Киләчәккә ышанычлы карыйлар, кыю планнар төзиләр

DSC_0371 (Medium)10 декабрьдә Акбаш авылында Мусалевлар КФХсының сарыкчылык фермасын тантаналы ачу булды. Бу вакыйга гаиләнең үзенең тырышлыгы, шулай ук район администрациясе ярдәме исәбенә мөмкин булды.
Барда муниципаль районы башлыгы С.М.Ибраев сүзләре буенча, район территориясендә авыл хуҗ алыгын үстерүгә район администрациясе, Земство Җыелышы җитди көч куя, чөнки бу тармак аеруча игътибар, зур тырышлык таләп итә һәм анда көчле, җаваплы, сәләтле кешеләр генә эшли ала. Ферма тө зелешенә килгәндә исә бүген район территориясендә шушы юнәлеш буенча 12 проект тормышка ашырыла, шул исәптән гаилә фермалары, башлаучы эшмәкәрләр.
Аннан соң район Земство Җыелышы рәисе В.М.Сарбаев, район администрациясенең авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы М.Ф.Әхмәев, Федорки авыл поселениесе башлыгы А.М.Байсикин һәм башкалар хуҗаларны котладылар, аларга сәламәтлек, иминлек, ирешелгәннәрдә тукталмауларын теләделәр һәм тиздән аларның продукциясе кибетләрдә сатылуына ышаныч белдерделәр.
Сергей Миннихан улы, Вәдир Манфур улы, КФХ башлыгы Нәзир Биҗан улы көчле алкышлар астында кызыл тасманы кисеп, ферма эченә уздылар. Бина җылы, зур, терлек асрау өчен барлык шартлар тудырылган. Бүгенге көндә абзарда бәрәннәр һәм 50 баш ана сарык асрала, соңгылары бәрәнли дә башлаганнар инде. Сарыклар романов токымлы. Хуҗабикә Мәүсия Вәсил кызының сүзләре буенча, бу токым сарыклары матур, акыллы булу өстенә авырлыкны тиз җыю белән аерылып торалар.
— Алар — ит токымлы, йоннары кыска, шулай да көзен һәм җәен кыркырга, ә йонын Куеда районы Большая Усада киез итекләренә алмаштырырга планлаштырабыз. Киләчәктә сарык йоныннан одеял тегү машинасы сатып алырга уйлыйм, — ди М.В.Мусалева.
Бүген без зур хезмәтнең яхшы нәтиҗәсен күрәбез, ә ул узган елда Мусалевлар сарыкчылык фермасы төзелешенә проект яклап, 1,5 млн сум күләмендә дәүләт ярдәме алудан башлана. Быел май аенда субсидиягә үз средстволарын өстәп, ферма төзи башлаганнар, августка инде ул тәмамлана. Калган суммага сарык, ГАЗель-Валдай машинасы сатып алганнар.
Профессияләре буенча Мәүсия апа — педагог, Нәзир абый -шофер. Бүген алар лаеклы ялда, әмма алар кул кушырып утыручылардан түгел. Эшләү аларга канәгатьлек кенә китерә. Күпчелеге балалары -ике улы һәм кызы ярдәм итәләр, оныклары үсә. Менә шулай Мусалевлар киләчәккә ышанычлы карыйлар, сарыкларның баш санын арттыру һәм ферманы киңәйтү буенча кыю планнар төзиләр. Ә безгә барлык хыялларының тормышка ашуын гына телисе кала.
Венера АЛАПАНОВА.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *