Ак сирень чәчәге…

КЕчЕ ВАТАНЫМА — Бардага кайткан саен мин мәчеткә барам. Анда мине мәхәллә мәчетенең имамы Нәзир хаҗи Кучуков ачык йөз белән каршы ала. Ул минем эшләр, сәяхәтләр, сәламәтлегем белән кызыксына, башлангычларымны, проектларымны хуплый, киңәшләр бирә.
Бервакыт ул миңа СССР Оборона министрлыгының Үзәк архивыннан якташым — Казанбаев Гәрәй Моталлап улына бирелгән белешмәне күрсәтте. Анда Гәрәй Казанбаевның 1908 елда Сарашта тууы, 1941 елның 24 августында армиягә чакырылуы турында язылган иде. Аның белән элемтә 1942 елның апрелендә өзелә. Ә түбәндә куркыныч юллар бар: 5.04.1942 ел.»Шталаг 304. Цайтхайн» лагеренда герман әсирлегендә үлде.
Нәзир абый ул вакытта миңа: «Нәсүр улым, син күп йөрисең, күп күрәсең һәм төрле ил кешеләре белән очрашасың, әгәр дә синең якташыбыз эзен табу мөмкинлегең туса, син изге гамәл эшләр идең».
Безнең сөйләшүне мин онытмадым. Документны үзем белән алдым. һәм менә эзләнүләрем 2015 елның 9 маенда мине элекке концентрацион үлем лагере — Цайтхайнга китерде.
169 санлы федераль трасса буенча узганда Цайтхайн чигендә биш метрлы биеклектә, кызыл гранит белән тышланган обелискны күрми мөмкин түгел. Аның «Мемориал Цайтхайн» дигән язуы узып китүчеләргә моннан чияләр белән уратып алынган юлның туры Мемориалга алып баруын күрсәтә.
Немецларның Советлар Союзына һөҗүм итүе алдыннан Вермахтның баш командованиесе совет хәрби әсирләре өчен 60 яңа лагерь төзәргә боерык бирә. Бу урыннарның берсе Цайтхайн полигоны территориясендә була.
Лагерь кабул итү-бүлгеләү урыны булып хезмәт итә, бирегә әсирләрне күпләп алып киләләр һәм шулай ук алып китәләр: кемнедер эшкә, кемнедер немец фашистлары басып алган башка илгә, кемнедер үлемгә. Биредә шартлар коточкыч, су җитмәүдән әсирләр җыелган суны эчәргә мәҗбүр булалар һәм ул төрле авыруларга китерә.
Барлыгы Цайтхайн лагеренда 23 мең совет хәрби әсирләре юкка чыгарыла. Алар арасында якташыбыз Казанбаев Гәрәй Моталлап улы да була.
Лагерьда барлыгы 4 зират. Мин якташымның исемен эзләп озак йөрдем. Мемориал хезмәткәрләреннән алынган мәгълүматтан Гәрәй Моталлап улының 2 санлы зиратта җирләнүен белдем. Урманда озак кына йөреп, ниһаять, аны таптым. Җирләнгәннәрнең исеме язылган 24 тимер стела, аның һәрберсендә кечкенә хәрефләр белән 3888 кешенең исеме язылган, барысын да укыдым кебек, әмма таныш исем тапмадым. Инде караңгылады…
Мемориал Цайтхайн
Зираттан чыгып чирәмгә утырдым. Тирә-якта беркем дә юк. Тик кошлар гына сайрый, һәм җиңел җ илдә каенлык шаулый. Озак уйланып утырдым. Аннан Мәккә ягына борылып, намаз укыдым һәм янә эзләргә киттем. Бу юлы мин ахырдан башларга булдым. Ходайга рәхмәт: 10 минуттан соң мин таныш фамилия — Казанбаевны күрдем. Тагын һәм тагын якташымның исемен укыйм. Хата юк: кергән яктан 6 нчы стела, уң якта, өске яктан 32нче фамилия.
Обелиск на Мемориале Цайтхайн
Барысы да якынча 60 метр озынлыктагы, 1,80 киңлектәге траншеяда җирләнгән. Каберлекләр ө стендә май җилендә тузганаклар чайкала. Озак карап тордым: миңа алар хәрби әсирләрнең башы сыман тоелды, алар каберлектән: «Без монда, кешеләр! Без үз Ватаныбызны якладык! Безне онытмагыз.» дияләр кебек иде.
Күз яшьләре аша якташыбыз исеме каршына үзем алып килгән ак сирень чәчәген беркеттем. Каберлектән туганнарына тапшырыр өчен җирен алдым. Аның җаны үзенең Ватанында тынычлык тапсын өчен.
Үзәк зиратта отзывлар китабы белән музей бар. Аны ачып, мин түбәндәге сүзләрне яздым: «2015 елның 9 мае. Минем исемем Нәсүр Юрушбаев. Мин Россиядән (Пермь крае, Барда авылы). Мин бирегә 1942 елның 5 апрелендә Цайтхайн лагеренда һәлак булган якташым Казанбаев Гәрәй Моталлап улын хө рмәтләп искә алырга килдем».
Аны һәм барлык фашизм әсирләрен мәңгегә хәтердә саклыйк. Без сезне беркайчан да онытмабыз! Тыныч йоклагыз, кадерле туганнар.
Нәсүр ЮРУШБАЕВ, журналист, кинодокументалист.
Германия.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *