ул Пермь крае оешуның 10 еллыгына багышланды һәм интеллектуаль уен формасында үтте.
Парламент дәресенең кунаклары: район башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Ибраев, Земство Җыелышы рәисе Хәлил Алапанов, Барда поселениесе башлыгы Дамир Зарипов, депутатлар Дамир Юсуфкулов, Денис Юсуфкулов, Илгизәр Вахитов, Әлфизә Мөстәкыймова, район мәгариф идарәсе начальнигы Илдар Тляшев һ.б. Алар гимназия укытучылары Хәнифә Курлищук һәм Альбина Киндяшева югары дәрәҗәдә оештырган һәм үткәргән интеллектуаль «көрәшнең» төп судьялары булдылар.
Чара кысаларында «Әгәр мин район башлыгы булсам» конкурсы үтте, анда командалардан сайланган яшь скиперлар бирелгән темага кыскача чыгыш ясадылар һәм үз программаларын тәкъдим иттеләр. Юлларны һәм башка инфраструктура объектларын ремонтлау, авылларны төзекләндерү, мәктәпләрне сыйфатлы инвентарь белән тәэмин итү, хезмәт хакларын күтәрү, районда экологик хәлне яхшырту, коррупциягә каршы көрәш, эш урыннарын булдыру, яңа производство технологияләрен җәлеп итү, яшьләр инициативаларына ярдәм итү — бүгенге мәктәп укучыларын менә нәрсәләр борчый. Мәсәлән, Озын Ялан мәктәбе укучысы Айсылу Ишимова район предприятиеләрендә кадрларның «картаюы», районда яхшы яшь белгечләрнең җитмәве кебек проблемаларны атады. Печмень мәктәбеннән Элина Әлимова якты чыгышы белән хәтердә калды, ул билгеләп үткәнчә, мәктәпләр яңа җиһазларга, инвентарьга мохтаҗ, шулай ук район территориясендә калдыкларны эшкәртү мөһимлегенә басым ясады. Гомумән, уен барышында укучылар үзләрен илебез һәм регионыбызда дәүләт властен оештыру мәсьәләләрендә бик эрудицияле, акыллы һәм һәрьяктан хәбәрдар булуларын күрсәттеләр.
Чара ахырында Сергей Ибраев командаларның чыгышларына бәя биреп, аларның яхшы әзерлекле булуларын билгеләде һәм кызыклы сораулары өчен рәхмәт белдерде. Ул чыгышлары күбрәк ошаган өч команданы атады. Алар — Печмень мәктәбе, гимназия һәм 2 санлы Барда урта мәктәбе.
Пермь крае Законнар чыгару Җыелышының 23 санлы округы депутатларының җәмәгать кабул итү җ итәкчесе Фәдия Корбангалиева уенда катнашучыларны регион юбилее белән котлады, аларга сәламәтлек, иминлек, укуларында уңышлар теләде һәм үзенең кызыклы, истә калырлык чыгышы белән тамашачылар симпатиясе призына лаек булган Печмень мәктәбе командасы вәкиле Элина Әлимовага бүләк тапшырды.
Район мәгариф идарәсе начальнигы Илдар Тляшев катнашкан өчен командаларга, интеллектуаль уенны яхшы оештырган һәм үткәргән өчен гимназия коллективына рәхмәт белдерде. Ул район администрациясе һәм Земство Җыелышы исеменнән призлы урыннар яулаучы командаларга почет грамоталары тапшырды. Өченче урында — Каенавыл һәм Барда урта мәктәпләре, икенче урында — Үдик, җиңүче Барда гимназиясе командасы булды.
Артур УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *