Җыр-моң кичәсе

Юбиляра поздравляет делегация земляков.
Танылган якташыбыз — композитор, җырчы һәм мөгаллим Мәсгут Габдрахман улы Имашевка 85 яшь тулуга багышланган иҗат кичәсе 16 ноябрьдә Камал театрында үтте. Юбилярны котларга Казанда яшәүче бардалылар, Мәсгут абыйны һәм аның иҗатын хө рмәт итүче күпләр килгән иде, кичәдә шулай ук Бардадан делегация катнашты. Татарстанның мәдәният министры А. Сибәгатуллин, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Д. Шакиров, театр эшлекләре, якташлары, элекке һәм бүгенге хезмәттәшләре, дуслары Мәсгут Габдрахмановичка бәхетле, сау-сәламәт тормыш, иҗат уңышлары теләделәр.
Кичәдә котлаулар матур җырлар һәм музыкаль чыгышлар белән үрелеп барды. Татарстанның халык артистлары Рөстәм Маликов һәм Әсхәт Хисмәт, Татарстанның атказанган артистлары Гүзәл Уразова, Илнур Нуриев һәм Рөстәм Асаев, популяр җырчылар Айгөл Хәйри һәм Чулпан Йосыпова һәм башкалар Мәсгут Имашевның халык күңелен яулаган җырларын башкардылар. Кичәне Мәсгут абый үзе, хатыны Фатыйма һәм оныгы Айрат Имашевлар чыгышлары бизәде.
Рәсемдә: юбилярны якташлары котлый.
Наил Габдушев фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *