Хоккей — чын егетләр уены

ЕЛ ӘЛЕ башланды гына, ә район халкы берничә зур спорт чарасы шаhитләре булырга өлгерде. Мәсәлән, узган атнада безнеӊ кунакчыл җиребезгә Ванкувер шәhәреннән (Канада) кунаклар килде. Дүрт көн дәвамында алар район балалары hәм үсмерләре белән шөгыльләнде, хоккей уйнарга өйрәтте. Ә пәнҗешәмбе көнне кунаклар hәм районныӊ җыелма командасы арасында дусларча очрашу узды.
Миӊа берничә канадалылар белән сөйләшү насыйп булды. Дөресрәге, ачыкланганча, канадалылар дип аларга шартлы рәвештә дәшәләр, кемдер тумышы белән Америкадан, Швейцария егете дә бар, бер өлеше тумышы белән Канададан. Минем әӊгәмәдәшләрем Зак Звебер hәм Тобия Саурь шундый “канадалылардан” булып чыкты – берсе тумышы белән Калифорниядән (АКШ), икенчесе — Швейцария егете, ә Ванкуверга алар укырга килгән. Әӊгәмә кыска булса да, мавыктыргыч килеп чыкты.
Зак hәм Тобия безнеӊ илдә беренче тапкыр булуларын билгеләде hәм үзләренеӊ танышлары арасында Рәсәйдә кырыс кешеләр яши дигән фикер йөрүен әйтте. Ләкин монда килгәч, барысы да мөлаем, дустанә, кунакчыл булуларын күрәләр, кая гына кермәсеннәр, аларны үз гаилә әгъзалары кебек кабул иткәннәр. Безнеӊ hава шартлары hәм җирле ризыкларыбыз ошаган аларга, аеруча манты, шәӊгә hәм пәрәмәчне яратканнар.
Тренировкалардан соӊ үзләрен тукландыручы мәктәп пешекчеләренә hәм директорларына рәхмәт белдерделәр. “Ничә яшьтән хоккей белән шөгыльләнәсез hәм, гомумән, кайчан тимераякка бастыгыз?” дигән соравыма, Зак Калифорниядә кар, боз күп түгеллеге, шуӊа күрә ул тимераякка 12 яшьтән басуы, аӊа кадәр, алты яшьтән роликларда йөргәнлеге турында әйтте. Ә менә Тобия бозда “үскән“, аларныӊ йорты каршысында шугалак булган, ул үзен күпме хәтерли, шулкадәр — тимераякта.
Кунакларга безнеӊ балалар ошаган: алар бик тапкыр, барлык күрсәтелгән күнегүләрне тиз отып алалар hәм кыска вакыт — өч көн эчендә билгеле бер алгарыш күренгән. Балалар үз чиратларында “канадалыларга” берничә рус сүзе: “спасибо“, “пожалуйста“, ”до свидания”, “пока”, “привет”, “вратарь”, “шайба”, “давай” hәм татарча “рәхмәт” сүзен өйрәткән. Кунаклар яӊа дуслары белән аерылу hәм үзләре инде яратып өлгергән, аларга әле генә ачылган зур ил белән хушлашу моӊсу булуын әйтте.
Мөмкинлекләр килеп чыкса, алар, hичшиксез, Рәсәйгә кабат киләчәк.
Тагын минем бер әӊгәмәдәшем — Брайан Петерс, Зак hәм Тобиядан аермалы буларак, ул рус телендә яхшы сөйләшә, тик җиӊелчә акценты аныӊ чит ил кешесе булуын дәлилләп тора. Ул тумышы белән Мичиганнан, Рәсәйгә 6 ел элек килгән, биредә татар кызына өйләнгән, гаиләдә кызлары София hәм уллары Марк үсеп килә. Брайан Пермьдә яши, “Ястребы” хоккей клубыныӊ тренеры ул.
— Миӊа 30 яшь, сигез яшьтән хоккей уйныйм, тимераякта җиде яшьтән, ләкин бу да соӊ дип исәпләнә. Мәсәлән, хоккей спортныӊ милли төре булган Канадада балаларны тимераякка 2-3 яшьтә бастыралар. АКШта минем бар гаиләм калды, елга бер-ике тапкыр кайтып киләбез. Әти-әнием дә бирегә килә, чөнки монда аларныӊ оныклары үсә. Мин Рәсәйгә китәргә уйлагач, әти-әниемә мине җибәрү кыен булды, ләкин ниятемнеӊ җитдилеген аӊлагач, алар минем адымымны хупладылар, — диде рус теле, аеруча аныӊ грамматикасы авыр булуын билгеләп, Брайан.
17 гыйнвар киче Әрҗән шугалагына спорт сөючеләрне җыйды – район халкы Барда җыелма командасы hәм ванкуверлылар арасында хоккей карарга килде. Уен катнашучыларын hәм тамашачыларын сәламләп, Балалар hәм үсмерләр спорт мәктәбе директоры Р.Р. Батыркаев бозга командаларны чакырды. Аннан сәламләү сүзе белән Земство Җыелышы рәисе Х.Г. Алапанов hәм Ислам Бизнесы Халыкара Ассоциациясенеӊ Пермь краендагы Вәкиллеге җитәкчесе А.М.
Акбашев чыгыш ясады. “Бүген бездә зур вакыйга. 7 ел элек безгә шулай ук канадалылар килгән hәм хоккей уйнаган иде. Бу спорт төре районда бүген дә үсүен дәвам итә. Кунакларныӊ Сараш, Барда, Әрҗән, Үдик hәм Каенавыл шугалакларында балаларны 4 көн дәвамында уйнарга өйрәтүләре бик тә сөенечле. Аларга төрле элементлар күрсәттеләр, тәҗрибә белән уртаклаштылар,” – диде Хәлил Газбулла улы. Арсен Мәхмүт улы шулай ук бардалыларны матур вакыйга белән котлады hәм барчасына уӊышлар, ә тамашачыларга уеннан ләззәт табуларын теләде.
Канада hәм Рәсәй гимннары яӊгыраганнан соӊ Х.Г. Алапанов hәм А.М.
Акбашев символик рәвештә беренче шайбаны бозга ташладылар hәм уен башланып та китте. Канадалылар чын осталык, төгәл эшләнгән тактика күрсәтте… Исәп кунаклар файдасына үсте, икенче период ахырына нәтиҗә 8:00 булды. Тик өченче периодта гына уен бераз үзгәрде; нәтиҗәдә канадалылар файдасына 9:3 исәбе белән тәмамланды.
Матчтан соӊ үз тәэсирләре белән 13 саны астындагы уенчы – Кайл Дотцлер бүлеште. Аӊа 20 яшь, тумышы белән Канададан, Рәсәйдә беренче тапкыр.Чын канадалы буларак, тимераякка 3 яшьтә баскан, ләкин, 7 яшьтән хоккей уйнавына карамастан, бу аныӊ яраткан шөгыле генә икән. Барда командасын тырышлыгы hәм үҗәтлеге өчен мактады, җирле хоккейчыларныӊ ахырга кадәр көрәшкәннәрен билгеләде.
Безгә канадалылар киләчәгенә ышанмаучылар да булган иде, ләкин бу чынга ашты. Хәзер инде, кайдадыр еракта, Атлантик океанныӊ икенче ягында, карлы Рәсәйдә, Урал тауларыннан ерак түгел, кунакчыл, тәмле мантылар пешерүче, ә буш вакытларында хоккей уйнаучы кешеләр яшәгән Барда районы исемле кечкенә җир почмагы булганын белүче кешеләр бар.


Венера ШӘРӘФЕТДИНОВА.
Ибраhим Тимганов фотосы.


При использовании материалов сайта обязательно указывайте ссылку. Без нее любое размещение материалов будет рассматриваться как нарушение авторских прав редакции "Тан" ("Рассвет").


Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован. Обязательные поля помечены *