Күп балалы гаиләләргә — таныклык

udostoverenije-mnogodetnym
Пермь крае Хөкүмәтенең 2017 елның 20 июнендә кабул ителгән “Пермь крае күп балалы гаиләләренә таныклык тапшыру тәртибен раслау турында“гы 508-п санлы күрсәтмәсе нигезендә, өч яки аннан күбрәк балалары булган күп балалы гаиләләргә таныклык тапшырыла башлады.
Безнең районда тәүге таныклыкларны тапшыру узган атнада Барда районы социаль яклау бүлегендә булды. Таныклык Данифә Хәлил кызы Кучукбаевага, Сергей Миннихан улы hәм Айгөл Хәлил кызы Ибраевларга, Әлфия Нәзир кызы Мушаковага, Алсу Калфат кызы Куштановага h.б. тантаналы төстә тапшырылды. Документларны идарә начальнигы Ләйсән Фәим кызы Имайкина hәм бүлек начальнигы Эльмира Габтерәшит кызы Тюмисова тапшырды.
Җылы әңгәмә чәй өстәле артында дәвам итте.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *