Бәйрәмгә лаләләр әзер!

Ильшат и Гельмариам Закировы
8 МАРТ – хатын-кызлар бәйрәме генә түгел, ә иӊ матур, иӊ якты яз бәйрәме, ул тиздән яз, ә аныӊ белән бергә җылылык, беренче бөреләр hәм умырзаялар килүен хәбәр итә. Безнеӊ күпләребез өчен бу көн чәчәкләр, аеруча лаләләр белән бәйле дип уйлыйм.
Алар бар җирдә: кибет киштәләрендә, тәрәзә төпләрендә, вазаларда, открыткаларда hәм балалар рәсемнәрендә. Ир-егетләр сөйгән ярларына иӊ матур hәм нәфис лаләләр алырга ашыга.
Илшат hәм Гөлмәрьям Закировлар гаиләсен район халкы яхшы белә. Күпләр аларда бакча инвентарьларын, ашлама, орлыклар hәм үзләре үстергән үрентеләр сатып ала, аларныӊ зур булмаган кибетләрендә hәрчак кеше күп. Закировлар hәрчак яӊа технологияләр, яӊа сортлар эзләүдә.
Менә хәзер дә эш сөючән гаилә гаҗәпләндерде: узган елны алар, уллары Нияз тәкъдимен тыӊлап, лаләләр үстерү белән шөгыльләнергә уйлаган. Аллага шөкер, моныӊ өчен бар шартлар: теплицалар, ярдәмчеләр – балалары hәм интернет, hәм иӊ мөhиме, теләк бар.
— Безнеӊ лалә суганчалары Голландиядән, быел 10 меӊ данә утырттык. 9 градуслы технология буенча үстерәбез, ягъни октябрьдә утырткач, теплицаларны суытабыз, лалә суганчалары үзләрен кар астында дип “уйлый”, ә январьда акрынлап температураны күтәрә башлагач, аларга яз җиткән кебек “тоела” – менә шулай без лаләләрне “алдыйбыз”, — дип сөйли башлады Илшат Идеал улы hәм Нияз. – Калдыклар аз булсын өчен, температура режимын hәм утырта торган материалны саклау шартларын үтәү мөhим. Тиз җылытырга ярамый, алайса буш чәчәк барлыкка киләчәк. Шулай ук су салу режимын да үтәргә кирәк.
Закировлар гаиләсе өчен лалә чәчәкләрен үстерү яӊа эш, алар сынаулар hәм хаталар аша өйрәнә. Узган елда эш сорт сайлаудан башлануын аӊлаганнар.
Безгә таныш булмаган сортлы чәчәкләрне сату кыен, ә гадәти формадагы бөреле (бутон) матур чәчәкләр тиз сатыла.
— Сату белән безнеӊ кыенлыклар юк. Күп очракта чәчәкләрне Бардада hәм Куедада урнашкан кибетләребездә сатабыз, күмәртәләп сатып алучылар да безне белә, үзләре килеп ала. Лаләләр үстергән ике ел эчендә без бу эшнеӊ кирәклеген аӊладык. Шуӊа күрә лаләләр үстерүне дәвам итү генә түгел, ә аларныӊ санын арттыруны да планлаштырабыз, — дип әӊгәмәбезгә кушылды Гөлмәрьям Вәсил кызы. – Шулай ук планда мәйданнарны киӊәйтү, өстәмә теплицаларны эшләтеп җибәрү, производство лампаларын сатып алу.
hәм иӊ мөhиме, температура режимын саклап торуны автоматлаштырып, хезмәтне җиӊеләйтү.
Лаләләр безнеӊ өчен табыш кына түгел, алар чәчәк ата башлагач, бирегә керү hәм соклану үзе ни тора! Карагыз, нинди матурлык! Без бу чәчәкләр диӊгезе арасында хуҗалар белән аралашканда, бөтен яктан лаләләр чәчәкчеләренеӊ hәр сүзе белән килешкәндәй, үзләренеӊ кызыл, сары, ал бутоннары белән тибрәлеп, безгә “караган” кебек тоелды. Алар безне шулай ук тибрәлеп озатып та калды.
8 март алдыннан Илшат Идеал улы районныӊ бар хатын-кызларын котлады: — Район халкыныӊ гүзәл яртысына сәламәтлек, нык гаиләләр, тынычлык телим. hәрчак матур, сөекле hәм сөючән булып калыгыз.
Сез гаилә бизәге hәм җылысы, сездән башка йортыбыз уӊайлыкны югалта. Ә чәчәкләрне сезгә 8 мартта гына бүләк итмәсеннәр.
Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *