“Патша“ балыгы

(Просмотрено - 32 раз, просмотров за сегодня - 1 )

«Царская» рыбаРайон фермерлары арасында балык үрчетүчеләр дә бар. Бакчавылда урнашкан “Тукачев И.М.“ крестьянфермер хуҗалыгында үстерелгән балыклар инде ике ел рәттән сәүдәгә озатылган.
Хуҗалыкта безне балык үрчетүче А.Р. Кучукбаева каршы алды hәм балык фермасы белән таныштырды. Бу хуҗалык 2013 елда төзелә башлый, 2016 елда файдалануга тапшырыла.
Биредә нигездә “патша“ балыгы статусын йөртүче мәрсин (осетр) семьялыгына караган стерлядь (чөгә) балыгы hәм маймычлар үрчетелә. 2017 hәм 2018 елларда унышар тонна балык Пермь краена, Башкортостан hәм Татарстан республикаларына сәүдәгә җибәрелгән.
– Моннан тыш узган елда 128 меӊ данә 3-5 граммлы стерлядь балыгы маймычларын саттык, алар Кама елгасыныӊ Елово янындагы кушылдыгына hәм Пермь районындагы Бабка елгасына җибәрелде. Бу эш “Су тирәлеген яӊадан җитештерү“ экологик программасы юнәлешендә эшләнә.
Быел балыклар Пермь крае Сылва елгасына hәм Башкортостанныӊ Агыйдел елгасына җибәреләчәк.
– Сез яӊадан җитештерү белән ничек шөгыльләнәсез? – Әйе, 2017 елдан балыкларны үзебез уылдыктан үстереп сәүдәгә озата башладык. Ана балыклар саны 5000нән арта. 2015 елда 8000 данә сатып алган идек, хәзер аларга инде 5 яшь. Авырлыклары 1800 граммнан 2 килограммга кадәр. УЗИ аппараты аша карап балыкларныӊ җенесен ачыклыйбыз, ана балык уылдыгыныӊ әзерлек торышын билгелибез hәм уылдыгын алып ясалма юл белән аталандырабыз. Бу процесс елга бер тапкыр апрель аенда күзәтелә. Бер ана балык якынча 300-400 грамм уылдык бирә. Аталанган уылдыкларны Вейс аппаратына урнаштырабыз, 14-15 градус җылы температурада 6-8 көн тотабыз. Шуннан маймычлар өлгерә.
Табигатьтә маймычларныӊ 2 проценты гына сакланып кала, ә безнеӊ шартларда 60-70 процент нәтиҗә алуга ирешәбез. Өч көнлек маймычларга бер, үсә төшкәчрәк 2 hәм 3 сәгать саен махсус азык сибеп торабыз. Икеөч айлыкларны көненә 4 тапкыр тукландырабыз. Тиздән – 3-5 граммлы 50 меӊгә якын маймычны сатуга җибәрәчәкбез. Икенче партия июльгә туры килә – 50 меӊ данә озатачакбыз.
Программа буенча без hәр елны 10 тонна балык та сатарга тиеш. Балыкларны 500-600 граммга җиткәнче бер ел карыйбыз, аннан сәүдәгә китә, рестораннарга алалар. Бер балык уртача 600 сум тора. Бардада алучылар юк диярлек.
– Ни өчен стерлядь балыгы үрчетәсез? – Бу балык безнеӊ якларга ныграк җайлашкан, аӊа салкынча су да ярый.
Аннан ул яхшы үтә. Осетрга исә җылырак су кирәк.
– Балыкларга Тол суын кулланасызмы? – Әйе, кулланабыз. Тик су махсус чистартыла, фильтр hәм ультрафиолет нурлары аша үткәрелә. Сулыкларны кислород белән тукландырабыз, чистартабыз.
Айсылу Раиф кызы балыклар турында күп кенә мәгълүмат җиткерде безгә. Бу шактый мәшәкатьле, чыгымлы тармак. “Тукачев И.М.“ фермер хуҗалыгы программалар буенча дәүләт ярдәме дә алган. Биредә бассейннар hәм буалар шактый. Штат буенча 7 кеше эшли. Стерлядь балыгыннан кала хуҗалыкта тагын чуртан, карплар бар, шулай ук чуртаннар да яӊадан җитештерелә. Кыскасы, язҗәен монда эшнеӊ аеруча кайнаган чагы икән. Балык үрчетүче фермерларга уӊышлы hәм табышлы хезмәт юлдаш булсын.
Роза ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА.
Ибраhим Тимганов фотолары.

Оцените прочитанное:  
Не интересноМало информацииНеплохоХорошоОтлично! (Пока оценок нет)
Загрузка...

Подпишитесь на обновления RSS-ленты

При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован.