Юлларыбыз сикәлтәсез булсын

В Барде прошло выездное заседание Консультативного совета Законодательного Собрания Пермского края
ПЕРМЬ КРАЕ Законнар чыгару Җыелышы Консультатив советының күчмә утырышы 9 июньдә безнең районда үтте. Шушы уңайдан Барда составында спикер
В.А.Сухих җитәкчелегендәге край парламенты депутатлары, комитет рәисләре һәм җаваплы хезмәткәрләре, Хөкүмәт рәисе урынбасары — край промышленность, эшмәкәрлек һәм сәүдә министры А.В.Чибисов, край транспорт министры А.Р.Зәкиев һ.б. булган «зур десант» кабул итте. Совет эшендә Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев, район Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапанов, Куеда, Елово, Чернушка, Уинск районнары Земство Җыелышы рәисләре, Барда районы башлыгы урынбасарлары, поселение башлыклары, район Земство Җыелышы депутатлары катнаштылар.
Консультатив советның көн тәртибе борчыган мәсьәләләрнең берсе — юлларга багышланды һәм «Пермь краеның 2011 елның 1 декабрендә кабул ителгән «Пермь крае юл фонды турында һәм «Пермь краенда бюджет процессы турында»гы законга үзгәрешләр кертү турында»гы 859-ПК санлы законының тормышка ашырылу барышы турында» иде.
Башта утырышка килүчеләр Барда-Куеда автоюлының Төнгүк һәм Күперле Башап арасындагы өлешен, Барда-Ятыш автоюлын, шулай ук Бардада күн балалы гаиләләргә бирелгән җир участокларына бару юлын карадылар һәм торышын бәяләделәр. Бу юлларның сыйфатын яхшырту буенча эшләрне оештыру турында мәсьәлә буенча кызыксынулы фикер алышу булды.
В.А. Сухих, А.Р. Закиев, С.М. Ибраев и другие
Консультатив совет утырышын Пермь крае Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухих алып барды. Валерий Александрович чыгышын «Юл газабы — гүр газабы» дигән халык мәкален татар телендә әйтеп башлады.
— Бүген без Консультатив совет утырышын Барда муниципаль районында үткәрәбез. Бу Законнар чыгару Җыелышының рәсми чарасы, без елга дүрт тапкыр территорияләргә чыгабыз һәм борчыган мәсьәләләрне карыйбыз, — дип билгеләде ул һәм конструктив эшкә өмет белдерде, район башлыгы С.М.Ибраевка һәм Земство Җыелышы рәисе Х.Г.Алапановка Бардада очрашу мөмкинлеге тәкъдим иткән өчен рәхмәт белдерде. Валерий Александрович шулай ук В.Н.Мочалованы һәм М.С.Тимиркинны Шермейка һәм Федорки авыл поселениеләре башлыгы вазыйфасына билгеләнүләре белән котлады, аларга уңышлы эшләр теләде.
Беренче сүз С.М.Ибраевка бирелде. Сергей Миннихан улы районда юл челтәренең торышы турында сөйләде, соңгы елда башкарылган юл-ремонт һәм төзелеш эшләре буенча мәгълүматлар китерде, Консультатив совет әгъзаларының һәм край Хөкүмәте министрларының игътибарын районда һәм, гомумән, крайның көньягында заманча юл челтәре оештыру буенча өстенлекле бурычларга юнәлтте.
Пермь крае транспорт министры А.Р.Зәкиевның доклады югарыда аталган законның тормышка ашырылуына багышланган иде. Бу законның гамәлгә ашыру барышын контрольләү турында край Законнар чыгару Җыелышы инфраструктураны үстерү буенча комитет рәисе В.Б.Плюснин чыгыш ясады. Край юл фонды средстволарын формалаштыру һәм файдалану турында край Контроль-счет палатасы рәисе вазыйфаларын башкаручы В.Л.Шуклецов сөйләде.
Мәсьәләне тикшерүдә Пермь крае Законнар чыгару Җыелышында КПРФ һәм ЛДПР фракцияләре җитәкчеләре К.А.Айтакова һәм О.А.Рогожникова, Законнар чыгару Җыелышы депутаты О.М.Жданов, Законнар чыгару Җыелышы бюджет буенча комитет рәисе урынбасары Г.Э.Кузьмицкий, Хөкүмәт рәисе урынбасары А.В.Чибисов катнаштылар. Юлларның торышын яхшырту буенча күп кенә тәкъдимнәр әйтелде, алар киләчәктә тормышка ашырылачак, дип ышанырга кирәк.
Эльмарт УРАЗОВ.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *