Талантлы егет

«Гармун сайрый сандугачтай» - творческий вечер Эрнесто ГалимуллинаГармун моңы халкыбыз язмышыннан аерылгысыз булган. Җәйге ямьле матур кичләрдә кояш баткач, су буйлары, урман аланнары егет-кызларның шат авазына күмелгән. Кичке уеннар гөрләгән тугайларда уен-көлке, җыр-моң тынмаган. Яшьләр күрешкән, сөйләшкән, вәгъдәләр бирешкән. Кичке уеннарның яме булып җырчы, биючеләр белән беррәттән гармунчы егет тә саналган.

Шунысы сөенечле, гармун моңын хәзерге яшьләребез дә үз итә. Күптән түгел II Әрҗән авылы мәдәният йортында үткәрелгән “Гармун сайрый сандугачтай“ дип исемләнгән чара шуның ачык мисалы. Яшь талант — Барда балалар сәнгать мәктәбенең 5 класс укучысы (милли уен кораллары бүлеге) Эрнесто Галимуллин hәм аның дусларының иҗат кичәсе авыл халкын, якыннарын, сәнгать сөючеләрне җыйды.

Сәгыйт hәм Гөлгенә Галимуллиннар гаиләсендә туып-үскән бу бала, бәлки, дәү әнисенә охшап музыка дөньясына тартылгандыр. Авыл сәхнәсендә чыгыш ясамаса да, Тәслимә апа гармун моңына гашыйк җанлы була. Эрнесто әле 2004 елда, II Әрҗән балалар бакчасында тәрбияләнгән чагында ук, музыка укытучысы Лариса Мидхәт кызы башкарган баян көенә игътибар итә, сокланып тыңлый. Башлангыч мәктәптә укыганда зур теләк белән укытучысыннан дәресләр ала, көйләр өйрәнә. Алга таба ул Барда балалар сәнгать мәктәбенең баян классына укырга керә. Аны укытучысы Сария Мөхәммәтҗан кызы каршы ала hәм инде бишенче ел алар югары үрләр яулыйлар. Эрнесто район, край, бөтенрәсәй, халыкара конкурслар дипломанты hәм лауреаты булып танылды.

Агымдагы елның май аенда балалар сәнгать мәктәбе сәхнәсендә уңышлы чыгыш ясады ул, үз концертын куйды. Шул вакытта: “Авылдашларым алдында да көчемне сынап карасам, ни булыр икән?“ — дигән иде. 11 ноябрь кичендә аның бу хыялы чынга ашты. Яшь баянчыбыз композиторлар әсәрләрен hәм татар, рус, башкорт халык көйләрен дәртле, күтәренке рухта башкарып зал тулы тамашачыга бүләк ясады. Ул үзен солист, аккомпаниатор hәм ансамбль составында чыгыш ясаучы итеп танытты. Эрнестоның авылдашлары Илгиз Шәрипов hәм Илнар Имайкин, “Барда гүзәле“ вокаль ансамбле, “Сәлам“ эстрада төркеме, баянчы егетләр Данил Мөрсәлимов, Эмиль Алдаров, Альберт Казанбаев, вокал бүлегендә укучылар Айвар Камакаев, Алина Илкәева hәм хор, “Нурлы“ хореография hәм “Гармоника“ ансамбльләре, баян hәм вокал бүлеге укытучылары С.М. Ибраева hәм Г.И. Абузова чыгыш ясап көчле алкышларга лаек булды.

Элек Эрнестоны балалар бакчасында тәрбияләгән Г.М. Балтаева, башлангыч классларда укыткан Я.Х. Рангулова, музыка укытучысы Л.М. Нурлина, II Әрҗән мәдәният йорты директоры З.С. Назаргулова, Барда балалар сәнгать мәктәбе директоры И.Ә. Аптукова талантлы егеткә җылы теләкләрен әйтте, бүләкләр тапшырды.

Кичәне оештыручылар hәм күп көч куючылар: II Әрҗән мәдәният йорты, Барда балалар сәнгать мәктәбе, Барда гомуми урта белем бирү мәктәбе, Барда мәдәният, ял hәм спорт үзәге, район мәдәният идарәсенә hәм шәхсән Гөлнур Ибраhимова, Гөлназ Шакирҗанова, Зөлфидә Нурыева, Гүзәл Сафина, Алина Зимасовага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Чараны алып баручы Фәнизә Чубаркина яшь баянчыга киләчәктә дә уңышлы чыгышлар теләде: “Менә бит ул безнең Эрнесто! — дип горурланырга язсын“, — диде.

Чыннан да, мондый концерт район тарихында беренче тапкыр булды. Яшь талантларыбыз катнашындагы кичәләрне hәр авылда диярлек үткәреп булыр иде. Авыл халкы аларның иҗаты белән танышып торсын, сәхнәләребездә гармун тавышы яңгырасын, халык җырлары онытылмасын иде.

Фәнизә Чубаркина, II Әрҗән мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.

Сария Ибраева, Барда балалар сәнгать мәктәбенең баян классы укытучысы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *