Заман белән бергә

В ногу со временем: Бардымскому телерадиовещания «Тол буйлары» («Притулвье») - 25 лет

Мөхтәрәм райондашлар, кадерле тамашачыларыбыз hәм радиотыңлаучыларыбыз! Сезне барыгызны да уртак бәйрәмебез – “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары оештырылуга 25 ел тулу белән ихлас котлыйбыз!

Бүген без 90нчы еллардагы катлаулы hәм болгавыр заманда бернинди финанс кытлыкларына карамыйча район җитәкчеләренең олы максат белән җирле телевидение ачуын аклап эшләвебез белән горурлана алабыз. Иҗат коллективыбыз район хакимияте hәм Земство Җыелышы эшчәнлеген генә яктыртып калмыйча, район халкы, бөтен край татарлары hәм башкортлары тормышы белән таныштыруга, халыкның милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә зур игътибар бирә, райондашларыбызны изгелек hәм гаделлек, мәхәббәт hәм шәфкатьлелек кануннары буенча яшәргә чакыра.
Проект эшчәнлеге белән шөгыльләнү hәм төрле семинарларда, конкурсларда катнашу коллективка бер урында таптанмаска ярдәм итә. Төрле елларда Пермь крае губернаторы Администрациясе оештырган бәйгеләрдә җиңеп, “Район тарихыннан”, “Кешеләр hәм язмышлар”, “Халык җәүhәрләре”, “И шигърият!” h.б. проектларны тормышка ашырды.
Материаль-техник җиhазланышка килгәндә дә “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары заман белән бергә атлый. Җирле телевидение көнкүреш магнитофоннарыннан алып цифрлы аппаратурага кадәр үсте, бүгенге көндә тапшырулар Барда РТПЦсенә интернет аша гына салына. Моның өчен без край hәм район җитәкчелегенә рәхмәтле.
Юбилей елы уңышларына килгәндә, “Аларны Пермь җире үстерде” проекты белән Пермь крае губернаторы Администрациясе грантын алуга ирештек hәм крайның төрле өлкәдә танылган шәхесләре турында тапшырулар әзерләдек. Край “Бердәм гаиләдә” кече телерадиокомпанияләр фестивалендә “Махсус проект”, “Интервью”, “Информацион радиопрограмма” номинацияләрендә дипломга лаек булдык.
Бүген шулай ук элгәре елларда ирешелгәннәрнең кайберләрен искә алу да урынлы булыр. Хезмәттәшләребез Розалия Тимганова, Җәүhәрия Габдулхакова край журналистларының “Алтын абзац” hөнәри осталык бәйгесендә “Иң яхшы алып баручы” номинациясе җиңүчеләре булып танылды, край өчен әзерләнүче “Кардәшләр” тапшыруы V “Многоликая Россия-2010” Бөтенрәсәй ачык җурналистлар бәйгесе дипломанты булды. Узган чорда 3 кеше Рәсәй Журналистлар берлегенә кабул ителде. Җәүhәрия Сәетгали кызы “Татарстан Республикасының атказанган матбугат hәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре” исеменә лаек булды.
Бәйрәм алдыннан без беренче җитәкчебез Хәлиулла Маматовны, оператор-монтажер Рәшит Рәхимҗановны, шоферыбыз Шәрибҗан Ваhаповны, җирле телевидениене үстерүгә зур өлеш керткән коллегаларыбыз Габдулахан Камалетдиновны, Розалия Тимганованы, Роза Гыйззәтуллинаны, Эльмарт Акбашевны, Эльвир Иманаевны, Гөлшан Рангулованы hәм башкаларны зур җылылык белән искә алабыз.
Бүген шулай ук телевидение ачылганнан бирле хезмәт куючы бухгалтер Дәрия Мортазинага, эш стажлары дистә еллар белән исәпләнүче мөхәррирләр Әлфия Маннаповага, Венера Балтаевага, хәбәрче Лидия Досимбетова, оператор Дамир Ибраевка, радио монтажеры Эльмир Вәлитовка, җыештыручы Илзирә Әмировага, тәҗрибәле коллегаларыннан калышмаучы хәбәрчеләр Ирина Трутнева, Руслан Әмиров, монтажчылар Эльнар Аксәетовка, Эльнар Назаровка, референт Лилия Имайкинага, референт ярдәмчесе Бәхетгөл Вәлитовага, водитель Таhир Әхмәровка hәм башкаларга зур рәхмәт белдерәбез. Киләчәктә дә үзебезгә йөкләтелгән бурычны намус белән башкарырбыз, райондашларыбызны яңадан-яңа тапшырулар белән сөендереп торырбыз дип ышанабыз.
Бәйрәм белән, дуслар! Киләчәктә дә бергә булыйк!
Җәүhәрия ГАБДУЛХАКОВА, “Тол буйлары” җирле телерадиотапшырулары директоры.
 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *