Стеналардагы hәм бакчадагы чәчәкләр

Вера Александровна АбрамоваЗЯЗЕЛГА буйлап алга таба барабыз. Тамара, чын гид кебек, безне авыл hәм аныӊ халкы белән таныштыра: “Бу хуҗалыкта күркә, ә монысында — каз, сыер асрыйлар, урамныӊ бу ягында сугыш чоры балалары яши, ә теге йортка әнисе янына җәйгә пермьле — әфган сугышы ветераны кайта. Анда калкулыкта күп балалы гаилә яӊа йорт төзә, тиздән күчәрләр дип уйлыйм. Бу ишегалдында терлекләр бик күп, үгезләр, дуӊгызлар бар. Биредә, иске чүплек урынында, без парк төзедек, имәннәр, алмагачлар, сырганак утырттык. Кыскасы, авыл үз тормышы белән яши, яхшы, лаеклы гаиләләр күп, калганнары алардан үрнәк алалар,”- дип сөйли җирлек депутаты. Тамара Гусева өчен авылда яшәүче hәрбер кеше гаилә әгъзасы кебек. Биредә ул инде 35 ел яши hәм hәр зязелгалы турында барысын да диярлек белә. Депутат буларак, ул hәркем белән уртак тел, күӊеленә “ачкыч” табарга, нәрсә дә булса киӊәш итәргә, чит уӊышларга сөенергә белә.
Үзебез дә сизмәстән, сөйләшүләр артында, Абрамовлар йортына килеп җиттек. Вера Александровна hәм Владимир Иванович безне капка янында каршы алды, алар артыннан оныклары, эт hәм песи баласы йөгереп чыкты. Хуҗабикә белән без турыдан-туры бакчага киттек.
Биредә искиткеч матур чәчәкләр hәм төсләр хөкем сөрә, барлык атамаларны искә төшереп тә булмый хәтта: лапчатка, бульденеж, гөлчәчәкләр, күпьеллык василек, спирея, акалифа яки төлке койрыгы, годеция, тәбәнәк дәлияләр, бөдрәч лилия яки сарана, аквилегия, барбарис, дерен куагы – монда, әйтерсеӊ, чын ботаник бакча, стена буйлап виноград hәм декоратив фасоль үрмәли, әле анда, әле монда мөгезле фиалкалар “күз кыса”, барысын да матур чәчәкләре белән бәрхәт гөлләре сөендерә, ә люпин төрле төстәге “ракеталар” белән аткан сыман.
— Минем бакча өзлексез чәчәк ата, яз көне примула чәчәк ата башлый, аныӊ артыннан “җырны“ лаләләр “хоры” эләктереп ала, сирень, алмагач кушыла, хәзер пионнар чәчәк ата, тиздән лилияләр бөреләрен ачачак. Ышанмассыз, без бирегә күчкәндә, монда кычыткан гына үсә иде. Карагыз, күпме хезмәт куйдык без. Иртән чыгып, чәчәкләрем белән сөйләшәм, ә алар тыӊлыйлар hәм буйсыналар — чәчәк аталар. Бакча белән, әлбәттә, без яздан көзгә кадәр шөгыльләнәбез, ә кышкы кичләрдә минем башка шөгылем бар, чигәм hәм бәйлим, — дип уртаклаша оста.
Чыннан да, без аралашкан арада, бакча өстәле кул эшләре, чигелгән картиналар, бәйләнгән салфеткалар белән тулды. — Барыннан да бигрәк, миӊа сөлгегә табигатьне hәм көнбагышларны төшерү ошый. “Алмаз чигү“ техникасында эшләргә яратам, мондый кечкенә картиналарны ике кичтә бетерергә мөмкин.
Ир белән хатын икесе дә Шермейкадан булып чыкты. Вера Александровна белеме буенча тукучы, Мәскәүдә чорнаучы булып эшли, җепләр ясый, 16 ел Волгоград өлкәсендә колхозда звеньевой була, уӊышлы эшчәнлеге өчен берничә тапкыр грамоталар белән бүләкләнә, истәлекле бүләге – алтын йөгертелгән сәгате бар, бүләкләү юлламасы буенча ГДРга да бара.
Әмма бу пар hәрвакыт кече Ватанга кайтырга хыяллана, чит илдә йөрәккә якын булган урманнар, кырлар hәм елгалар җитми, диләр алар. Шермейкага кайткач, әӊгәмәдәшем авыл клубына сәнгать җитәкчесе булып урнаша, ә биш елдан гаилә Зязелгага күчә. Абрамовлар инде 39 ел дәвамында бер җан, бер тән булып гомер итәләр, өч бала үстергәннәр, бүген дүрт оныклары уӊышларына сөенеп яшиләр. “Без бөтенләй шәhәр кешеләре түгел, авылда хәтта hава сулыш алу да башка – тулы күкрәк белән. Җәй буена мунча себеркесе бәйлибез, җиләкҗимеш, шифалы үләннәр, чыршылыкта чиләге белән нарат гөмбәсе җыябыз, ярый әле, барысы да бик якын, җәяү йөреп була”, — ди Вера Александровна, hәм hәркемнеӊ да булган кебек бәрәӊге, кыяр, помидор, җиләк үскән бакчасына алып чыга, ерак түгел алмагач бакчасы да күренә, тик гаҗәп, Урал климатына хас булмаган карбыз hәм кавыннар да үсә монда. Хуҗалар әйтүенчә, яхшы, җылы елда карбыздан бик яхшы уӊыш алырга мөмкин икән.
Эшлекле, максатчан кешеләр белән озак сөйләшер идек тә, ләкин безне инде көтәләр, hәм без янә Зязелга урамнары буйлап юл тотабыз.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *