Көрәш — минем тормышым ул

В Бардымском ФОК «Батыр» прошли соревнования по вольной борьбе
Район территориясендә Бөтенрәсәй күләмендәге чаралар уздырылуга без инде күнегеп киләбез. 11-14 апрельдә “Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексында 18 яшьтән өлкән ир-егетләр hәм хатын-кызлар арасында ирекле көрәш буенча ярышлар: 11-13 апрельдә Идел буе федераль округы чемпионаты, 13-14 апрельдә “Кама” Бөтенрәсәй (осталык) турниры үткәрелде. Соңгысы Пермь краенда ирекле көрәшкә нигез салучылар В.А. Горюнов, К.Т. Калагов hәм Л.В. Гергауловка багышланды.
Ярышларны тантаналы ачу 12 апрельгә билгеләнгән иде. Барысы 11 төбәктән: Татарстан, Башкортостан, Чувашия, Удмуртия, Марий Эл, Мордовия республикаларыннан, Ульян, Саратов, Самара, Оренбург өлкәләреннән hәм Пермь краеннан көрәшчеләр катнашты.
“Батыр” физкультура-сәламәтләндерү комплексы барлык спортчыларны hәм җанатарларны каршы алды. Тантаналы чараны дәртле чыгышы белән “Дуслык” үрнәк халык бию ансамбле башлап җибәрде. Парадка алкышлар астында hәр төбәктән дүртәр вәкил чыкты. Пермь крае Спорт көрәше федерациясе вице-президенты М.Р. Әминов, халыкара категорияле судья, Рәсәйнең атказанган тренеры С.С. Засеев, Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
В Бардымском ФОК «Батыр» прошли соревнования по вольной борьбе
— Бүгенге чара, спорт бәйрәме уңаеннан Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы депутаты А.В. Третьяков, РФ Дәүләт Думасы депутаты И.Н. Шубин hәм үз исемемнән кайнар котлыйм. Ирекле көрәш күтәрелешен тою күңелле күренеш. Алга таба да спорт үссен, яшьләр күбрәк тартылсын, — диде Михаил Равильевич.
— Край тормышындагы бүгенге якты вакыйга татар hәм башкортлар күпләп яшәгән уникаль районыбызда көрәш үсүгә көчле этәргеч ясар дип уйлыйбыз. Спортчыларга зур җиңүләр, ә җанатарларга онытылмаслык мизгелләр телибез, — диде Сергей Миннихан улы.
Пермь краенда ирекле көрәшкә нигез салучылар В.А. Горюнов, К.Т. Калагов hәм Л.В. Гергауловка хөрмәт hәм рәхмәт йөзеннән Рәсәй гимны яңгырады. “Альфа” төркемендәге кызларның дәртле биюләреннән соң көрәшчеләр бил алышырга тотынды.
Районда көрәш буенча мондый дәрәҗәдәге ярышлар әле уздырылганы юк иде. Бу бәйгеләрдә барысы 105 спортчы, ягъни 83 ир-ат hәм 22 хатын-кыз катнашты, 12 (икесе халыкара категорияле) хөкемдар эшләде. Көрәшчеләр арасында 36 спорт мастеры hәм халыкара класска ия 2 спорт мастеры булуы да ярышларның дәрәҗәсен күрсәтеп торды. Бәйгеләр 10 авырлык категориясендә алып барылды.
Ярышларны махсус карарга килүчеләр дә күп булды. Районда шундый зур бәйге барганын күзәтми ничек түзәсең?! Алар тиргә батып, җан-фәрманга көрәшә, йөзләрендә ярсу hәм җиңүгә ышаныч. Спортчылар арасында 100 килограммны узган пәhлеваннар да бар иде. Ә хатын-кызлар көрәшкәнен, гомумән, тыныч кына карап та булмый…

Ильгиз Аптуков
Ильгиз Аптуков

Пермь краеннан 23 спортчы бил алышты. Идел буе федераль округы чемпионатында край командасы составында Барда районы данын 3 көрәшче яклады. Кызганычка каршы, Альберт Усаев hәм Альберт Мөстәкыймов призлы урыннар яулый алмадылар, ә Илгиз Аптуков (рәсемдә) 92 кг га кадәр авырлыкта 2 урынга чыкты. Ул көрәш белән 6 яшеннән шөгыльләнә, секциягә әнисе Зәйнәбә Давыт кызы алып килгән. Аларны көрәшчеләр нәселеннән дисәк тә дөрес булыр. Каенавылда яшәгән Давыт бабай сабантуйларда җиңгән, Барда җыеннарында бил алышкан. Зәйнәбә ханымның бер потлы гер күтәргән рәсемнәре край газетасында дөнья күргән, үзен чаңгы hәм армрестлинг буенча да сынап караган. Илгизнең шундый зур, мәртәбәле ярышта икенче урын алуы сөенечле хәл. Укытучысы итеп ул данлыклы көрәшче Н.В. Маматовны саный. Элек — 2007, 2008 hәм 2010 елларда Рәсәй чемпионатларында призлы урыннар яулаган, ирекле көрәш буенча спорт мастеры. 2011 елда край сабантуенда абсолют батыр булып танылган.
Идел буе федераль округы чемпионатында 57, 61, 65, 70, 74, 79, 86, 92, 97, 125 кг га кадәр авырлык категориясендә чемпион исемен алучылар: Саратов өлкәсеннән Насрудин Чадаев hәм Мөхәммәт Мусаев, Татарстаннан Марат Нуртдинов, Евгений Лапшов hәм Умахан Мөхәммәтханов, Пермь краеннан Виталий Есин, Ульян өлкәсеннән Илнур Вәлиуллин, Удмуртиядән Александр Гусев, Оренбург өлкәсеннән Никита Сорокин hәм Рөстәм Перейханов. Хатын-кызлар арасында 50, 53, 55, 57, 59, 62, 65 hәм 76 кг га кадәр авырлык категориясендә Чувашиядән Надежда Федорова, Татарстаннан Марина Сидорова, Елена Шурикова, Диләрә Латыпова, Дәhия Чинкина, Марина Подкина, Пермь краеннан Кристина Михнева hәм Вероника Терентьева беренче урын яуладылар.
Пермь краеннан ир-атлар арасында 65 кг га кадәр авырлык категориясендә спорт мастеры Виталий Есин чемпион исемен алды:
— Ярышлар яхшы оештырылган, ике атна Бардада сборларда булдым. Көрәш — минем тормышым, суларга hава ничек кирәк булса, шулай кирәк. Җиңүчеләрне котлыйм, ә җиңелүчеләргә үз хаталары буенча нәтиҗә ясауларын телим, — диде ул.
79 кг га кадәр авырлык категориясендә чемпион исеменә Татарстаннан спорт мастеры, Рәсәй кубогы призеры Умахан Мөхәммәтханов лаек булды:
— Ярышны оештыру яхшы дәрәҗәдә дияр идем. Бөтенрәсәй турнирларында күп катнашабыз.
125 кг га кадәрле авырлык категориясендә Оренбург өлкәсеннән спорт мастеры Рөстәм Перейхановка тиңнәр булмады — иң зур авырлыкта җиңде:
— Инде 16 ел көрәшәм. Үземнең тренерым итеп әтиемне саныйм. Көрәш — минем тормышым ул. Көрәш дип яшәдем hәм яшәячәкмен.
Надежда Федорова, 50 кг га кадәр авырлыкта чемпион, халыкара категорияле спорт мастеры, Чувашиядән килгән.
— Көрәш белән балачактан шөгыльләнәм. Бардада безгә бик ошады, халык ачык йөзле. Сборларга күп йөрим. Ярышларда төрле илләрдә булдым: Швециядә, Германиядә, Япониядә, Бразилиядә h.б. Спорттан башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм, — диде ул.
Татарстаннан килгән тренер Данис Шәкүров белән дә аралаштык.
— Безнең командада 3 шәhәрдән спортчылар көч сынашты: Казан, Түбән Кама hәм Мамадыштан. “Колос“та урнаштык, бүлмәләр җылы, тәмле ашаталар. Көрәшчеләребезнең күбесе намазда. Бардада беренче тапкыр, безгә ошады, бөтен җирдә татарча сөйләшәләр.
Көрәшчеләрне тәбрикләүдә район башлыгының беренче урынбасары Т.В. Балтаева, баш судья
С.С. Засеев катнашты. Ярыш ахырында М.Р. Әминов:
— Барысы да югары дәрәҗәдә оештырылган. Спортчыларыбыз “Колос” санаторий-профилакториенда тукталды, шартлар уңайлы. Тантаналы ачу бик матур үтте. Мондый чараларны, сборларны алга таба да Бардада уздыру турында сүз алып барабыз, — дип фикере белән уртаклашты. Шунысы игътибарга лаек, Михаил Равил улы ирекле көрәш буенча спорт мастеры, Россиянең Физик культура отличнигы, “Россиядә физик культураны үстергән өчен” билгесе иясе Н.В. Маматовка Пермь крае Ирекле көрәш федерациясенең почетлы әгъзасы таныклыгын тапшырды.
“Кама” Бөтенрәсәй (осталык) турнирына тагын 5 регионнан көрәшчеләр өстәлде: Иркутск hәм Мәскәү өлкәләреннән, Хакасия, Якутия, Дагыстан Республикаларыннан. Бөтенрәсәй турнирында бәйгеләр алдагы көннәрдән дә кызганрак барды. Батырлар, чемпионнар исемнәрен атыйбыз: Оренбург өлкәсеннән Алексей Майоров, Чувашиядән Александр Федоров hәм Руслан Самарин, Иркутск өлкәсеннән Михаил Мухтыров, Юлиан Гергенов hәм Григорий Жербанов, Хакасия Республикасыннан Семен Терещенко, Пермь краеннан Аслан Ихаев hәм Арсен Оглы, Удмуртиядән Александр Акманов.
Барда балалар hәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев уйлары белән дә кызыксындык.
— “Батыр” комплексы мондый югары дәрәҗәдәге чараны әле беренче тапкыр кабул итте. Ярышлар Пермь крае Физик культура hәм спорт министрлыгы, “Пермь крае спорт көрәше федерациясе” регионара җәмәгать оешмасы hәм Барда районы администрациясе ярдәме белән оештырылды. Төрле төбәкләрдән килгән спортчыларга халкыбызның кунакчыллыгы ошады. “Колос” коллективына, мәдәният хезмәткәрләренә, “Дуслык”, “Нурлы” ансамбльләрендә, “Альфа” төркемендә биючеләргә рәхмәт белдерәбез. Мондый спорт чараларын киләчәктә дә үткәрергә тырышырбыз. Сәламәт яшәү рәвешен алып баруда Барда районы спортчылары өчен бу чара яңа этәргеч булыр дип ышанабыз.
Чыннан да, туган төбәгебездә яшь көрәшчеләребез тәрбияләнсен, аларны зур җиңүләр көтсен!
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *