Халыклар бердәмлеге көнендә

В День народного единства
3 ноябрьдә Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәгендә Халыклар бердәмлеге көненә багышланган тантаналы чара үтте. Шул уңайдан биредә 14 яшен тулган егет-кызларга паспорт тапшырылды. Тантана шулай ук ел саен ноябрьдә билгеләп үтелүче Призывник көнен дә берләштерде.
Башта котлау өчен сүз район татар hәм башкортлары мәдәни үзәге рәисе Сәлим Назинга бирелде. “Хөрмәтле россиялеләр, бардалылар, чыннан да, бүген без искиткеч бәйрәм — Россия Федерациясе Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үтәбез. Әгәр аның мөhимлеге турында уйлансак, тормышта иң мөhиме – ул халыклар дуслыгы. Дуслык бар икән, төрле конфликтлар, сугыш та юк, дигән сүз. Без тату hәм бердәм булырга тиеш. Дуслык – халкыбызның иң кыйммәтле хәзинәсе, hәм без аны сакларга омтылырга тиеш“, — дип билгеләде Сәлим Нәҗип улы.
РФ Федераль миграция службасы Пермь крае буенча идарәсенең Барда районында бүлеге начальнигы Гөлназ Акбашева Россиянең алты яшь гражданинына – Арсен Хәкимов, Альгиз Урстемиров, Руслан Тупликаев, Светлана Тимганова, Элиза Адутова hәм Айсинә Акбашевага төп документ — паспорт тапшырды. Аларны Законнар чыгару Җыелышының 23 санлы сайлау округы буенча депутатларның җәмәгать кабул итү җитәкчесе Фәдия Корбангалиева да котлады hәм бүләкләр тапшырды. “Гражданин“ исемен горур йөртегез. hәрвакыт кеше булып калыгыз. Сезгә нык сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим. Ышаныч, ярату, бәхет сезнең белән янәшә барсын“, — диде Фәдия Фаиз кызы. Биредә катнашучылар адресына район ветераннар советы рәисе Төфхәт Ишморатов, РФ Пенсия фонды идарәсе Барда районы буенча начальнигы Әлфизә Куштанова да котлау сүзләре белән чыгыш ясады. Форсаттан файдаланып, Әлфизә Мөхәмәтҗан кызы Зөhрә Газизовага ана капиталына сертификат hәм Габдрәшит Әхмәровка пенсия кенәгәсе тапшырды.
Гульназ Акбашева вручила долгожданные паспорта
Чара призывникларны хәрби хезмәткә озатуны да үз эченә алды – тиздән безнең районның янә ун егете армия сафларын тулыландырачак. Аларга район хәрби комиссары Андрей Богородский мөрәҗәгать итте: “Биредә безнең каршыда үз Ватанын яраткан, конституцион бурычын үтәргә әзер егетләр тора hәм алар тиздән хәрби форма киячәкләр. Хәрби служба – ул иң яхшы кешелек сыйфатларын формалаштыручы, патриотизм, дисциплиналылык мәктәбе, илебезнең оборона ныклыгы аларның катлаулы тормыш хәлләреннән чыга hәм хәрби хезмәтне үзләштерә белүләренә бәйле. Егетләргә үзләрен иң яхшы яктан гына күрсәтүләрен телибез, хезмәтләре уңышлы барсын!“. Егетләргә шулай ук Законнар чыгару Җыелышының 23 санлы сайлау округы буенча депутат Валерий Сухихтан бүләкләр тапшырылды.
Проводы призывников
Бәйрәм матур концерт номерлары белән бергә үрелеп барды.
Артур УРАЗОВ.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *