Хезмәтемне, балаларны яратам

В конкурсе «Учитель года - 2018» победила учитель биологии и химии Куземьяровской основной школы Эльвина Илгизовна Барсаева. 
В конкурсе «Учитель года — 2018» победила учитель биологии и химии Куземьяровской основной школы Эльвина Илгизовна Барсаева.

“Ел укытучысы-2018“ конкурсында Байавыл төп мәктәбенең биология hәм химия укытучысы Эльвина Илгиз кызы Барсаева җиңү яулады. Конкурс турында тулырак — 2 биттә.
Ибраhим Тимганов фотосы.
“ЕЛ УКЫТУЧЫСЫ-2018“ конкурсының район туры 20-21 февральдә Барда гимназиясе, район үзәгенең өченче hәм дүртенче балалар бакчалары базасында үткәрелде. Бәйгедә районның гомуми hәм мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан барысы 22 педагог катнашты.
Чараны тантаналы рәвештә ачканнан соң “Ел укытучысы-2017“ муниципаль конкурсы җиңүчесе Салават Дамир улы Абраков катнашучыларга изге теләкләрен, уңышлар теләде. Конкурс “Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы“, “Яшь педагог“, “Гомуми белем бирү укытучысы“ hәм “Социаль-педагоглык“ номинацияләрендә оештырылды.
Мондый дәрәҗәдәге конкурста катнашу өчен үзеңдә никадәр ихтыяр көче, белем hәм батырлык кирәктер. Шул ук вакытта коллегаларың белән аралашу, тәҗрибә туплау, hөнәри осталыгыңны сынап карау да ул. Дәресләр берсеннән-берсе үзенчәлекле, кызыклы hәм мавыктыргыч булды. Жюри әгъзалары hәр дәрес, занятиене игътибар белән күзәтте. Ниhаять, ике көн барган бәйгегә нәтиҗә ясалды. Жюри әгъзалары hәр номинациядә “Ел укытучысы-2018“ конкурсы җиңүчеләре исемнәрен атады.
“Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы педагогы“ номинациясендә 7 катнашучы арасыннан беренче hәм икенче урыннарны Барданың 4 балалар бакчасы тәрбиячеләре Ильзира Раил кызы Ижбулатова hәм Лидия Рамил кызы Маматова яулады. Өченче урынны район үзәгенең 6 балалар бакчасы тәрбиячесе Рида Фәрит кызы Елисеенко алды. Үдик балалар бакчасы тәрбиячесе Раушания Рәфгать кызы Шакманаева край Законнар чыгару Җыелышы депутаты В.А. Сухихның махсус бүләгенә лаек булды.
“Яшь педагог“ номинациясендә Байавыл төп мәктәбенең биология hәм химия укытучысы Эльвина Илгиз кызы Барсаевага тиңнәр булмады. Каенавыл балалар бакчасы тәрбиячесе Илсинә Ибраhим кызы Балтаева икенче, Төнгүк балалар бакчасы тәрбиячесе Гөлназ Мирза кызы Юнусова өченче урынга чыкты.
“Гомуми белем бирү укытучысы“ номинациясендә 5 укытучы катнашты. Бу номинациядә җиңүче булып Төнгүк урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Алия Мәсхүт кызы Кузаева танылды. Икенче урында — Барда урта мәктәбенең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Миләүшә Раиф кызы Гайнетдинова, өченчедә – Үдик урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Ландыш Тәлгать кызы Рангулова.
“Социаль-педагоглык“ номинациясендә җиңү бәхетен Барданың 3 балалар бакчасы педагог-психологы Ирина Илдус кызы Таразова татыды. Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясенең рус теле hәм әдәбияты укытучысы Нурия Габдулахан кызы Аксәетова белән Барда урта мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Алия Раиф кызы Бирюкова икенче hәм өченче урыннарда.
Ахырда конкурсның абсолют җиңүчесе исемен билгеләү өчен hәр номинациядә беренче урын яулаган педагоглар чакырылды. Аларга өстәмә бирем — “Белем бирү нәтиҗәсе ул — ….“ темасы буенча ачык чыгыш әзерләргә кушылды. Укытучыларның чыгышларын тыңлаганнан соң жюри әгъзалары “Ел укытучысы–2018“ конкурсының абсолют җиңүчесе итеп Байавыл төп мәктәбенең биология hәм химия укытучысы Эльвина Илгиз кызы Барсаеваны таныды. Көмеш медальгә Төнгүк урта мәктәбен, кызыл дипломга Пермь дәүләт милли тикшеренү университетын тәмамлап (ПГНИУ, ягъни элеккеге ПГУ), әле икенче елын гына эшләүче яшь белгечне җиңүгә илткән адымнары да искитмәле. Узган уку елында Эльвина Илгиз кызы “Ел укытучысы–2017“ конкурсында катнашып икенче урынга чыга, ә быел абсолют җиңүче исемен яулый! Үҗәтлеге hәм тырышлыгы, үз көченә ышануы янә аңа уңышлар китерә.
— Сөенәм, көтмәгән идем… Конкурста җиңүемне аңлап та бетермим әле. Алга таба да эшләргә исәбем, хезмәтемне, балаларны бик яратам, — диде ул.
Район мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Г.Х. Исмәгыйлова, мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының район комитеты рәисе С.Г. Туктамышев, жюри рәисләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре педагогларны котлап изге теләкләрен, уңышлар юллады. Барда гимназиясендә укучы талантлы балалар җыр hәм биюләре белән бу чарага ямь өстәде. Бәйге тәмамланды, җиңүчеләр билгеләнде, алга таба максатлар билгеләп дәртләнеп эшләргә, иҗат итәргә, яңа биеклекләргә күтәрелергә язсын.
Роза Гыйззәтуллина.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *