Талант иясе

Наиль Габдушев
Үзәк район китапханәсендә талант иясе — скульптор, рәссам, җирле шагыйрь Наил Габдушевньщ гомер бәйрәме уңаеннан иҗат кичәсе үткәрелде. Бу чарада Барда гимназиясенең 10 класс укучылары, укытучылар, җәмәгать вәкилләре катнашты.
Фәтхетдинов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Алина һәм Динә Гарифуллиналар, Мираис Кадыйров һәм Хәмис Әҗмеханов репертуарындагы җырлардан өзекләр яңгырады, үзе дә тамашачыларга яраткан шигырьләрен укыды.
— Барда төбәге талантлы ул-кызлары белән билгеле, алар арасында Наил Мөхетдин улы Габдушев та лаеклы урын тота. Үзенчәлекле иҗаты белән башкалардан аерылып тора ул. Сезгә алга таба да иҗат уңышлары, ныклы саулык телибез, — дип район башкорт корылтае рәисе Марат Мозафаров Пермь крае башкорт Корылтае рәисе Р.Т. Мөхә-мәтьянов исеменнән рәхмәт хаты тапшырды.
Районның танылган мәдәният хезмәткәрләре Әлфия Якупова, Гөлназ Шакирҗанова, Гөлнур Ибраһимова Н.Г.Габдушевны юбилее белән җылы котлап, изге теләкләрен юлладылар һәм матур җырлар бүләк иттеләр.
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Идият Әширов:
— Районда 60ка якын каләм тибрәтүче арасында иң алдынгы рәтләрне билисең. Шигырьне күпләр язадыр ул, ә менә сыннарны бик азлар гына тудыра ала. Киләчәктә дә уңышларың мул булсын, — дип мөрәҗәгать итте.
Чарага рәссам Рәсил Кучукбаев та чакырылган иде:
— Портретлар, пейзажлар ясыйсың, укытучы да син. Җан җылыңны биреп башкарган хезмәтләрең Бардабызны бизәп тора. Без синең иҗатың белән горурланырга хаклы, — дип тәбрикләде.
Барда районы татар һәм башкортларының милли-мәдәни үзәге җитәкчесе С.Н. Назин:
— Наил һәрчак хыялы белән килә безгә һәм аларны ахырына чак эшләп тормышка ашыра. Шулай иҗат дәртең, хыялларың сүнмәсен, уңышлар сиңа! — диде.
Хыяллар дигәннән, Наил Мөхетдин улы хәзер яңа сын иҗат итә. Бу турыда Г.Тукай исемендәге Барда гимназиясе директоры Н.Г. Исмәгыйлова җиткерде:
— Пермь краенда төрле һәйкәлләр бар. Ике ел элек укытучыга һәйкәл булдыру идеясе барлыкка килде. Бу зур эшкә Наил Мөхетдин улы алынды, уңышлар юлдаш булсын сезгә, — дип теләген әйтте.
Димәк, тиздән Бардада изге зат — Укытучыга да һәйкәл эшләнер әле, насыйп булсын!
Туган як табигатенә дан җырлаучы, район үзәген яңа сыннар белән бизәүче, гомумән, мең дә бер төрле һөнәр иясе — Наил Габдушев күңелендә һәрчак язлар яши. Юкка гына ул дөнья йокыдан уянган чакта — апрель аенда тумагандыр. Күңелегездә хыяллар тусын һәм алар чынга ашсын!
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА
 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *