Укытучы булып туарга кирәк

Л.Г. Кучукова, Н.Г. Аксаитова и Л.Х. Мансурова
Л.Г. Кучукова, Н.Г. Аксаитова и Л.Х. Мансурова

Әдәбият елында «Әдәбият дәресе-2015» дип исемләнгән муниципаль конкурс үткәрү бик тә урынлы булды. Катнашучылар саны күп булмаса да (нибары 7 укытучы), бәйге кызыклы үтте. Чараны күзәткән һәркем үзе өчен нәтиҗәләр ясады, кирәкле мәгълүмат алды.
Беренче дәресне уздыру хокукы Барда коррекцион мәктәп-интернаты укытучысы Минзилә Рәшит кызы Имайкинага бирелде. Шул ук белем бирү учреждениесеннән Лидия Гаптрәшит кызы Кучукова 5б сыйныф укучылары белән дәрес уздырды. Барда гимназиясеннән Нурия Габдуллахан кызы Аксәетова 8 сыйныф укучылары белән А.С. Пушкинның «Капитан кызы» әсәрен анализлады. Барда урта мәктәбе укытучысы Айзирәк Зарифҗан кызы Ижбулатова 11 а класс укучылары белән дәрес вакытында М. Горькийның «Изергиль карчык» әсәрен тикшерделәр. Бәйгедә район үзәге мәктәпләреннән кала тагын ө ч укытучы катнашты. үдик урта мәктәбе укытучысы Ләйсән Халит кызы Мансурова ачык дәрес өчен И.С. Тургенев әсәрен сайлаган. әдәбият укытучылары район конкурсында тагын Төнгүк урта мәктәбеннән Лилия Илгат кызы Юсуфкулова һәм Печмень урта мәктәбеннән Марина Степановна Ушакова һөнәри көч сынашуда катнашты.
Дәресләр барышын көн буе рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик үзәге җ итәкчесе, Барда гимназиясе укытучысы, «Ел укытучысы-2008» муниципаль конкурсының абсолют җиң үчесе Альбина Әүхәт кызы Киндяшева җитәкчелегендәге мәртәбәле жюри бәяләде. Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Гүзәл Хәлил кызы Исмәгыйлова, район мәгариф идарәсе методисты Рәмилә Нәвил кызы Илкәева, Карман мәктәбе укытучысы Алла Владимировна Пентюхова һәм Төнгүк урта мәктәбе директоры урынбасары Айгөл Фаиз кызы Кузаева дәресләрнең һәр мизгелен игътибар белән күзәтә бардылар. Укытучылар укучыларны уеннар, төрле заманча әсбаплар белән кызыксындырып, сәнгать төрләре аша әсәрләрдә сурәтләнгән образларны тулырак ачуга ирештеләр.
Дәрес үткәрүдән тыш катнашучылар кыскача тормыш һәм хезмәт юллары, ни өчен бу һөнәрне сайлаулары — рус әдәбияты укытучысы булулары турында сөйләделәр. һәр чыгыш үзенчәлекле, эчтәлекле һәм тәэсирле булды. 26 ел хезмәт стажына ия югары категорияле укытучы М.Р. Имайкина, укучының йөрәгенә юл таба алган укытучы гына бәхетле була ала, дип саный. Рәсәй Федерациясенең атказанган укытучысы З.Л. Кузаевада укыган Л.И. Юсуфкулова башка һөнәр турында уйламаган да -остазы шикелле балаларга рус әдәбиятын укыту турында хыялланган һәм уйларын тормышка ашырган. Балаларга ун ел белем бирүче Л.Х. Мансурова исә дөньяда яшәр өчен якыннарыңның кояш яктысына тиң күңел җылысын тоярга, җирдә ныклы басып торырлык таянычың булырга һәм илһам, энергия чыганагы буларак аралашу, белем туплау, омтылу кирәк, дип саный. 2013 елда «Ел укытучысы» конкурсының Федераль этабы җиңүчесе М.С. Ушакова: «Хезмәт — бу тормышта иң мөһиме. Хезмәтне яратсагыз, тормыш сезне яратыр», — дип яши һәм эшли. Бер очрашып күрешкәч, ахыргача аерылып булмый, дип ышана. Н.Г. Аксәетова тормышның гади генә күренешләренә сокланып, рухланып яши белә. Яңа чабылган үләннең хуш исе, кышкы көннең салкынча сафлыгы, нарат сумаласының кояш нурларыннан эрүе, китапханә киштәләренә тезелгән китаплар һәм яңа пешкән икмәк исе — аларның берсенә генә дә битараф түгел ул, бу тойгылар аны гомере буе озата бара. Иҗат, дуслык, сәләт, сәяхәт кылу, гаиләгә бирелгәнлек аша гына язмышын тулысынча күзаллый. Тәҗрибәле укытучы А.З. Ижбулатованың укучыларына әйтер сүзләре, әйдәп алып барыр өчен фикерләре әле бик күп.
Әйе, рус әдәбиятының бай мирасын күңелләрендә саклаучы һәм шуны яшь буынга тапшыручы укытучыларның чыгышлары онытылмаслык тәэсирләр уятты. Бәйгегә нәтиҗә ясап, район мәгариф идарәсе начальнигы И.Ә. Тляшев бу көннең гади бер көн түгеллегенә басым ясады: «Конкурста катнашучы хөрмәтле укытучылар, үзегезнең чыгышыгыз белән сез безгә бәйрәм ясадыгыз. җаваплы, тынгысыз хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә!» — дип җиңүчеләрнең исемнәрен атады. «Әдәбият дәресе-2015» муниципаль конкурсының җиңүчесе булып Барда гимназиясе укытучысы Н.Г. Аксәетова танылды. Икенче урынга Барда коррекция мәктәп-интернаты укытучысы Л.Г. Кучукова лаек дип табылды. Үдик урта мәктәбеннән Л.Х. Мансурова өченче урын яулады. Край Законнар чыгару Җыелышы депутатлары В.А. Сухих һәм Е.Е. Гилязова исеменнән Ф.Ф. Корбангалиева Төнгүк урта мәктәбе укытучысы Л.И. Юсуфкуловага махсус бүләк тапшырды.
Жюри рәисе А.Ә. Киндяшева да үз чыгышында: «Филологлар башка укытучылардан аерылып торалар. Дәресләр кызыклы, көчле (яркий) булды. һәр катнашучы иҗади якын килеп үзен һәм шәхес, һәм мөгаллим буларак исбатлый алды. Укытучы булып туарга кирәк шул. Дәресләрдә балалар белән яхшылык һәм явызлык, намус һәм абруй (достоинство), кешенең мораль сыйфатлары турында сүз алып барылды. Укучылар да актив булдылар, текстларны анализлый белүләрен күрсәттеләр, катлаулы әхлак темаларны тикшерделәр. Ә Нурия Габдуллахан кызы үзен фәненә чын күңеленнән гашыйк мөгаллим итеп күрсәтә алды. Шул хисләрен балаларга да күчерә алды», — дип билгеләде.
Әйе, бала йөрәген бары сабырлык, нечкә күңеллелек аша гына аңлап һәм яулап буладыр ул. Укучы һәр дәресеңне көтеп ала, теләп хәзерләнә икән, еллар узса да хөрмәт хисләре белән сагынып искә ала икән, димәк сезнең хезмәт, сезнең очрашу юкка булмаган. Димәк сез алар күңеленә изгелек орлыклары
сипкәнсез, укучылар йөрәгенә юл таба алгансыз, бусы инде иң мөһиме.
Ибраһим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *