Бөек халыкның бөек батырлыгы

Габдрахманов Ясави Аюпович
Габдрахманов Ясави Аюпович

Әмир Фатыйховның “Гәйнә иле” китабында шундый юллар бар:

“…Оса төрмәсенең җиде камерасында Тол бассейны авылларыннан Колчакның оккупациясе вакытында 370 кеше тоткында була… Тик аларның кайберләре генә исән-сау өйләренә кайту бәхетенә ирешә. Шундыйларның берсе — Сараш авылыннан Ясәви Габдрахманов…”

Миңа Габдрахманов Ясәви Әюп улының оныгы белән сөйләшү бәхете елмайды. Кадрия Рәхимҗан кызы Сарашта яши, бүген ул үзе өлкән яшьтә, күптән картәни. Ул миңа саргаеп беткән фотолар белән иске альбомны ачып Ясәви Әюп улын күрсәтте. “ Бу, ахрысы, аның бердән-бер фотосы, — ди Кадрия апа, — ул Гражданнар, Рус-Япон hәм Бөек Ватан сугышларында катнашкан“.
Ул йортыннан кызыллар белән чыгып киткән, әсирлеккә акларга эләгеп, алар ягында сугышып, Япониягә, аннан Англиягә барып җиткән, ә Кырымда аны тагын әсирлеккә кызыллар алганнар, аннан ул үзенең якташы белән туган ягына кайтып җиткән. Кече ватанында ул җирле май заводына мастер булып урнаша, Сәхип Сәләхетдин кызы белән гаилә кора. Дүрт балалары туа – бер малай hәм өч кыз: Наил, Сария, Шәфика hәм Зифа. Тормыш җайланды дигәндә генә, барысы да кире әйләнеп кайтты hәм бәла-каза булмас кебек булганда, аның язмышында өченче — Бөек Ватан сугышы башлана.
1941 елда Ясәви тагын туган авылын куеп Ватанны якларга китә. Ләкин aңа җиңүне каршыларга язмый, армия сафларында ул нибары өч ай була hәм… хәбәрсез югала. Шул вакыт эчендә аныңнан бары тик ике хат килә, ул бик балаларын сагынуы, тиздән күрешергә өметләнүе турында яза.
— Кызганычка каршы, картәти турында мәгълүмат бик әз сакланган, Сахип картәни дә ул еллар турында сөйләргә яратмый иде. Ул аны гел көтте, ахырга хәтле кайтыр дип, ышанды, ләкин 1954 елда вафат булды. Без картәтинең кайда күмелүен хәзергә хәтле белмибез. Бу куркыныч сугышның корбаны картәти генә булмады, аның зур улы Наил дә сугыш шаhите булды, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

Габдрахманов Наиль Ясавиевич
Габдрахманов Наиль Ясавиевич

1943 елда Наил Ясәви улына 18 яшь тулган, 9 ноябрьдә ул хәрби хезмәткә чакырылган. Иң алда курсант, аннан фронтта атучы булган. Аңа язмыш мәрхәмәтле караган, ул сугышны үткән, Латвияга хәтле барып җитеп, җиде ел гомерен Ватан хезмәтенә сарыф иткәч кенә, 1950 елның ноябрендә сержант званиясендә өенә кайтып җиткән. Алда аны сугышка урын булмаган, бәхетле тормыш көткән. Ул күп тапкыр Җиңү Бәйрәменең юбилей медальләре hәм икенче дәрәҗә Ватан сугышы Ордены белән бүләкләнгән. Наил hәм Гәйникамал нәселен аларның дүрт уллары дәвам итә. Бүген, кызганычка каршы, Фаил генә исән, ләкин оныклары, оныкчыклары бар.
— Безнең әти кырыс булды, ә Наил абый, киресенчә, бик яхшы, игелекле иде, балаларны яратты, алар белән гел сөйләшеп, акыллы киңәшләрен бирә иде. Шуңа күрә без аны бик ярата, хөрмәт итә идек, — дип искә ала Кадрия Рәхимҗан кызы, — ул бик эшчән кеше иде, йорт төзеде, мал-туар асрый иде. Аның сүзләре хәзергә хәтле истә: “Сабыр булыгыз, ничек кенә авыр булмасын – сабыр булыгыз. Бар нәрсәне уйлап хәл итегез“.
Бөек Ватан сугышы hәр гаиләгә кагылды, хәзергә хәтле ул канлы вакыйгалар шаhитләренең йөрәкләрендә әрнү булып чагыла. Берәүләр – улларын, икенчеләр – сөйгәннәрен, өченчеләр – аталарын көтеп ала алмадылар. Бүген безнең өстебездә ачык күк йөзе, кояш балкый. Бу бөек халыкның — безнең әби-бабайларыбызның — бөек батырлыгы ярдәмендә. Безнең моның турында онытырга хакыбыз юк.
Венера Шәрәфетдинова.
Фотолар гаилә архивыннан.
 
 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *