Ирекле көрәш

Пермьдә «Ермак» балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең спорт залында 1999-2000 һәм 2001-2002 елда туган егетләр арасында «Пермь шәһәре башлыгы кубогы» призына ирекле көрәш буенча традицион край турниры үтте. Ярышларда Пермь краеннан якынча 130 көрәшче катнашты, шул исәптән 2 санлы Барда урта мәктәбе, гимназия, Үдик һәм Сараш урта мәктәпләре укучыларыннан торган Барда районы командасы да чыгыш ясады.
Көрәш кискен үтте. Нәтиҗәдә безнең биш укучы үзләренең авырлык категорияләрендә почетлы призлы урыннар алдылар. Алар — Арсен Хәсәнов — 2 урын (54 кг га кадәр, тренерлары И.Г.Тимганов, И.С.Яппаров), Арсен Абзаев —
2 урын (63 кг га кадәр, тренер И.Х.Бикмөхәмәтов); Рушан Адутов — 3 урын (тренер А.А.Акбашев); Руслан Мөэминов (50 кг га кадәр) һәм Вадим Кариев (42 кг га кадәр) — 3 урын (тренер Х.Т.Абукаев). Тимур Апанаев, Данил Бикмөхәмәтов һәм Эмиль Сәетов өченче урын өчен финал көрәшләрдә җиңелеп, бишенче булдылар.
Турнир призерларын котлыйбыз һәм көрәш келәмендә киләчәктә матур җиңүләр телибез.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *