Төнге лампа урынына чәчәкләр

По словам Назили Назмулловны Алимовой, рукоделие - неотъемлемая часть ее быта.ЗАМАНГА, вакытка, гаилә муллыгына карамастан, хатын-кыз hәрчак кул эше белән шөгыльләнгән – кайсы тегә, икенчеләре бәйли, өченчеләре чигә. Бүген сатуда төс hәм фактура буенча теләсә-нинди тукыма, фурнитура hәм җепләр бар. Соӊгы елларда кул эше төрләре арта бара: җиләк-җимеш hәм яшелчәне кисү, төсле кәгазь тасмаларыннан эшләнгән аппликация квиллинг, топиарийлар ясау, алмазлы чигү hәм башкалар. Районыбызда чәчәк рәвешендәге яктырткычлар ясау сәнгате көчәя бара.

Назилә Нәҗмулла кызы Әлимова сүзләренчә, кул эше аныӊ көнкүрешенеӊ аерылгысыз өлеше булып тора. Ул бәйләргә, чигәргә hәм тегәргә ярата, ә нибары бер ел элек аныӊ өчен чын-чынлап кызыклы hәм табыш китерерлек хоббига әверелгән эшкә тотынырга була.

“Күптән интернетта яктырткыч чәчәкләр күрдем. Миӊа алар бик ошады, үземнеӊ дә ясап карыйсы килде, әмма өйрәнергә мастер-класслар тапмадым. Соӊрак Бардадан Идәлия Кучукбаеваныӊ мастер-класслар үткәрүе hәм барлык теләүчеләрне чакыруы турында белдем. Ул остазым булды да. Беренче эшем – идәндә басып торучы орхидея иде, әлегә кадәр аны саклыйм. Акрынлап гөлчәчәк ясарга өйрәндем, hәр тәмамланган эш шатлык hәм тагын да яӊа лампа ясау теләге тудырды.

Гөлчәчәк – кызыклы чәчәк, ничек кенә тырышсаӊ да ике чәчәк беркайчан да бертөрле килеп чыкмый.

Бу вакыт эчендә мин ике дистәдән артык яктырткыч ясадым инде.

Аларныӊ бер өлешен якыннарыма бүләк иттем, икенчесен саттым, хәер, ихтыяҗ бар”, — дип уртаклаша әӊгәмәдәшем.

Яктырткыч чәчәкләр ясау — күп көч таләп итүче hәм шактый чыгымлы эш. 60 сантиметр биеклектәге зур булмаган лампаны ясау өчен ике көн буш вакыт hәм изолон яки фоамиран, чәчәк чүлмәге, буяу, гипс hәм электрика (тимерчыбык, плафон, лампочка, вилка) сатып алу өчен 500 сумнан күбрәк акча кирәк.

Шаблон буенча беренче эш итеп яфраклар киселә, икенче этап – буяу hәм лак белән каплау, аннан иӊ авыры — җыю.

— Изолон белән фоамиран арасында аерма шунда ки, беренче материал ялтыравыклы, ә икенчесе тонык. Икесе белән дә эшләү бик җиӊел, кыскасы, бияләй бәйләгән шикелле. Тормыш иптәшем хезмәтемдә баш ярдәмчем булып тора, ул электр өлешен җыя. Кайчагында сатып алучылар бу чәчәк-яктырткычлардан тузанны ничек сөртергә кирәклеге турында сорыйлар. Дымлы чүпрәк белән сөртергә яки су астында акрын гына юарга ярый, иӊ мөhиме – электрны су белән юешләмәү. Шунысы кызыклы, бу төнге лампаларныӊ лампочкасын алыштырырга да була, чөнки чәчәк җыелып, плафонга ябыштырыла, — дип сөйли оста.

Назилә апа ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмый. Аныӊ идәндә басып торучы орхидея төсле яктырткыч, ә Яӊа елга ананас, йорт формасындагы бүләк тартмалары ясау планнары бар, идеяләре күп.

Фоамиран hәм изолоннан ясалган чәчәкләрдән тыш, фатирны бик күп тере гөлләр бизи. Матурлыгы hәм хуш исе өчен хуҗабикә гөлчәчәкләр, орхидеялар hәм япон гөлләрен ярата.

Миргалим Мирзаhит улы hәм Назилә Нәҗмулла кызы гаиләсендә өч бала үскән, бүген алар өч оныкныӊ бәхетле картәни-картәтисе, алар да картәниләрен мода буенча матур нәрсәләр бәйләргә яки тегәргә сорап йөдәтәләр. Ничек баш тартасыӊ, “баламныӊ баласы балдан татлы“ бит! Кул эшен яратучы хатын-кыз беркайчан да эшсез утырмаячак. Үзенчәлекле эшләнмәләр ясап, ул йортны уӊайлылык hәм җылылык белән тулыландыра hәм якыннарына гади бер әйбер генә түгел, ә күӊеленеӊ бер өлешен бүләк итә.

Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.

 


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *