Сихәтле үлән

Целебная трава Иван-чай
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ башланган 1941 елда Гитлер танклар белән коралланган гаскәрләрен Ленинградка җибәрәсе урында Копорье авылына юнәлтергә боерык бирә. Бу авылда нигезендә иван-чәй булган борынгы рус рецептлары буенча сихәтле үләннәрдән эчемлекләр җитештерүче эксперименталь лаборатория юк ителергә тиеш була. Янәсе, яралы солдатлар файдалы үлән төнәтмәсе кулланып савыгып ятмасыннар. Сорау туа: нинди файдалы үлән соӊ ул – иван-чәй?
Иван-чәй яки озынча яфраклы кипрей, татарчасы — кырлык, кырлыган, хан чәе (Chamaenerion agustifolium) кипрейлылар семьялыгына карый, күпьеллык үләнчел үсемлек. Биеклеге 50 – 150 сантиметрга җиткән бу үсемлек июль — август айларында алсу-куе кызыл төстәге чәчәкләр ата. Халык телендә иван-чәйне “универсаль өй аптекасы“, “тормыш элексиры“, “яшьлек элексиры“ дип йөртәләр.
Аныӊ составында 69 – 71 файдалы микроэлемент бар, бу Менделеев таблицасыныӊ өчтән икесе (!) дигән сүз. Бу чәйнеӊ химик составына килгәндә, анда А, В1, В2, В3, В6, В9, С витаминнары, макроэлементлар: калий, кальций, магний, фосфор, микроэлементлар: тимер, бакыр, марганец бар. Шулай ук составына дуплау матдәләре (дубильные вещества), углеводлар, пектин, биофлавоноидлар hәм клетчатка керә.
Тарихка күз салсак, Рус дәүләтендә башта кытай чәе, аннан hинд чәе XVII гасырда тарала башлый. Тик бу чәйләр бары тик байлар “кесәсенә генә“ яраклы булып чыга. Гади халык исә hәр тугайны, болынны ямьләп үсүче иван-чәйне hәм башка үләннәрне куллана.
Санкт-Петербург (Петербург губернасы) янында урнашкан Копорье авылында җитештерелә башлаганга күрә ул Копор чәе дигән исем ала. Әзер брикетлар Русьта гына популярлык яулап калмыйча, Европага да үтеп керә. Аеруча аны англичаннар ярата төшә. Соӊгы елларда иван-чәй үләненнән ясалган Копор чәе исә “яӊа сулыш“ алды.
Иван-чәйнеӊ файдалы яклары: иммунитетны ныгыта, салкын тигәндә булыша, температураны төшерә, ялкынсынуны киметә, кан басымын нормальләштерә, рак авыруын профилактикалый, гайморит белән көрәшә, күӊел болгануны (косасы килүне) бетерә, инфекцион авыруларны дәвалый, йөрәк-кан әйләнеше системасы эшчәнлеген яхшырта, баш авыртуларыннан арындыра, ир-атлар сәламәтлеген ныгыта, авыз куышлыгы авыруларыннан дәвалый, климакс вакытындагы торышны җиӊеләйтә, сидек (бәвел) юлларына таш утыру hәм үт куыгы (мочекаменная и желчнокаменная болезни) авыруларын профилактикалый, тәмәке тартуны ташларга ярдәм итә, күз күрүен яхшырта, нерв системасы эшчәнлегенә яхшы йогынты ясый, йокысызлыктан котылырга булышлык итә, сәламәтлекне төзәтә ягъни элекке халәтенә кайтара, чәч тамырларын ныгыта. Иван-чәй үләненеӊ яфраклары С витаминына бай булганлыктан, озакка сузылган авырулардан соӊ организмга уӊай йогынты ясый. Агуланган вакытларда, яраларны төзәтүдә дә нәтиҗәле булышлык итә hәм канныӊ составына файдалы тәэсир ясый.
Иван-чәйнеӊ каршылыклы яклары да бар: шәхси кабул ителмәүчәнлек (непереносимость) булырга мөмкин, бер үк вакытта тынычландыргыч медикаментлар (нерв системасы бозылуы барлыкка килергә мөмкин), температураны төшерә торган препаратлар белән бергә кулланырга ярамый. Хәзер интернетта барлык мәгълүматны табарга мөмкин. Кызыксынган яки күбрәк мәгълүмат алырга теләгән очракта интернет челтәренә мөрәҗәгать итәргә була. Әлбәттә, иван-чәйне куллана башлар алдыннан шәхси врач яки участок терапевты белән киӊәшләшү ярап куяр.
Семья Азата Мутыгулловича и Расимы МавлявиевныРайоныбызда жәен иван-чай үләнен күпләп жыеп сәудәгә тәкъдим итүче райондашларыбыз да бар икән. Азат Мотыйгулла улы hәм Рәсимә Мәүләви кызы Габитовлар гаиләсендә булып, алардан позитив хисләр алып кайттык. Габитовларныӊ Бардага кайтып йорт сатып алуларына 7 ел вакыт узган. Элек алар Мәскәү өлкәсендә яшәгәннәр, җәйләрен Азат Мотыйгулла улыныӊ туган авылы Иске Чатта уздырганнар. Азат абый хәрби кеше булган. Өч кызларына югары белем, фатирлар алырга ярдәм итеп, тормышта урнаштырып куйганнан соӊ, лаеклы ялга чыгып туган якларына кайтып урнашканнар. Кызлары модельер-конструктор, юрист hәм экономист-риелтор hөнәрләрен сайлаганнар.
— Озак еллар шәhәрдә яшәгәннән соӊ авылга кайтасыбыз килде. Аллага шөкер, балаларны урнаштырдык та үзебез якка кайтып агачтан эшләнгән йорт алдык. Мунчабыз бар, 2 кәҗә, тавыклар тотабыз. Без сәламәт яшәү рәвеше яклы — натураль хуҗалык алып барабыз, дисәк тә ялган булмас.
Язын каен суыннан башлыйбыз, аны туӊдырып куеп, соӊыннан эретеп эчәбез. Каен суын арпа, йөзем белән төнәтеп эчемлек, лимон, әфлисун салып сок та ясыйбыз. Каен суыннан әзерләнгән мондый эчемлек организм өчен бик файдалы. Шуны куллана башлаганнан соӊ сару кайнаудан (изжога) котылдым. Табигатьне яратабыз, җәй буе урманнан кайтып кермибез, барлык файдалы үләннәрне hәм җимешләрне, мәшкә җыябыз. Җәй көннәрендә бройлер тавыклары асрыйбыз, кәҗә сөтеннән каймак, май, эремчек, йогурт ясыйбыз. Бал корты умарталарыбыз бар. Икмәкне дә үзем пешерәм, — дип сөйли безгә хуҗабикә Рәсимә ханым.
Агач бүрәнәләрдән эшләнгән зур, иркен йортта яши алар. Өстәлдә дә, хәтта ванна бүлмәсендә дә вазаларда хуш ис аӊкытып ак чыршы ботакларыннан ямь-яшел букетлар тора.
— Чәй урынына да иван-чәй кулланасыз инде? — дим.
— Әйе, без гаиләбез белән иванчәйгә күчтек. Үзебез әзерлибез. Инде 5 еллап уӊышлы кулланабыз – файдасы күп. Элек үзебез, туганнар, дуслар өчен генә әзерли идек. Узган ел башлап заказ буенча сәүдә өчен дә җыйдык – корытылган килеш 300 килограмм әзерләдек. Пермь шәhәренә илтәбез. Алырга теләүче булса дип калдырдык та, ярты килосын 300 сумнан тәкъдим итәбез.
— Ул кадәр массаны ничек җыеп, җитештереп өлгердегез? — Балаларыбыз белән бергәләп эшләдек, барысына да өлгердек.
Иремнеӊ кулыннан бар эш тә килә, без аны Кулибин дибез. Ул үлән киптерә торган ике җайланма эшләде.
— Безгә иван-чәйне ничек җыеп, аннан чәй әзерләгәнегез турында сөйләмәссез микән.
— Чәй өчен аны июнь — август айларында җыялар, сентябрь башларында да ярый әле. Үләнне үзенә зыян китермичә генә яфракларын аерым, чәчәкләрен аерым җыябыз.
Җыеп кайткач, күләгәле урында якынча 10 сантиметр калынлыгында түшәп салабыз. Өстен тукыма белән ябып 12 сәгатькә калдырабыз.
Аннан кипшенгән үләнне алып пычак белән кискәлибез, тураклыйбыз hәм ферментация ясыйбыз – вакланган үләнне эмальле яки тутыкмый торган савыт-сабага бастырыклап тутырабыз. Өстен юеш сөлге белән ябып куябыз. Шулай 8 сәгатьтән 36 сәгатькә кадәр тотабыз. Бу массаныӊ төсе үзгәрергә тиеш, ул көрәнрәк төскә керә, җиләк исе килә башлый. Аннан киптерү процессы башлана — 12 сәгатьләргә сузыла. Җылы hава белән җилләтергә, корытырга кирәк. Гранулаларда да ясаган бар, тик яфраклы чәй безгә күбрәк ошый.
Рәсимә апа сүзләренчә, иванчәйне йөкле хатын-кызларга, ике яшькә кадәр балаларга кулланмаска кирәк, ә варрикоз авырулары булган кешеләргә саклык белән эчәргә киӊәш ителә.
— Без дару-фәлән кулланмыйбыз, өебездә аптечка тотмыйбыз. Иремнеӊ дә, үземнеӊ дә хроник авыруларыбыз юк. Диспансеризация уздым, Аллага шөкер, авыруларым юк дип таптылар. Чәй өчен шулай ук өмеҗе (кура җиләге) яфраклары да бик файдалы, салкын тигәндә дә парлап эчәргә була. Иван-чәйне тукталышлар ясамыйча кулланабыз. Ул иммунитетны күтәрә, нервларны тынычландыра, баш авыртуын бетерә. Иратлар организмы өчен файдалы яклары күп. Чәйдән аермалы буларак, анда кофеин юк. Гомумән, иван-чәй – көчле үсемлек, тикмәгә генә янгын булган урыннарда иӊ беренчеләрдән булып үсеп чыкмыйдыр, — ди ул.
Габитовлар сәламәт яшәү рәвеше алып бара, спиртлы эчемлекләр hәм тәмәке кулланмыйлар. Хуҗабикә йорт эшләреннән арынгач (белгәнебезчә, хатын-кызныӊ йорттагы эшен тавык та чүпләп бетерә алмый), физик күнегүләр ясый, җәен суда коенырга вакыт таба. Кышын скандинав йөреше белән мавыга. Бер-берсен аӊлап, санлап торучы бу күркәм ир-ат белән хатын-кыз инде 43 ел бергә. Үрнәк алыр яклары күп аларныӊ. Алга таба да матур пар, матур гаилә булып яшәргә язсын сезгә.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *