“Башмагым“ белән яуланган уӊыш

Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год).
Драмколлектив районного Дома культуры (1966 год).

БЕЗ, 1963 елда Төнгүк сигезьеллык мәктәбен тәмамлаучылар: Дамирә Кузаева, Факирә Максиева hәм мин – Шаhит Кучукбаев, Төнгүк авылы яшьләре белән концерт бригадасы оештырып, түләүле концертлар куеп, клубыбызга баян алдык. Талантларыбызны ачып, туган авылыбызда якты эзләр калдырып, белемебезне үстерергә читләргә озатучы укытучыларыбыз Мәрзия Әлетдин кызы Габитовага, безне сәхнә hөнәренә өйрәтүче пионер вожатые, соӊыннан Сараш мәктәбендә укытучы, җәмәгать эшлеклесе Сания апа АбдуловаХәлилова, аныӊ әнисе – бөтен гомерен мәдәният эшенә багышлаган, Барда драма коллективында төрле рольләр башкарган, халык театры исемен алуда катнашкан Фасиха апа Абдуловага, Роза апа Юнусовага, шулай ук танылган мәдәният эшлеклесе — Төнгүк авылы мәдәният йорты директоры Казыйхан Әмин улы Максиевка hәм башка укытучыларыбызга рәхмәтләребезне әйтеп, Барда урта мәктәбенә укырга кердек.
Безне, интернатта торучыларны, Барда мәдәният йорты директоры Сафый Кавый улы Юлаев җыр, бию, театр коллективларына чакырды.
Хор белән баянчы Мәсхүд абый Уразаев, биючеләр белән танылган биюче Фидәил Габитов, театр коллективы белән Гали абый Абзаев шөгыльләнде, пионерлар бүлмәсендә — курчак театрына балаларны Мөршидә апа Акбашева, баянда уйнарга Фаика апа Мусина-Туктамышева, ә гарәп хәрефләре белән укырга hәм язарга Әмир абый Фатыйхов өйрәтә иделәр.
1963 елда Барда драма коллективы халык театры исемен алыр өчен Пермь өлкәсе жюри әгъзалары алдында чыгыш ясады. Барда мәдәният йорты сәхнәсендә режиссер Гали Абзаев җитәкчелегендә Равил Батыркаев, Шаhит Кучукбаев, Шәрифхан Ижбулатов, Габдуллахан Камалетдинов, Дамирә Кузаева, Факирә Максиева, Люция Биктаhирова, Флюра Уразаева, Мәсхүд Уразаев, Фасиха апа Абдулова, баянчы – музыка белгече Фаика Мусина-Туктамышева, Хәдичә Ихсанова, Гайшә Мөстәкыймова, Рәфхәт Мәҗитов hәм башка апа-абыйлар катнашында Кәрим Тинчуринныӊ “Казан сөлгесе“ музыкаль комедиясен куйдык. Тик ул вакытта халык театры исемен алырга насыйп булмады.
Уӊай якларыбызны hәм кимчелекләребезне дә әйтеп, яӊадан драма әзерләргә тәкъдим иттеләр.
С.К. Юлаевныӊ бик якын танышы – Пермь яшь тамашачы театры директоры булышлыгы белән, гуманитар ярдәм формасында, бер “Урал“ машинасы (машинасы да шул театрныӊ) түләүсез декорацияләр, өс киемнәре hәм булачак халык театры өчен кирәк әйберләр кайтарылды. Сафый абый гармунда бик матур уйнаучы да, оста рәссам hәм декоратор да, танылу алган баянчы Рамилнеӊ, саксофонда уйнаучы Рәмиснеӊ әтиләре дә, иӊ мөhиме – яхшы сәнгатькәр hәм оештыручы иде.
1964 елныӊ март аенда Фидәил Габитов җитәкчелегендә Кама буенда яшәүче милләтләрнеӊ дуслыгын яктырткан “Яшьлек килә“ дигән театральләштерелгән җыр hәм бию ансамблебез белән өлкә конкурсында чыгыш ясап I дәрәҗә диплом белән бүләкләндек. Бу ансамбльдә егермедән артык кеше катнашты, хәтта безгә олы яшьтәге, яшьлегендә күп жанрларда чыгыш ясаучы сәнгать остасы, Карман авылында туып-үскән Рафаэль ага Нурбаков та ярдәм итеп йөрде. Жюри фикеренчә, шундый көчле ансамбль белән Барда районыннан беренче тапкыр килүебез икән.
1965 елда Сафый абый Башкортостан сәхнәләрендә төрле жанрларда чыгыш ясаучы, талантлы Идик Галимхан улы Җиhануровны драма коллективы белән җитәкчелек итәргә чакырды.
Төрле драма театрларында күп рольләр башкарган Хәдичә апа Ихсанова, музыка белгече Фаика апа Мусина-Туктамышева, Роза Юнусова, Саимә апа Алексеева-Исмәгыйлова, Гакифә Мәҗитова, Әхәт Котлыбаев, Ринат Хәлилов, Марсель Туктамышев, Әнвәр Тимиркин, соӊыннан Казан мәдәният институтын тәмамлап Барда халык театры режиссеры булган Гөлфирә Рангулова катнашында халык театры исеме алу өчен Барда драмколлективында ныклы, зур хәзерлек алып барылды. Сәхнәгә куяр өчен Хәбибулла Ибраhимовныӊ “Башмагым“ музыкаль комедиясе сайланды. Бары да әзер булгач, 1966 елныӊ мартында Барда мәдәният йортында, Пермьнән килгән жюри алдында чыгыш ясадык.
Жюри әгъзалары эшебезгә зур бәя биреп, драма коллективына халык театры дипломын тапшырып, рәхмәтләрен белдерделәр, эшебездә уӊышлыклар теләделәр.
Сафый абыйныӊ хәер-фатыйхасын алып, мин матди ярдәмемә мохтаҗ булган өч энемә, авыру әниемә дә ярдәм итү нияте белән эшчеләр бригадасын оештырып, күбрәк акча табу өчен урман эшенә читкә чыгып киттем. И.Г. Җиhануров институтныӊ юридик факультетына укырга керергә имтиханга әзерләнә иде. 1969 елныӊ 1 январенда армия сафларыннан кайткач ук мин Барда мәдәният йортына методист булып эшкә урнаштым. Халык театрыныӊ режиссеры булып Солтан абый Абдракипов эшли иде. Аныӊ җитәкчелегендә “Җәза“ пьесасында Нуркай ролен мин, Былбыл ролен Наилә Ибраева – егет белән кыз булып уйнадык. 1970-1971 елларда Сараш мәдәният йортында директор вазыйфаларын үтәдем. Шул дәвердә “Мәхәббәт газабы“, “Яӊа көй“ пьесаларына җырларын hәм көйләрен үзем иҗат итеп сәхнәгә үзем куйдым. Баш рольләрне дә үзем башкардым. Башка авылларга да бардык. Тамашачыларныӊ рәхмәт сүзләреннән башка тәнкыйть сүзләре булмады.
1987 елда Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәровныӊ сценарие буенча (режиссеры да үзе булды) театральләштерелгән “Барда йолдызлары“ концерты белән Барда халык театрыныӊ беренче режиссеры, Чернушка районында адвокат булып эшләүче, татар-башкорт оешмасы җитәкчесе Идик Җиhануров, ансамблебезнеӊ солисты, Пермь крае фестивалендә сигез яшендә үк лауреат исемен яулаган, 10 яшь кенә булган Рифат Кучукбаев катнашында, Казанда уздырылган Идел-Кама буенда яшәүче халыклар дуслыгына багышланган фестиваль-конкурста чыгыш ясарга бардык. Галиәсгар Камал исемендәге драмтеатрда тамашачылар залыныӊ иӊ соӊгы арткы ишегеннән тальянда уйнап, урамда сөрән бүләген җыйгандагы шикелле биешеп-җырлашып килеп кердек. Тамашачылар басып дәррәү кул чаптылар, безгә кушылып җырладылар-биеделәр, сызгырдылар, зал чын авыл урамына әйләнгәндәй булды. Сәхнә колгага тастымал бәйләүче хуҗаныӊ ишек алдына әйләнде. Бәләкәй Рифатка күкәй бирделәр. Хуҗа: “Инде, улым, биеп тә куй“, дигәч, сөрәнчеләр хуҗаныӊ сүзләрен күтәреп алдылар, Рифат та дулкынланып, күкәйне кесәсенә салып куеп, биергә кереште. Күкәйнеӊ ватылганын сизеп, кинәт генә туктап калды. “Ватылды кый күкәем“ дип кычкырып “сыктап“ җибәрде.
Коллектив аны юатып, “Ватылды кый күкәем“ дип кабатлый, кабатлый җырга биеттек. Аннан соӊ күмәк биюләр, җырлар җырлап, тамашачылар белән саубуллаштык.
Моӊа чаклы концерт барышында Илсөяр Якупова үзенеӊ җырлары белән, Рифат Кучукбаев татар-башкорт биюләре белән тамашачыларныӊ мәхәббәтләрен яулаган иделәр инде. Коллективыбызныӊ барлык катнашучыларын да Бөтенсоюз фестивале лауреаты медальләре белән бүләкләделәр. Соӊыннан сәхнәгә менеп, Казан филармониясе директоры Илгиз Мәҗитов Илсөяр Якупованы филармониягә җырчы итеп эшкә чакырды. Концертны матуррак итеп тәмамлау өчен, иӊ матур башкаручылар дип безнеӊ чыгышларыбызны жюри иӊ соӊга калдырган икән. Бу безнеӊ күмәкләшеп, барда татарларыныӊ чын йөзен, татарлыгын, мәдәниятен Татарстан халкына беренче тапкыр күрсәтүебез булгандыр. Шулай итеп татар дөньясында районыбыз данын тагын да югарырак күтәрә алдык.
Шаhит КУЧУКБАЕВ, край, республикалар, Россия күләмендә уздырылган конкурслар, фестивальләр лауреаты, күп тапкырлар төрле дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнгән җыр hәм бию гаилә ансамбле җитәкчесе, “Туган җирем – сиӊа җырым“ китабыныӊ авторы, hәвәскәр композитор-бард.
Төнгүк авылы.
Фото гаилә архивыннан.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *