Хезмәттәшлекне ныгытып

14 МАЙДА Бардада эш сәфәре белән Пермь крае губернаторы Дмитрий Махонин hәм Татарстан Республикасы президенты Рөстәм Миӊнеханов булып киттеләр, алар белән бергә шулай ук край Законнар чыгару Җыелышы рәисе Валерий Сухих, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев hәм конгресс Башкарма комитеты рәисенеӊ урынбасары Марс Тукаев, Татарстанныӊ Свердловск өлкәсендә даими вәкиле Хәйдәр Гыйлфанов, башка рәсми затлар килгән иде. Кунаклар иӊ элек Габдулла Тукай паркында булдылар. Аларны чәкчәк белән каршыладылар, сәламләүләр яӊгырады. Биредә бардалылар күп кенә җыелган иде. Рафикъ хаҗи Акманаев Рөстәм Нургалиевичка Г.Тукайныӊ Барда тамырлары турында сөйләүче китабын тапшырды. Д.Махонин hәм Р.Миӊнеханов шагыйрь БАРДА муниципаль округы администрациясе Барда округы халкын hәм кунакларны 20 майда Барданыӊ базар мәйданында узачак традицион язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашырга чакыра.

Ярминкәдә авыл хуҗалыгы hәм җитештерү предприятиеләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, шәхси хуҗалыклар, мәктәп яны участоклары, халык кәсепчелеге hәм hөнәрләре осталары катнаша ала.

Җиләк-җимеш культуралары утырту сезоны җитте. Җирле питомникларда үстерелгән, Пермь краеныӊ hәйкәленә чәчәк салдылар.

Округ администрациясенеӊ утырышлар залында край татар иҗтимагый үзәкләре җитәкчеләре белән очрашу үтте, анда округ территориаль бүлекләре начальниклары, җәмәгатьчелек вәкилләре дә катнашты. Край татарлары милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Хәлил Фәрвәзетдинов, Лысьва татар үзәге рәисе Зәмирә Мухаева, “Чәкчәк“ край яшьләр оешмасы рәисе Рөстәм Галимов чыгышлары тыӊланды. Дмитрий Махонин hәм Рөстәм Миӊнеханов чыгыш ясады.

Дәүләт hәм ведомство, Татарстан Республикасы бүләкләрен, губернатор hәм президент рәхмәт хатларын тапшыру тантанасы булды. Барда муниципаль округы башлыгы Хәлил Алапанов кунакларга рәхмәтен әйтеп, Барда округыныӊ Пермь крае белән Татарстанны тоташтыручы күпер булып торуын билгеләде, бу очрашуныӊ үзара хезмәттәшлекне үстерүдә әhәмияте зур булачагына ышаныч белдерде.

Ибраhим Тимганов фотолары.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *