Лаеклы өлеш керттеләр

«Кубок Урала»
“Урал кубогы“ Бөтенрәсәй көрәш турниры быел Пермьдә үткәрелде. “Красава“ физкультура-сәламәтләндерү комплексында 7-8 ноябрьдә җиде республика hәм өлкә спортчылары — үсмерләр hәм ир-егетләр – бил алышты. Бәйгене Бөтенрәсәй hәм Пермь крае көрәш федерацияләре край губернаторы администрациясе hәм хөкүмәте ярдәме белән оештырды.
Турнирда пермьлеләр быел да, Татарстан hәм Башкортостан спортчыларыннан гына калышып, өченче урын яулады. Бу уңышка Уинск, Кунгур, Октябрьский hәм Суксун районнары көрәшчеләре белән бергә бардалылар лаеклы өлеш кертте. Сарварбек Кодиров 65 килограммга кадәр авырлык категориясендә икенче урын яулады, Рамазан Әхмәдуллин (75 кг) hәм Ленар Хөснетдинов (60) өченче урынга лаек булдылар. Вадим Мансуров та яхшы көрәште, тик көндәшләре көчлерәк булып чыкты, якташыбыз дүртенче урынга калды.
“Урал кубогы“ турниры югары дәрәҗәдә үтте, мавыктыргыч алышлар белән истә калды.
Исмәгыйль
БИКМӨХӘММӘТОВ, балалар hәм үсмерләр
спорт мәктәбе тренеры.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *