Хакимият hәм бизнес бергә эшләргә тиеш…

“Власть и бизнес должны работать вместе…“
29 МАЙДА Бардада Рәсәй эшмәкәрлеге көненә багышланган чара узды. Ул баннерны тантаналы ачудан башланды. Хәзер район үзәгенә Ленин урамы буенча керүчеләрне “Барда. Хуш киләсез, рәхим итегез! Добро пожаловать!”, ә китүчеләрне – “Хәерле юл! Счастливого пути!” язмалары көтә.
Авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы И.Р. Исмакаев сүзләренчә, баннерларны урнаштыру буенча эш күптәннән бара, hәм алар хәзер районга hәр кергән урында бар. “Бу баннер берьюлы берничә датага багышланган: районныӊ 95 еллыгына, край авыл сабантуена hәм Рәсәй эшмәкәрлеге көненә. Районыбызда 800дән артык эшмәкәр бар, аларныӊ эшчәнлек өлкәләре төрле – авыл хуҗалыгы, эшкәртү, җәмәгать туклануы, хезмәт күрсәтү hәм сәүдә.
Алар ярминкәләрдә hәм төрле чараларда, форумнарда hәм тәҗрибә алмашуда актив катнаша. Аларныӊ эшчәнлегенеӊ төп максаты – бардалыларныӊ тормыш сыйфатын яхшырту. Эшмәкәрләр тотрыклык белән аерылып тора, барча кыенлыкларга hәм килеп чыгучы проблемаларга карамастан, алар күпләрне сокландырып үз эшләрен башкара”, — диде Илдар Рәмиз улы hәм Эльдар Машаровка hәм Артур Мансуровка макетны уйлап табулары hәм ясаулары өчен рәхмәт белдерде.
Чараныӊ икенче өлеше конференция форматында район администрациясенеӊ утырышлар залында узды. Биредә район җитәкчеләре, эшмәкәрләр, авыл җирлекләре башлыклары җыелды.
Сәламләү сүзе белән район башлыгы Х.Г. Алапанов чыгыш ясады: “Эшмәкәрләр — үрнәк булырлык кешеләр, чөнки алар hәрвакыт бер адым алда бара. Сезгә яӊа уӊышлар, яхшы нәтиҗәгә эшләргә hәм hәрчак куелган максатларга ирешергә телим. Район инфраструктурасын яхшыртырга кирәк, шуӊа күрә җирле үзидарә органыныӊ, заказчы буларак, сездә — подрядчыларда ихтыяҗы бар. Районыбызда конкуренция аз булган берничә өлкә бар. Мәсәлән, проект эшчәнлеге, чөнки аннан hәр эш башлана, ә “Бэстил” ОООсыннан башка бу өлкәдә беркем эшләми, тагын бер юнәлеш – юллар төзү.
Мин сезнеӊ хезмәтегезне хөрмәт итәм hәм уӊышлы территориядә хакимият hәм бизнес бергә эшләргә тиешлегенә ышанам”.
Буш өлкәләр темасын бәйсез консультант, эксперт А.В. Заплатин дәвам итте. Андрей Владимирович безнеӊ территориядә тормышка ашыру мөмкинлеге булган эшчәнлекнеӊ төрле юнәлешләре турында сөйләде: мәрмәр сыер ите, ит снеклары җитештерү, буаларда балык үрчетү аша балык хуҗалыгы оештыру яки товар балык үстерү. “Сездә пилорамалар күп, ләкин утын пычкы чүбеннән прессланган паллетлар, ОСБ плитәләр җитештерү буенча бер предприятие дә юк. Бу экономик яктан да, экологик яктан да отышлы, чөнки паллетларны hәм ОСБ плитәләрне җитештерү өчен калдыклар: пычкы чүбе hәм йомычкалар кулланыла”, — дип билгеләде спикер.
Утырыш барышында катнашучылар күп кызыклы мәгълүмат белән танышты. Эльдар Машаров hәм Илсур Ибраhимов социаль челтәрләрдә бизнесны үстерү, локаль икътисад hәм валюта турында, Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Ә.М. Куштанова hәм Барда районы халык мәшгульлеге үзәге җитәкчесе В.У.
Кучукбаева эшмәкәрләр белән хезмәттәшлек турында сөйләде. “Адонис” СФ ОООсыныӊ Барда филиалы директоры Р.Р. Балтачева эшмәкәрләрне котлады hәм даими иминиятләнүче клиентларга хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
Чара “Ел эшмәкәре” район конкурсында җиӊүчеләр hәм призерларны бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Быел үз номинацияләрендә иӊ яхшылары Рәсүл Кусаматов, Альбина Бәширова hәм директор Айсылу Мәҗитова (“Тамыр” ОООсы) булды. Шулай ук бу көнне “Ресурс” ОООсы директоры Назиф Кульмашевка Пермь эшмәкәрлек үсеше фонды исеменнән рәхмәт хаты тапшырылды.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *