Заман сулышын тоеп

Ход работ на улице 50 лет Победы райцентра
Ход работ на улице 50 лет Победы райцентра

Замана көннән көн алга бара. Интернет, кәрәзле, җепселле-оптик элемтә, тагын әллә ниләр — өйрәнеп кенә җитеш. Хәзер кечкенә генә балалар да ноутбук, планшетта “йөзә“. Нишлисең, XXI гасыр балалары шул.
Безнең район да башка төбәкләрдән калышмый, бәлки әле алдарак та барадыр. Бардага hәм авылларга җепселле-оптик элемтә килүе турында күпләргә мәгълүм hәм аннан уңышлы кулланалар да инде.
Иң беренче шуны ачыклыйк, җепселле-оптик элемтә линиясе дигәнне ничек аңларга? Информацион сигнал таратучы сыйфатында оптик диапазонлы электромагнит нурланыш кулланучы мәгълүмат тапшыру ысулы ул, юнәлтүче системалар сыйфатында җепселле-оптик кабельләр файдаланыла. Югары ешлык таралышына hәм киң мультиплекслы мөмкинлекләргә ия булганга җепселле-оптик линияләр башка системаларга караганда тарату сәләтен күп тапкыр арттыра ала. Элемтәнең бу төре торган саен киңрәк өлкәләрдә кулланылыш таба.
И.Н. ГабдрашитовБу турыда тулырак мәгълүмат алу өчен “Ростелеком“ ачык акционерлык җәмгыятенең Оса районы линия-техник цехының Бардадагы икенче универсаль техник участогы начальнигы И.Н. Габдрәшитов (рәсемдә) белән әңгәмә кордык. Ильяс Наиф улы Сараш авылында туып-үсеп Пермь милли-тикшеренү политехник университетын тәмамлаган, бу вазыйфада ул инде өч ел. Эш урынында аны җиңел генә очратып булмады. Әле бер участокта ул, әле икенче авылда эш барышын күзәтә.
— Ильяс Наиф улы, нәрсә ул җепселле-оптик элемтә?
— Җепселле-оптик элемтә — яңа мөмкинлекләр ул. Югары тизлекле интернет иң беренче чиратта сыйфат белән аңлатыла, ягъни бу очракта компьютер “эленеп калды“ дигән сүзләр онытыла. Әгәр йортка җепселле-оптик элемтә линиясе килсә, интернеттан hәм башка хезмәтләрдән теләгәнчә кадәр файдаланып була.
— Районга җепселле-оптик элемтә килүе турында мәгълүмат җиткермәссезме?
— Цифрлы тигезсезлекне бетерү дәүләт программасы (УЦН) 2014 елдан гамәлгә керде. Ягъни, 250дән 500гә кадәр халкы булган торак пунктларда Wi-Fiга керү ноктасы булырга тиеш. Бу программа бездә былтыр эшли башлады. hәм без Печмень, Каенавыл, Түбәнавыл, Байавыл, Күчтәнти авылларына Wi-Fiга керү нокталары суздык. Әле тагын икенче дәүләт программасы бар, анысы дәвалау-профилактик учреждениеләренә кагыла. Шуның нигезендә фельдшер-акушерлык пунктлары булган авылларда җепселле-оптик элемтә булырга тиеш. Агымдагы елда Үдиккә hәм Озын Яланга сузачакбыз. Быел шулай ук 3 белем бирү учреждениесенә: Барда гимназиясенә, Печмень, Сараш мәктәпләренә hәм Печмень, Сараш, Күчтәнти авылларындагы мәдәният-ял комплексларына, Печмень, Сараш авыл поселениеләре администрацияләренә hәм “Рожков Д.В.“ крестьян-фермер хуҗалыгына җепселле-оптик элемтә линияләре сузылды hәм эшли. Быел цифрлы тигезсезлекне бетерү дәүләт программасы буенча 8 авылда Wi-Fiга керү нокталары булдырылачак: Шермейка, Федорки, Яңавыл, Султанай, Бардабаш, Аклыш, Уймуж hәм Сөҗәндә. Шермейка белән Бардабашка сузу эшләре бара. Икенче этап — йортларга кертү 2019 елга билгеләнгән. I hәм II Әрҗән авылларында I Әрҗәндәге антеннаны күрү мөмкинлеге булган урыннарда чыбыксыз интернеттан файдалану мөмкинлеге бар. Алга таба район авылларында эшләр дәвам итәчәк.
— Бусы район авылларында булды, ә район үзәгендә эшләр ничегрәк тора?
— Джипон (GPON) технологиясе буенча Бардада 3, 4, 5 катлы күп фатирлы йортларда җепселле-оптик элемтә линиясе сузылган иде, яшәүчеләр кулланалар. Район үзәгенең Некрасов, Фрунзе урамнарында төзелгән ике яңа йортта яшәүчеләр файдаланалар да инде. Ә ике катлы йортларда торучылар өчен заявкалар күбрәк булган очракта мөмкинлек каралачак. Былтыр Барданың Юбилейный — I поселогындагы Курчатов hәм Жуков урамнарына hәр йортка югары тизлектәге интернет hәм интернет-телевидение (IPТV) килде hәм кулланыла. Хәзер Җиңүнең 50 еллыгы, Кожедуб, Подлесная, Никулин, Цветочная урамнарында эшләр алып барыла. Көзен, сентябрь — октябрь айларына тәмамларга тиешбез. Шулай ук быел Газчылар, Хәсән Туфан, hади Такташ, Попов урамнарына җепселле-оптик элемтә киләчәк. График буенча эшләр октябрь урталарына тәмамланырга тиеш. Ә Юбилейный — II поселогында яшәүчеләрне яңа технология буенча чыбыксыз интернетка тоташтырабыз.
— Ә хаклар күпме?
— Барысы да тариф планына бәйле, түләм аена якынча 430 сумнан алып 900 сумга кадәр булачак.
— Үз йортына яки фатирына җепселле-оптик элемтә линиясе булдырырга теләүчеләр нишләргә тиеш?
— Теләүчеләрдән гариза язу сорала. Адресыбыз: Барда авылы, Советская урамы, 15 йорт. Белешмәләр өчен телефоннар: 8-800-300-92-80, 8-800-100-08-00.
Сорауларыбызга биргән җаваплары өчен И.Н. Габдрәшитовка рәхмәт белдерәбез. Язмабызны тулыландыру максатында Бардада яшәүчеләргә мөрәҗәгать итеп карарга булдык.
Илсинә Маматова, ветеран укытучы:
— Без былтыр җепселле-оптик элемтәгә күчтек. Хәзер хезмәт күрсәтү сыйфаты элеккегә караганда яхшырак дияр идем. Өйдән чыкмыйча гына түләмнәрне күчерергә була. Дәресләргә әзерләнгәндә уңайлы. Төзексезлекләр килеп чыкканда, техник хезмәт күрсәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәм, белгечләр тиз арада сорауларны хәл итәләр. Мин канәгать.
Фидәис Мусин:
— Без күп катлы йортта яшибез. Җепселле-оптик элемтәдән файдалана башлагач, сыйфат күпкә яхшырды. Интернет та бар, тизлеге яхшы. Телевизор ачык күрсәтә, үзебез идарә итәбез. Телевизион тапшыруларны hәм кинофильмнарны үзебез теләгән вакытта да карый алабыз, шул ягы яхшы.
Менә шундый фикерләр. Райондашларыбызга киләчәктә дә яңалыклардан артта калмаска, заман сулышын тоеп яшәргә язсын.
Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *