Парк өчен яңа скульптура

Наиль Габдушев: в парке Тукая установлена "Су анасы"
Бардада Г.Тукай этномәдәни паркын оештыру буенча проект эшчәнлеге дәвам итә. Шагыйрьнең бюсты, Былтыр hәм Шүрәле скульптурасы, башка декоратив объектлар барлыкка килгәннән соң, “Су анасы“ композициясен урнаштыру идеясен тормышка ашыру буенча эш оештырылды.
Хәзерге вакытта бу эш белән скульптурада, рәсем сәнгатендә, хәтта проза hәм шигъри жанрларда уникаль әсәрләре белән танылган Наил Габдушев шөгыльләнә. 24 августта без аның остаханәсендә булып эшнең нинди стадиядә булуы турында белештек. Скульптор безгә әлегә тәмамланмаган, ләкин инде үз төсмерләрен алган композицияне күрсәтте.
Аның балчыктан нигезе әзер, хәзер инде иң җаваплы этабы калган. Фигураның соңгы төсмерен hәм финал сызыкларын бирү өчен материал сыйфатында югары маркалы цемент файдаланылачак. “Су анасы“ скульптурасын Тукай иҗаты персонажына якынайтып ясарга тырышам, тик милләтебезнең хатын-кызларының йөз чалымнары турында да онытмыйм. Композиция сентябрьдә әзер булыр, дип уйлыйм“, — диде Наил Мөхетдин улы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


One thought on “Парк өчен яңа скульптура

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *