Кәүсәрия Нуруллинаның иҗат кичәсе

Творческий вечер Каусарии Нуруллиной
Кәүсәрия Нуруллина — үзенең иҗаты белән крайда hәм, hич арттыру булмас, татар дөньясында танылу алган шагыйрә. Ул hәрдаим илhамланып иҗат итә, инде өч китап чыгарды, аның шигырьләренә күпме җыр язылды hәм популяр артистлар башкаруында халык күңеленә юл тапты! Үзе яшәгән Чайковский шәhәрендә милли-мәдәни эшләрдә башлап йөрүче, күп еллар дәвамында милли үзәкнең актив эшчәнлегенә ирешкән, хәзер фольклор ансамблен җитәкләүче, шәhәр татар hәм башкортлары арасында игелекле эшләре белән ихтирам казанган зат ул. “Мин иҗатка туксанынчы елларда
килдем, — ди Кәүсәрия. – Бардада үткән “Туган ягым моңнары“ өлкә конкурсында үзем язган бәет белән чыгыш ясап уңышка ирешкән идем. Шуннан бирле – гел иҗатта, шигырьләремдә — минем уй-фикерләрем, тормышым мизгелләре, хисләрем, шатлык hәм борчуларым, барысы да ихлас күңелдән hәм йөрәктән“…
24 октябрьдә Пермьдәге “Губерния“ Мәдәният сараенда Кәүсәрия Нуруллинаның иҗат кичәсе үтте, аны “Арслан“ студиясе оештырды. Кичәгә шагыйрә иҗатын ихтирам итүчеләр кайлардан гына килмәгән иде – Пермьнән hәм Чайковскийдан, Казаннан hәм Воткинскидан, Бардадан hәм Лысьвадан…
Сәхнәдән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Пермь крае hәм Пермь шәhәре татарлары милли-мәдәни мөхтәриятләре hәм башкалар исеменнән котлаулар белән бергә шигырьләр hәм матур җырлар яңгырады, hәркем шагыйрәгә иҗат илhамы hәм иҗат уңышлары теләде. Татарстанның халык артисты Азат Тимершәех, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Сәүбән Чуганаев, Илhам Шакиров исемендәге конкурс лауреаты Рөстәм Батыршин, Гөлназ Сакаева, Вилия Госманова, Чайковский hәм Лысьва сәнгать коллективлары, “Аваз“ төркеме кичәне матур җырлары белән бизәде, программаны “Арслан“ студиясе сәнгать җитәкчесе Гөлнара Зимасова эчтәлекле итеп алып барды.
Артур Уразов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *