Ныклы элемтә булдырырга

Ю.Н. Зубарев (в середине) в КФХ Тукачева
Ю.Н. Зубарев (в середине) в КФХ Тукачева

Академик Д.Н. Прянишников исемендәге Пермь дәүләт аграр-технология университеты hәм Барда муниципаль районы җитәкчелеге арасында килешүгә кул куелуы турында газета битләрендә хәбәр иткән идек. 23 ноябрьдә эш сәфәре белән ректор киңәшчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, профессор Ю.Н. Зубарев җитәкчелегендә 8 кешедән торган делегация район авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар. Делегация составында тагын фәнни-инновацион эшләр hәм халыкара хезмәттәшлек буенча идарә начальнигы Э.Ф. Сатаев, доцент, икътисад фәннәре кандидаты И.И. Дәүләтов, агротехнология hәм урман хуҗалыгы факультеты деканының фәнни-инновацион эшләр буенча урынбасары, үсемлекчелек кафедрасы доценты, авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты А.А. Скрябин, бакчачылык hәм эшкәртү технологияләр кафедрасы мөдире, доцент, биология фәннәре кандидаты Е.В. Михалева, белем алучы яшьләр hәм выпускникларны эшкә урнаштыруга булышлык итү үзәге директоры С.В. Чашечкина, доцент, ветеринария фәннәре кандидаты Н.А. Никонова hәм университет видеостудиясе видеооператоры М.А. Светлов катнашты.
Барда районы чигендә кунакларны Барда муниципаль районы башлыгы С.М. Ибраев, икътисади үсеш буенча урынбасар И.С. Туйгелдин, авыл хуҗалыгы hәм кулланучылар базары идарәсе начальнигы
И.Р. Исмакаев h.б. каршы алды.
Эш сәфәре Үдик авылында урнашкан “Ибраhимова С.Ә.“ крестьян-фермер хуҗалыгыннан башланды. Сафирә hәм Рамил Ибраhимовлар хуҗалыгында нигездә бәрәңге үстерү белән шөгыльләнәләр. Биредә кунаклар җитештерү базасы белән таныштылар, бәрәңге саклау урынында булдылар.
Бакчавылда урнашкан “Тукачев И.М.“ крестьян-фермер хуҗалыгында балык үрчетүче (рыбовод)
А.Р. Кучукбаева каршы алды hәм балык фермасы белән таныштырды. Бу хуҗалык 2013 елда төзелә башлый, 2016 елда файдалануга тапшырыла. Биредә мәрсин (осетр) семьялыгына караган стерлядь (чөгә) балыгы hәм маймычлар үрчетелә. Узган 2017 елда hәм быел 10шар тонна балык Пермь краена, Башкортостан республикасына сәүдәгә озатылган. Алга таба Барда районы сәүдә рәтләренә дә чыгару планлаштырыла икән.
Киләсе тукталыш – Печмень авылындагы йорт куяннары үрчетү хуҗалыгында. “Рожков Д.В.“ крестьян-фермер хуҗалыгында якынча 20 мең баш куян асрала. Фермер хуҗалыгы белән Дмитрий Владимирович Рожков үзе таныштырды. Хуҗалык елына 70 тонна ит җитештереп Пермь краена hәм башка төбәкләргә, шул исәптән Мәскәү өлкәсенә сәүдәгә озата, киләсе елларга 100 тонна чиген узу турында сүз алып барыла. Куян асрау буенча мондый фермалар крайда юк дисәк тә була. Тукландыру өчен Свердловск өлкәсе, Богданович шәhәрендә җитештерелгән комбиазык кулланыла. Нәсел үрчетү өчен куяннар Франциядән кайтарыла.
Ю.Н. Зубарев җирле мәгълүмат чараларына биргән әңгәмәсендә Барда районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре турында югары фикердә булуын билгеләде.
— Без Үдиктә Ибраhимов, Бакчавылда Тукачев, Печменьдә Рожков фермер хуҗалыкларында эш барышы белән таныштык hәм күргәннәрдән канәгать калдык. Бу хуҗалыкларда киләчәктә Пермь дәүләт аграр-технология университеты студентларын практика уздыру турында килешенде. Бездә Барда районыннан көндезге hәм читтән торып уку бүлекләрендә 60 студент белем ала. Югары уку йорты hәм Барда районы арасындагы хезмәттәшлек дәвам итсен, ныгысын, — диде Юрий Николаевич.
Роза Гыйззәтуллина.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *