“Кулибин“да кунакта

Вильдан Шагидуллович ТаймасовМеханик-уйлап табучы Иван Петрович Кулибин исеме күптәннән аӊлатуга мохтаҗ түгел. Безнеӊ Барда районы да шулай ук уӊган, тырыш, оста куллы кешеләргә бай.
Сараш авылында без шундый бер уӊган уйлап табучыда булдык.
Ишегалдына керү белән без гаҗәеп ян капка күрдек. Ул капка үзенчәлекле – ике якка да ачыла hәм “доводчик” ярдәмендә бикләнә, тик сатып алынмаган, ә йорт хуҗасы Вилдан Шәhидулла улы Таймасовныӊ үз куллары белән ясалган.
Ишегалдында безне Вилдан абый hәм картәнисе hәм картәтисе янына авылга бөтен җәйгә кайткан оныгы Ралина каршылады.
“Тиздән барлык оныкларым кайтачак, ә безнеӊ алар барысы бишәү, — дип елмая әӊгәмәдәшем.
– Аларга биредә моӊаерга вакыт юк: алар өчен таган ясадым, ә балалар таучыгын елганыӊ иске үзәненә таба юнәлдердем. Хәзер бассейн өстендә эшлим, борт hәм баскычлар ясыйсы, клеенка җәясе калды, җилдән hәм тузаннан саклаучы лапас та булачак әле”.
Җирле механикныӊ бер минут буш вакыты юк: кышын ул гаражында hәрчак нәрсәдер кисә, бөгә, ябыштыра. Гомумән, нәрсәдер булса уйлап таба, ясый яки җәен бөтен авыл хуҗалыгы эшләрен: бакча сөрү, күмү, бәрәӊге җыю, печән чабу, җыюны башкару hәм кышын кар чистарту өчен үзенеӊ мини-тракторларын камилләштерә.
— Бар нәрсә хобби буларак башланды. Мәктәп елларында ук хезмәт укытучым Газиз Казнин белән планерлар ясадым, фанерадан авиамодельләр конструкцияләдем, студент елларында бию өчен светомузыка булдырдым.
Техникага булган мәхәббәтем мине Прянишников исемендәге Пермь авыл хуҗалыгы институтына китергәндер дә. Белемем буенча мин – инженер-механик. Югары уку йортыннан соӊ К.Маркс исемендәге колхозда баш инженер булып эшләдем, аннан озак еллар КамАЗда зур йөкләр ташыдым. hәрчак мәшгуль булуыма карамастан, хоббием турында онытмадым – ун ел элек үземнеӊ беренче мини-тракторымны ясадым, ә пенсиягә чыккач бу эшкә җитди карый башладым: торбаларны бөгү өчен җайланма, ә дрель hәм автомобиль детальләре ярдәмендә бораулау станогы төзедем. Хәзер минем өч мини-тракторым бар, дип бүлешә Вилдан Шәhидулла улы. – Планда арба, бәрәӊге утырткыч hәм сиптергеч ясау.
Сараш “Кулибины” машиналары өчен кибеттә двигатель, НШ насос, аккумулятор, тәгәрмәчләр сатып ала, ә калганын металл кабул итү пунктларында таба. hәр мини-трактор бәясе буенча мотоблок белән чагыштырырлык. Мотоблок белән идарә итү яшь барган саен кыенлаша бара, ә аныӊ машиналары уӊайлырак – утырдыӊ да киттеӊ.
Бүген Вилдан Таймасов пенсиядә, ләкин ул эшсез утырырга күнекмәгән. Тракторларыннан башка ул агач эше, телевизорлар, компьютерлар ремонтлау белән шөгыльләнә, спутник антенналары урнаштыра. Әӊгәмәдәшемнеӊ бөтен көне эштә уза, hәм аӊа авыр эш көненнән соӊ 38 ел бер-берсенә терәк булып яшәгән, бергә ике кыз үстергән, хәзер оныклары уӊышларына шатланып яшәгән тормыш иптәше Рәсимә Рәмзи кызы пешергән хуш исле бәлеш көткән өенә кайту, минемчә, рәхәттер.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *