Табигать – иҗатчы, мин тик бераз төзәтмә кертәм

Вагиз Маликов: "Творец - Природа, я лишь немного корректирую"
Кадерле укучым, ышанам, син урманда күп тапкырлар булгансыңдыр. Мөгаен, җиләккә яки гөмбәгә, я дусларың белән пикникка баргансыңдыр. Ә син агачлардагы үскеннәргә игътибар иткәнең бармы? Алар төрле формада: шома hәм кытыршы, шарсыман hәм бормалы-сырмалы… Безнең күпчелегебез аларга игътибар итмичә яки, нинди гариплек, дип йөз чөереп үтә. Әмма табигать — чын рәссам, тик аны күрә белергә генә кирәк.
Районыбызның матур бер почмагында, Сөҗән авылында Вәгыйз Вәсит улы hәм Нәҗмекамал Сәет кызы Мәликовлар яши. Аларның йорты янына килеп җитү белән, без участокларының берсе ягында – авыл, икенче ягында — карлы өч тау булуына игътибар иттек. Инде бусагадан ук Вәгыйз Вәсит улының эшләре “каршы ала“ – урман кошлары hәм хайваннары сурәтләнгән панно. Биредә иҗат кешеләре, үз табигатен hәм үз ягын яратучы кешеләр яшәвен шунда ук аңлыйсың.
Вәгыйз Вәсит улының сүзләре буенча, алар тормыш иптәше белән урманга еш йөриләр, хатыны җиләк, шифалы үләннәр җыйганда, ул үскеннәре булган шул агачларны эзли. Туры килгәнен таба, кисеп, өенә алып кайта, башкаларын игътибарга алып, хәтеренә салып куя, соңрак агач киңәйгәч, үскене зуррак булгач барып ала. Останың уңган кулларында инструментлар ярдәмендә алар матур, кечкенә hәм зур статуэткаларга, вазаларга әвереләләр. Бар әйберләр дә уникаль, бердәнбер данәдә. “Табигать — иҗатчы, мин тик бераз төзәтмә кертәм“, — дип елмая әңгәмәдәшем.
Кайчандыр панно, графика hәм уеп ясалган агач Вәгыйз Вәсит улы өчен тик хобби гына булган, ул үзе, дуслары hәм туганнары өчен матур картиналар, агач кашыклар ясаган, моны табыш китерергә мөмкин, дип уйламаган да. Әмма вакыт узу белән, мәгълүм хәлләр аркасында, табигый материаллар белән эшли белүе яхшы гына керем китерүче шөгыльгә әверелә.
Мәликовлар 2017 елның октябрендә хатынының туган авылы Сөҗәнгә күчеп киләләр. Вәгыйз Вәсит улы тумышы белән Октябрь районы Әтнәгуҗа авылыннан. Тормыш иптәше белән анда 37 ел яшиләр, ике бала: ул hәм кыз тәрбияләп үстерәләр. Вәгыйз абый күп еллар Октябрь районы буенча дәүләт җир инспекторы булып эшли, әмма кыскартуларга эләгеп, язмыш ихтыяры буенча, 2013 елда халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә курсларда укый, биредә каен тузы белән эшләргә өйрәнә. Практик занятиеләрдә Вәгыйз Вәсит улы каен тузының бик уңайлы материал булуын аңлый. Сынаулар hәм хаталар юлы белән шкатулкалар, япкачлы тартмалар, вазалар ясарга өйрәнә. Тәҗрибә туплап, кирәкле әдәбият укып, кулын “шомартып“, соңыннан варенье, конфет савытлары, чәйнек, кружкалар hәм хәтта самоварлар ясый башлый. Ә сез җәйге эссе көндә каен тузыннан ясалган самовардан күәс эчкәнегез бармы?
— Туздан әйберләр ясаганда төп сере – материалның күп катламлы булуы сәбәпле, детальләрне БФ-6 клее белән ябыштыру. Шул вакытта гына әйбер формасын тота hәм дым үткәрми, — ди оста. – Самовар ясау – иң күп вакытны ала. Әлбәттә, барысы да каен тузы җыюдан башлана, өстәвенә hәрнәрсәнең үз вакыты, бит июньдәге каен тузы, мәсәлән, ачык сары төстә, ә июльнеке – куе сары төстә, көрән төстә дияргә дә була. Аннан эш процессы башлана, аңа ике айга якын вакыт китә. Төрле инструментлар – циркуляркадан скальпельгә кадәр — файдаланыла. Башта чималны әзерлим, аннан уйлап, орнамент кисәм. Эш мавыктыра, үзенә йота, кайбер элементларны берничә көн уйлыйм. Нәтиҗә — сокландыра, үзең шөгыльләнгән эштән канәгатьлек алудан да рәхәт нәрсә юктыр ул.
Биш ел дәверендә Вәгыйз Вәсит улы егермедән күбрәк самовар ясаган, алар илебез буенча таралган: кемдер оста турында истәлек өчен ала, кемдер дусларына яки туганнарына бүләккә. Беренче тапкыр аның эшләре 2014 елда Октябрьский поселогында “Хлебный спас“ та сатуга куела. Ул вакытта барысын да сатып бетерә. Вәгыйз Вәсит улының самоварлары уникаль. Аның яңалыгы — әйберне тал кайрысы белән тышлау, ул аларга үзенчәлек hәм табигыйлык бирә.
Вәгыйз Вәсит улының бабасы да халык hөнәрчесе була. Ул гаҗәеп матур тәрәзә йөзлекләре ясый. Кызганычка каршы, Вәгыйз абый үз бабасын күрми кала, әмма hәрвакыт аның йөзлекләре белән хозурлана, кулдан гына оста итеп ясалган бизәкләренә соклана, бит ул вакытта әле инструментлар да, хәтта ут та булмаган. Мөгаен, матур ясый белүе ата-бабаларыннан калган мирас – дип ассызымлый тормыш иптәше дә. Ул Вәгыйзның, бар хатларын да розалар белән бизәп, яшь кызның күңелен яулавын искә төшереп ала.
Әңгәмәдәшчеләрем белән хушлашып, гадәтилектә матурлыкны күрү hәркемгә бирелмәвен, hәм бу сәләтне югалтырга түгел, ә арттыру hәм үстерү мөhим булуын аңладым. Бу еллар эчендә оста куллары белән күпме әйберләр ясалганын исәпләү, мөгаен, мөмкин түгелдер. Аның элеккечә планнары күп — чимал әзер, каен тузы җыелган. Димәк, тиздән ярминкәләрдә без Вәгыйз Вәсит улының яңа эшләрен: самоварлар, чәйнекләр, вазаларын күрербез. Ә бәлки, агач гөмбәсеннән ясарга вәгъдә ителгән ташбаканы да.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *