Яз, кояш һәм җылылык бәйрәме

В Барде прошел Навруз-байрам21 МАРТТА, язгы көн төн белән тигезләшкәндә, Бардада Нәүрүз — яз, кояш, җылылык, табигатьнең яңарыш бәйрәме үтте. Чараны тамашачыларның яраткан «Дуслык» һәм «Нурлы» бию коллективлары «Язны каршылау» хореографик постановкасы белән ачтылар.
Бәйрәм кунакларын муниципаль район башлыгы Сергей Миннихан улы Ибраев һәм 23 сайлау округы буенча край Законнар чыгару Җыелышы депутатының ярдәмчесе Владимир Александрович Сухих котлады. Алар иминлек, тынычлык, үсеш, игенчеләргә чәчүне уңышлы үткәреп, мул уңыш җыеп алуларын теләделәр.
Чараны район мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты дәвам итте. Якты, дәртле бию һәм вокаль номерлар беркемне дә битараф калдырмады. Сәхнәдә генә түгел, мәйданның башка почмакларында да төрле күңел ачу программалары тәкъдим ителде — фольклор һәм балалар мәйданчыкларында иң кыю һәм зирәкләр өчен конкурслар һәм уеннар, спорт ярышлары, карусельдә, квадрациклларда, снегоходларда йөрү оештырылды, шулай ук сәүдә һәм уңышлар ярминкәсе дә эшләде. Барда мәдәният, спорт һәм ял үзәге һәм Сүҗде мәдәният йорты хезмәткәрләре учакта Нәүрүз өчен традицион булган Карга боткасын пешерделәр һәм барлык теләүчеләрне сыйладылар.
Воронья каша на Навруз-байрамТөп мәйданнан ерак түгел генә чаңгычылар ярышты. Биредә 92 спортчы катнашты. Шәхси беренчелектә түбәндәгеләр җиңүче булдылар: Ренат Акжигитов, Әлфир Латыйпов, Владимир Богданов, Галимҗан Суяргулов («Барда» чаңгы клубы), Надир Рәхимов, Сергей Жуйков (Куеда), Айгөл Йосыпова, Әлфинә Юнусова (Төнгүк), Раушания Абдулова һәм Сания Латыйпова (Барда), Илнара Мурзыева, Гөлназ Байсикина, Энҗе Садыева, Сильвина Байсикина (Акбаш), Кристина Треногина, Екатерина Ратегова (Чернушка). Команда беренчелегендә бардалылар җиңү яулады, икенче урында тә нгүклеләр, өченчедә — Федорки авыл поселениесе.
Бәйрәмнең иңде традициягә әверелгән һәм төп бизәге ат чабышлары булды, ул җан атучылар һәм тамашачыларның күбесен үзенә җыйды. Бу юлы ярышларда Барда, Орда, Уинск, Пермь районнарыннан, Татарстан республикасының Әгерҗе районыннан, Казахстан республикасының Актүбә шәһәреннән 14 ат катнашты. Барлыгы 4 заезд булды, аларның берсендә край Законнар чыгару Җыелышы рәисе призына «Форд» кушаматлы атта Алик Фәйзуллин (Актүбә шәһәре) җиңүгә иреште, финишка икенче булып «Белфест»та Рифат Тукхузин (яшь техниклар станциясе), өченче — Әгерҗе районыннан «Лавро-вая»да Диана Гыязетдинова килде.
Скачик на Навруз-байрамИкенче заездда җирле яхшыртылган токымлы атлар арасында Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев призына Уинск районыннан «Тень» кушаматлы атта Артем Дусаковка тиңнәр булмады, икенче урында — Пермь районыннан «Покорный»да Сергей Пономарев, өченчедә Орда районыннан «Бер-кут»та Евгения Логинова җиңүче булып танылдылар.
Өченче заездда край Законнар чыгару Җыелышының 23 сайлау округы буенча депутат В.А.Сухих призына беренче урында «Задор» кушаматлы атта Алик Фәйзуллин (Шәрипов Р.Г. КФХсы, Барда районы), икенче булып дистанцияне Пермь районыннан «Покорный»да Сергей Пономарев үтте, өченче булып Орда районыннан «Бер-кут»та Евгения Логинова килде.
һәм соңгы заезд «Почтовый» — чаналарда — Пермь крае «Бердәм Россия» партиясе региональ бүлеге, Барда районы Земство Җыелышы депутатлары һәм эшмәкәрләре призына үтте, анда «Малыш»та Рушан Атнагулов җиңү яулады, икенче урында — «Запуск»та Фирдәвис Шәрипов, өченче урында — «Нур-лат»та Альмир Шәрипов (барысы да Барда районыннан).
Оештыру комитеты ат чабышларын үткәрү буенча күрсәтелгән ярдәмнәре өчен край Законнар чыгару Җыелышы рәисе В.А.Сухихка, Пермь крае «Бердәм Россия» партиясе региональ бүлеге рәисе Н.И.Демкинга, муниципаль район башлыгы С.М.Ибраевка, Земство Җыелышы депутатлары С.В.Масальскихка, Р.Н.Маматовка, М.М.Уразаевка, район эшмәкәрләре Р.С.Якшиевка, Р.Р.Абдуловка, И.М.Иманаевка, Ф.Ш.Акбашевага, И.Н.Акбашевка, М.Х.Абузовага рәхмәт белдерә.
Шулай итеп, бардалылар язны җыр, уен-көлке белән каршы алдылар. Бәйрәмне оештыручылар аны чын-чынлап күңелле һәм кызыклы үткәрү өчен зур көч куйдылар.
Индира ХАҖИЕВА.
Ибраһим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *