Кызыклы көрәш рухында


Яӊа ел Пермь крае автоспорты тормышында зур вакыйга белән башланды. Кунакчыл Барда җире бишенче тапкыр Рәсәйнеӊ иӊ көчле пилотларын кабул итте. 11нән 13 январьга кадәр территориябездә “Ралли Барда – 2019” ралли буенча Рәсәйнеӊ Кубогыныӊ икенче hәм Пермь крае Чемпионатыныӊ беренче этабы узды. Рәсәй автомобиль федерациясе, Пермь крае Физик культура hәм спорт министрлыгы, Пермь краеныӊ автомобиль спорты федерациясе, автомобиль йөртү осталыгы үзәге, Барда районы администрациясе раллиныӊ оештыручылары булды.
12 январьда Җиӊү мәйданына күп кенә халык җыелды – алар бөтен илдән үз машиналарында килгән экипажлар гына түгел, ә тизлек, транспорт сөючеләр иде, бәлки спортчыларныӊ җанатарлары да булгандыр әле. Раллины тантаналы ачуга санаулы минутлар калганда, кунаклар белән әӊгәмә корырга уйладым. “ Мин Бардада беренче тапкыр, бар нәрсә ошады. Таныштыру күзлегеннән карасаӊ, трасса бик кызыклы, күпкырлы, өч үлчәмле, анда үзенчәлекле, гади булмаган участок та бар, минемчә, аны барлык экипажлар да үтә алмаячак. Минем водитель стажым 19 ел, раллида өченче ел катнашам. hөнәрем буенча мин төзүче.
Тормышта адреналин азрак, ә монда аны артыгыннан тыш аласыӊ hәм бу шәп,” – дип минем белән бүлеште Екатеринбургтан килгән экипаж әгъзасы Вадим Мещеряков.
Раллины район башлыгы С.М. Ибраев ачты: “Хөрмәтле район халкы hәм раллида катнашучылар! Районыбызда бу спорт чарасын уздыру яхшы традициягә әверелде, дип исәплим. Раллины оештыручыларга hәм шулай ук Рәсәй Федерациясенеӊ 7 субъектын тәкъдим итүче раллида катнашучыларга да рәхмәт сүзләрен белдерәсем килә. Трассада кызыклы көрәш, ә безгә, тамашачыларга, мавыктыргыч тамаша телим,” – диде ул. Сергей Миннихан улыныӊ юл теләкләренә Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов hәм спорт комиссарлары коллегиясе рәисе В. Денисенко кушылды, алар шулай ук спортчыларга уӊышлар hәм барлык иминлекләр теләде. Бәйрәмнеӊ хөрмәтле кунаклары чыгышыннан hәм РФ гимны яӊгыраганнан соӊ экипажлар белән таныштыру башланды.
Тамашачылар барлык 26 экипажны да кайнар каршылады. Экипажлар арасында ир-егетләрдән генә торучы hәм бердәм экипажлар да булды. Соӊгыларында хатын-кызлар пилот яки штурман урынында бара. Барлык машиналар да бер-берсеннән аерылып тора, берәүләрдә язмалар тыйнак стильдә язылса, икенчеләрендә, киресенчә, экспрессия күзгә чагыла, өченчеләрен “люстралар” диләр, чөнки багажникларында фаралар җыелмасыннан торган өстәмә яктыртуга ия алар. Mitsubishi Lancer, Subaru Impreza, Chevrolet Lacetti, Honda Jazz hәм әлбәттә, ВАЗ базаларында узыш болидлары рульләре артында гади водительләр генә түгел, ә стажлары булган оста, тәҗрибәле пилотлар, спорт мастерлыгына кандидатлар hәм спорт мастерлары утыра.
Спортчыларны алда районныӊ берничә торак пунктлары буенча (Озын Ялан, Өчкул, Төнгүк, Аклыш, Шермейка h.б.) узган өчүлчәмле трасса буенча узышуныӊ ике көнлек программасы көтте. Раллиныӊ гомуми озынлыгы 245 километр, аныӊ 98 километры – тизлек участоклары.
Пермь крае Чемпионаты катнашучылары өчен раллиныӊ гомуми озынлыгы 172 километр булды, аныӊ 78 километры “сугышчан”.
Юлларны әзерләү белән 19 санлы Барда ПМКсы шөгыльләнде.
Абсолют зачетта төп көрәш 2016 елда Рәсәй Кубогы иясе Александр Рогозин hәм Денис Тополев hәм 2015 елда Рәсәй Кубогы иясе Андрей Мансуров hәм Андрей Арефьев арасында барды. Узышныӊ беренче көнендә Александр Рогозин Андрей Мансуровка 20 секунд “бүләк итте”, моны ул икенче көнне өчүлчәмле допларда уӊышлы кире кайтарды.
Нәтиҗәдә үз Mitsubishi Lancerында иӊ яхшы нәтиҗә күрсәтеп, “3” старт номеры белән Александр Рогозин hәм Денис Тополев составындагы Ижевск экипажы абсолют җиӊүче булды. Пермьле Андрей Мансуров hәм ижаулы Андрей Арефьев союзы, шулай ук Mitsubishi Lancerда, икенче урын яулады. Абсолют зачетта лидерлар өчлеген Санкт-Петербургтан Денис Громов hәм Сергей Герасименко өченче Mitsubishi Lancerда тулыландырды.
“2000Н” классы вәкилләре арасында беренче урынны Константин Тарасов hәм Илья Белоусов (Уфа/ Ижевск) яулады, Иван Терехин hәм Сергей Нищих финишка икенче булып килде. “1600Н” классында Павел Девятых hәм Ирина Шульц иӊ яхшылары булып танылды, икенче урында Екатеринбургтан Матвей Безруков hәм Александр Рыбников, өченчеләр – Антон Артемов hәм Евгений Березин, “1400Н” классында Вадим Мещеряков hәм Александр Дуденков аерылып торды.
Ралли буенча Пермь крае Чемпионатыныӊ беренче этабыныӊ абсолют җиӊүчеләре булып Пермь hәм Ижевскины тәкъдим итүче команда – Mitsubishi Lancerда Андрей Мансуров hәм Андрей Арефьев танылды, икенче урында Консантин Тарасов hәм Илья Белоусов, өченче булып Ижевск командасы Subaru Imprezaда Александр Бармин hәм Данил Патрушев килде. “2000Н” классында Константин Тарасов hәм Илья Белоусов иӊ яхшылар булды.
“1600Н” классыныӊ мактау пьедесталы киләсе рәвештә булды: беренче урында Матвей Безруков hәм Алксандр Рыбников (Екатеринбург), икенчедә Павел Малышев hәм Роман Әхмәтгалиев (Ижевск), өченчедә — Никита Северюхин hәм Эдуард Кудрин (Ижевск). Р3К классында пермьлеләр Алексей Денисов hәм Павел Харин лидерлар булды, икенче булып финишка, шулай ук Пермь командасы – Владимир Матлашевский hәм Алексей Исупов килде, Ижевсктан килгән кунаклар Александр Моисеенко hәм Рамил Нуруллин өченче булды.
Берәүләр маркалар җыя, икенчеләр бию белән шөгыльләнә, өченчеләр адреналин hәм драйв эзләп раллида катнаша, чөнки алар өчен ралли – ул юл, автомобиль, бердәм команда, узышлар, тамашачылар, тормыш мәгънәсе…
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотолары


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *