Болгарда — Түгәрәк уенда

Бардымцы на Тугэрэк-уен - 201427-30 июля27-30 июль көннәрендә Татарстан Республикасындагы борынгы Болгар дәүләте тарих-архитектура музее тыюлыгында VII Бөтенрәсәй «Түгәрәк уен» татар фольклор фестивале узды. Аны Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты теләктәшлеге белән Татарстан Республикасы Мәдәният Министрлыгы оештырды.
Фестивальдә Рәсәйнең унҗиде төбәгеннән — Татарстан, Мордовия, Удмуртия, Башкортостан, Чувашстан республикаларыннан, Пермь краеннан, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Чиләбе һәм башка ө лкәләрдән 600 ләп кеше катнашты. Анда без, Пермь крае делегациясе, 40 лап кеше булдык.
һәр елдагыча, бу юлы да «Түгәрәк уен» фестивале зур оешканлык белән һәм күңелле үтте. Аның тө п максаты — катнашучыларны халкыбызның бай мәдәни мирасы белән таныштыру, саклау һәм үстерү булып, моңа тулысынча ирешелде диясе килә. Моңарчы булып узган фестивальләрдә бардалылар лауреат исемен яулаган булу сәбәпле, быел безнең фольклор төркемен бирегә махсус чакырмадылар. Мин, бу юлларның авторы, форумга тәҗрибә туплау, яңалыклар белән танышу, нәрсә дә булса өйрәнеп кайту максатыннан бардым. Сәфәрем бик кирәкле һәм файдалы булды дип саныйм.
Фестивальдә безнең крайдан өч фольклор коллективы да катнашты. Болар — Пермьнең «Чулман» бию ансамбле, «Аваз» ансамбле һәм Орда районы Кече Башап авылының «Моңлы йөрәкләр» ветераннар хоры. Бәйге вакытында бик матур чыгышлар ясап, «Чулман» бию төркеме икенче дәрәҗ әдәге лауреат исемен яулады, ә Вилия Госманова җитәкләгән «Аваз» ансамбле мөнәҗәтләр башкарып фестивальнең махсус призына лаек булды.
«Түгәрәк уен»ның беренче көне Рамазан аеның соңгы көненә туры килде һәм фестивальдә катнашучылар өчен кичен ифтар (авыз ачу) мәҗлесе оештырылды. Аннан соң-гы көннәрдә төрле җ ирләрдән килгән катнашучылар — фольклор төркемнәре, солистлар, хореографик коллективлар, музыкаль уен коралларында уйнаучылар, мөнәҗәтчеләр үз осталыкларын күрсәттеләр. Биредә шулай ук мастер-класслар, экскурсияләр, кичке уеннар оештырылды, мөселман җыр фестивале һәм Ураза гаете бәйрәме уздырылды.
«Түгәрәк уен» фестивале 29 июль көнне бәйгеләрдә җиңеп чыгучыларның гала концерты белән тәмамланды.
Киләсе елда чираттагы мондый зур чараны Чиләбе өлкәсендә үткәрергә дип килешенде.
Гөлнур ИБРАҺИМОВА,
Барда мәдәният, ял һәм спорт үзәгенең мәдәният һәм ял секторы җитәкчесе.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *